КУЛЛАР БЕЛӘН КАГЫЛЫРГА МӨМКИН БУЛГАН СЫННАР: КАЗАНДА «ЧУВСТВОВАТЬ СКВОЗЬ» КҮРГӘЗМӘСЕ АЧЫЛДЫ
Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясында «Чувствовать сквозь» инклюзив күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә күрсәтелгән сыннарга куллар белән кагылырга мөмкин.
Күргәзмә В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты филиалын тәмамлаган 6 яшь талантның эшләреннән тора. Сыннар коллекциясе төрле жанрларны берләштерә: портрет, көнкүреш һәм анималистик.
Мисал өчен, хайваннар жанрындагы сыннар төрле материаллар (агач, бронза) кулланып, оста фауна вәкилләренең кыяфәтен төгәл чагылдыртып эшләнгән. Бу хайваннарның үзенчәлекләрен – йонын, тән төзелешен тоярга, шулай ук аларның яшәү урыны белән танышырга мөмкинлек бирә.
Көнкүреш жанрындагы сыннар да бик кызыклы. Ул тормышның төрле күренешләренә багышланган: туй, крестьян көнкүреше, балачак һ.б.
Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар күргәзмәне 30 августка кадәр карый алачак. дип хәбәр ителә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәтендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев