МИЛЛИ КИТАПХАНӘДӘ РОССИЯ ГЕРОЙЛАРЫ БЕЛӘН СЫНЛЫ КҮРГӘЗМӘ
Скульптур композицияләр һәм Россия Геройлары портретлары, махсус хәрби операциянең чын катнашучылары - Милли китапханәдәге күргәзмәдә.
5 майда 15.00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсенең конференц-залында "Герой йөрәгендә – Ватан" дип аталган яшь рәссамнар күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылачак. Эш авторлары – бөтенроссия күргәзмәләрендә катнашучы яки сәнгать конкурсларында, шул исәптән хәрби-патриотик конкурсларда, җиңүчеләр.
Экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилее алдыннан ачыла һәм Россия Геройларының, СВОда катнашучыларының, шул исәптән якташларыбызның да портретларын һәм скульптуралы композицияләрен тәкъдим итә.
16.00 сәгатьтә (күргәзмәне рәсми ачудан соң) китапханәнең конференц-залында СВО ( «Скиф» кушаматлы) сугышчысы белән очрашу узачак. Ул махсус хәрби операциядә катнашу тәҗрибәсе, Россия солдатларының батырлыгы турында сөйләячәк һәм укучылар сорауларына җавап бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев