«ИСКЕ КАЗАН ӘКИЯТЛӘРЕ»: КАЗАН ТУРЫНДАГЫ РИВАЯТЬЛӘР СПЕКТАКЛЕНЕҢ АВТОРДАШЫ БУЛ
12 яшьтән өлкәнрәкләр Казан турындагы риваятьләргә нигезләнеп язылган проза һәм шигырьләрен тәкъдим итә ала. Иң яхшы текстлар «Иске Казан әкиятләре» спектакленең сценариесенә керәчәк.
– «Иске Казан әкиятләре» инклюзив спектаклен ясау – зур проект, анда без 12 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларны катнашырга чакырабыз. Аның беренче этабы – әдәби бәйге. Без төрле жанр һәм стильдәге текстларны күрергә, Казан турындагы риваятьләрнең әкият дөньясына төрле авторлар күзлегеннән карарга телибез», – дип әйтә бәйгене оештыручылар.
Гипертекстлы fashion-спектакль төрле жанрдагы текст фрагментларын һәм театральләштерелгән дефилены берләштерә.
Гаризалар бәйгенең электрон почтасына ssk.2023@mail.ru кабул ителә.
Әсәрләр рус яки татар телендә язылырга мөмкин. Шигъри текстның күләме 80 юлдан артмаска тиеш. Кече прозаның күләме исә бушлык билгесе (пробел) белән 5000нән дә артмаска тиеш.
Барлык катнашучылар да диплом белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр 25 октябрьдә спектакль премьерасы көнендә узачак тантаналы чарага чакырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!
Нет комментариев