Яңалыклар
-
«ЯЛКЫН»НЫҢ ИҢ АКТИВ УКУЧЫЛАРЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫНДА КУНАКТА БУЛДЫ
«Ялкын»ның иң актив укучылары һәм яшь авторлары Мәгариф һәм Фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуга барды. Өстәл янында министр белән утыру һәркемгә дә насыйп булмый! Казан һәм төрле район, авыл мәктәпләреннән килгән 15 яшүсмер, мөмкинлектән файдаланып, курыкмыйча, үзләрен борчыган сорауларны министрга бирә алдылар. -
«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ – «ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ ФЕСТИВАЛЕ» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ РӘТЕНДӘ!
27 мартта, нәкъ менә Театр көнендә, балалар һәм яшьләр театр коллективларлары арасындагы V «Театраль Идел буе фестивале» җиңүчеләре билгеләнде. Идел буе шәһәрләреннән барысы 28 спектакль катнашып, төрле номинацияләрдә урын яулады. «Балалар театр коллективлары һәм студияләре» номинациясендә «Кечтүк» спектакле белән Казаннан «Апуш» балалар театр студиясе икенче урынга лаек булды. -
ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ «ТӨЗҮЧЕДӘН СОРА» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧЫКЫРАЛАР
Яшь татарстанлыларны «Төзүчедән сора» бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бәйге Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан оештырыла. -
«ЧАЙКЫЙ» ТОРГАН СПЕКТАКЛЬ: ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында премьера – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле. Татар сәхнәсе өчен көтелмәгән жанр – хип-хопера. «Иттифак» төркеме, Гоголь алымнары, вакыты-вакыты белән кринж-моментлар белән тулы спектакль турында безнең язмада укыгыз! -
XXVII «ӘДӘБИ МАРАФОН»ГА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ
XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү башланды. Марафонда катнашучылар 58 әдәби әйдаман арасыннан үз әйдаманнарын сайлый һәм алар «канаты астында» 21 көн эчендә Әдәби марафон проектында катнаша алачак. -
«ЯРАҢНЫ КЫСЫПЛАР БӘЙЛИМ ДӘ БЕР»: РӘМИС АЙМӘТНЕҢ «МӘҢГЕЛЕК САГЫШ» ИСЕМЛЕ ҖЫЕНТЫГЫ ДӨНЬЯ КҮРДЕ
21 нче март Халыкара шигърият көнендә Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, журналист, тәрҗемәче Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» исемле шигырьләр җыентыгы тәкъдим итү кичәсе узды. Кичәдә әдәбият белгечләре, яшь язучылар һәм студентлар кунак булды. -
«КЫСКА МЕТРЛЫ ФИЛЬМНАРНЫ АЗ БЮДЖЕТ БЕЛӘН ДӘ ЮГАРЫ ДӘРӘҖӘДӘ ЭШЛӘП ЧЫГАРГА БУЛА»
«Бер бәйгедә: “Нигә сез документаль жанрны сайладыгыз? Нишләп күңеллерәк әйберләр турында төшермисез?” – дип сорадылар. Андый фильмнар инде болай да күп. Безнең исә катлаулы, үрнәк булырдай тормыш тарихлары күрсәтәсе килә...», – дип сүзен башлады Зөлфия. -
КАЗАНДА «ЯЗ ГҮЗӘЛЕ-2024» БИЛГЕЛӘНДЕ
Кичә «Пирамида» концертлар залында «Яз гүзәле-2024»не ачыкладылар. Проект инде унбишенче тапкыр үткәрелә. Быел финалга бөтен Идел буе федераль округыннан 30 кыз чыкты. Бу шактый зур сан. «Яз гүзәле-2024» үз эченә читтән торып сайлап алуны, килеп катнашу этабын һәм финалны ала. Катнашучылар арасында Казан, Уфа, Чаллы, хәтта Әстерхан, Пермь, Самара, Мәскәү, Түбән Новгород һәм Саранск студентлары да бар иде. -
БӘЙРӘМ БЕЛӘН, ТАКСИСТЛАР!
22 март Халыкара таксистлар көне! Бу көнне такси йөртүчеләр генә түгел, аларның диспетчерлары да, такси хезмәтендә эшләүче техник хезмәткәрләр дә бәйрәм итә. Чын күңелдән тәбрик итәбез! Юллар имин булсын һәм сезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен! -
«САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ КАСТИНГ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ!
2 апрель көнне «САЛАВАТIK» МӘКТӘБЕНӘ 4-8 яшьлек талантлы балалар өчен кастинг үтәчәк. -
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯНЫНДА НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ УЗА
23 мартта 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Г. Камал театры янындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме узачак. Бәйрәмдә төрле төрки халыклар бер мәйданчыкта үз мәдәниятләре һәм традицияләрен тәкъдим итәчәк. -
КАЗАНДА РӘССАМНАР ӨЧЕН ОPEN CALL УЗА
Рәссамнар һәм сынчылар өчен Оpen call игълан ителә! Әкиятләрнең читләтеп әйтү үзенчәлеге темасына ясалган рәсем, коллаж һәм арт-объектлар Казан Кремлендәге Гавами урыннар ишегалдында «Калейдоскоп» күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. -
«ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ» ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Г.Камал театрының «Шәрык клубы» интерактив комплексында «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү узды. Фестивальнең оештыру комитетына Татарстаннан барлыгы 371 гариза килгән. Региональ жюри әгъзалары балалар театр коллективлары һәм яшьләр театр коллективлары һәм студияләре арасыннан җиңүчеләрне билгеләде. -
УЛЬТРАЭШКӘТЕЛГӘН ПРОДУКТЛАР: НИ ӨЧЕН АЛАР АЕРУЧА ЗЫЯНЛЫ?
Ультраэшкәртелгән продуктлардан торган меню организмга да начар тәэсир итә. Мисал өчен, әлеге ризыклар 32 төрле авыру куркынычын арттыра, шул исәптән яман шеш, икенче типтагы диабет һәм психик тайпылышлар да китереп чыгарырга мөмкин. Моны Австралия, АКШ, Ирландия һәм Франция галимнәре исбатлаган. -
АГАЧЛАРНЫ КОЧАКЛАУ СТРЕССНЫ КУАРГА БУЛЫША
Дендротерапия термины психологиядә урман һәм аерым агачларны кочаклап, җан тынычлыгына ирешү ысулы буларак кулланыла. Шулай ук ул стресс һәм психо-эмоциональ көч куллану кичергән кешеләр өчен киңәш ителә. Тик бу ысулны еш кына халык ялган дип саный.
Белми калма
-
28 марта 2024 - 17:14
«ЯЛКЫН»НЫҢ ИҢ АКТИВ УКУЧЫЛАРЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЫНДА КУНАКТА БУЛДЫ
-
28 марта 2024 - 15:36
«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ – «ТЕАТРАЛЬ ИДЕЛ БУЕ ФЕСТИВАЛЕ» ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ РӘТЕНДӘ!
-
27 марта 2024 - 13:38
ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫЛАРНЫ «ТӨЗҮЧЕДӘН СОРА» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧЫКЫРАЛАР
-
25 марта 2024 - 15:31
XXVII «ӘДӘБИ МАРАФОН»ГА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ