Яңалыклар
-
ТЕСТ: НИНДИ ҺӨНӘР СИҢА ТУРЫ КИЛӘ?
Бу тест үзеңнең кызыксынуларыңа, көчле якларыңа, ихтыяҗларыңа карап сиңа иң әйбәт туры килгән һөнәрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Һәр сораудан бер җавапны сайла. Нәтиҗәләр тест ахырында. -
ӘБИЕМ КӨНДӘЛЕГЕ – ҮТКӘННӘРДӘН КАЙТАВАЗ
Күпме вакыт үтүгә карамастан, ул елларның хәтере сакланырга тиеш. Нинди генә рәхәт тормышта яшәсәк тә, әби-бабаларыбыз күргән михнәт онытылырга тиеш түгел. Әйе, әлеге язмам 1941-1945 еллар афәте турында. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тула. Шул уңайдан, әбием көндәлегенең сугышлы битләреннән бераз хатирә белән бүлешәм. -
ҺӘР ГАИЛӘДӘ – СУГЫШ КАЙТАВАЗЫ
Быел дөньядагы иң куркыныч афәтләрнең берсе булган Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел. Бу сүзне ишетүгә барлык сугыш һәм тыл ветераннарының күз алдына дүрт дәһшәтле ел киләдер. Сугыш берәүне дә аямаган! Олысына да, кечесенә дә тормышның иң авыр елларын күрсәткән. Сугыш кайтавазы һәр гаиләдә саклана. «Ялкын» журналы редакциясе нәсел тарихларын барлый. -
ОЛЕГ ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ.ДЕТИ» ҖЫР ПРОЕКТЫ КАЗАНДА ҮТӘЧӘК
Казанда 29 май-1 июнь көннәрендә «Родники.Дети» дип исемләнгән балалар өчен җыр бәйгесе уза. Бу проектның сәнгати җитәкчесе – Россиянең халык артисты Олег Газманов. 1 июнь көнне бәйгенең финалы зур концерт форматында үтәчәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» матбугат концеренциясендә әйттеләр. -
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ТУРЫНДА СЕЗ БЕЛМӘГӘН ФАКТЛАР
2025 ел бөтен Россия халкы өчен истәлекле. Быел Бөек Ватан сугышына – 80 ел. Әлбәттә, бүгенге көндә сугышта батырларча ил язмышы өчен көрәшкән ветераннар бармак белән генә санарлык. Әмма тарих битләрендә 4 дәһшәтле ел мәңгегә уелып калган. -
СУГЫШ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР
Быел Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 80 ел тула. Шул уңайдан иң популяр сугышка багышланган шигырьләрне тәкъдим итәбез. Якынлашып килүче бәйрәм белән! -
МАЙ АЕНА ЙОЛДЫЗНАМӘ
Сәлам! Яңа ай – яңа мөмкинлекләр. Сиңа йолдызлар май аенда ниләр киңәш итә икән? Бездән йолдызнамә! -
РАФАЭЛЬ МӨХӘММӘТШИН – КӨРӘШ БАҺАДИРЫ!
Әтисенең «Көчле кеше сугышмый ул, ә көрәшә!» дигән сүзләреннән башланып китә Рафаэль абый Мөхәммәтшинның халкыбызның милли спорт төре – көрәш юлына беренче һәм ныклы адымнары. Һәм аны гомере буе «кызыл келәм, сөлге, бил алышу, батыр» сүзләре җитәкләп бара. -
ДӨРЕС ТУКЛАНУ СЕРЛӘРЕ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ!
Ябыгу темасын дәвам итеп, дөрес туклану, диеталар турында да сөйләшеп алырга тәкъдим итәм. Яшүсмер вакытта нинди ризыклар ашау файдалы? Диеталар ярдәмендә чынлап та артык авырлык белән саубуллашып буламы? Ябыгыр өчен нишләргә кирәк? Әйдәгез, сорауларга бергәләп җавап табыйк. Бу эштә безгә нутрициолог, диетолог Чулпан Мөслихова ярдәм итәчәк. -
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР VK FEST ҮТӘЧӘК
Казанда 29 июнь көнне беренче VK Festның узачак урыны – «Чаша» ЗАГС үзәге. Төп хедлайнер – БАСТА. Шулай ук Элвин Грей да булачак. Кунаклардан – Юлия Савичева, ZOLOTO, Три дня дождя, «Хлеб», «Комната культуры» көтелә. -
МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ РОССИЯ ГЕРОЙЛАРЫ БЕЛӘН СЫНЛЫ КҮРГӘЗМӘ
Скульптур композицияләр һәм Россия Геройлары портретлары, махсус хәрби операциянең чын катнашучылары - Милли китапханәдәге күргәзмәдә. -
«БАЛАЧАК» ГАЛА-КОНЦЕРТЫ КАЙЧАН, КАЙДА БУЛА?
2025 елның 4 маенда 16:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) «Балачак» V Халыкара вокаль конкурс-фестиваленең Гала-концерты була. Бу гаҗәеп музыка фестивалендә Россия эстрадасы йолдызлары һәм Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән иң яхшы балалар иҗат коллективлары Казанда бер сәхнәдә чыгыш ясаячак! -
«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ»: БЕЗНЕ ТУГАН ТЕЛЕБЕЗГӘ КАРАТА МӘХӘББӘТ ҖЫЛЫТА
26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыныңяңа бинасы каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерты узды. -
ГАДӘТИ БУЛМАГАН БИЮ ТӨРЛӘРЕ: СПОРТ VS СӘНГАТЬ
Кадерле укучым, биюнең сәнгать төре генә түгел, ә спорт белән дә бәйле өлкә икәнен белә идеңме? Белмәсәң, бу язмам аша сине гадәти булмаган бию төрләре белән таныштырырга телим. Алар, әлбәттә, беренче карашка сәнгать төре кебек кенә карала. Чынлыкта исә зур физик көч һәм осталык таләп итә торган спорт төре дә ул. -
МАЙ АЕНДА ЧЫГАЧАК ДОРАМАЛАР
Май ае Азия дорамаларын яратучылар өчен бик кызу ай булачак! Бу айда яңа, мавыктыргыч сюжетлы һәм шәп актерлар составыннан торган дорамалар көтелә.