Ашыйбызмы? рубрикасы буенча яңалыклар
-
ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ: ЛИМОН + ЙОМЫРКА = ПЕЧЕНЬЕ
Кышкы салкын кичтә пледка төренеп утырган, кайнар чәй, лимон ароматы таралган атмосфераны күз алдына китерәсеңме? Лимонлы печенье белән нәкъ шундый рәхәт һәм җылы атмосфера туачак. Лимон һәм йомыркалы гади рецепт белән безнең язмада таныша аласың. Аны хәтта иң кечкенәләр дә пешерә ала. -
АШ АШАП ЯБЫГЫП БУЛАМЫ?
Кызганычка каршы, күпләр идеаль фигура артыннан куып, сәламәтлек турында бөтенләй оныта. Ачлык, аксым һәм моно-диеталар киләчәктә җитди проблемаларга китерергә мөмкин икәнлеген бөтен кеше дә аңлап бетерми шул. Ә кемнең аш ашап кына ябыкканы бар? Аш диетасы чынбарлык яисә мифмы? Тулырак безнең язмада -
ТАШКАБАК ҺӘМ БРЮССЕЛЬ КӘБЕСТӘСЕ БЕЛӘН ЯШЕЛ ПИЦЦА
Озакка сузылган ял көннәрендә нәрсә эшләргә белмәсәгез, төрле тәм-томнар пешереп, экспериментлар ясагыз. Бу язмада без яшел пицца рецепты белән уртаклашырга телибез. Әйе, үзе яшел, үзе ташкабаклы, үзе кәбестә белән. 100 % тәмле булачак дип сүз бирәбез! -
ХЭЛЛОУИНГА КАБАКТАН РЕЦЕПТЛАР
Елның иң шомлы, иң куркыныч һәм иң мистик бәйрәме – Хэллоуин якынлаша. Бу көнне җир йөзе буйлап җеннәр йөри диләр. Хэллоуинны бәйрәм итүчеләр өйләрен, ишек төпләрен кабаклар белән бизи. Кабак шулай ук бу бәйрәмнең өстәлендә дә төп урынны алып тора. Аннан нәрсәләр пешереп булу серләрен бу язмадан укып белә аласың. -
СЫРГАНАКНЫҢ ФАЙДАСЫ ҺӘМ СЫРГАНАКЛЫ ЧӘЙ РЕЦЕПТЫ
Сырганак – бер генә җимештә да булмаган күп кенә файдалы матдәләрне үз эченә алучы, А һәм Е витаминнарына бай уникаль җиләк. -
ИНҖИР СЕЗОНЫ АЧЫЛДЫ: АНЫҢ ФАЙДАСЫ ҺӘМ ИНҖИРЛЕ РЕЦЕПТЛАР
Инжир агачы иң борынгы үсемлек булып санала. Башта ул җиләкне үстерү белән Согуд Гарәбстанында, соңыннан Сирия, һәм Мисырда шөгыльләнә башлаганнар. Ә Америкага әлеге агач бары тик XVI гасыр ахырында гына эләгә. -
ҖЫЛЫНАБЫЗ: КӨЗГЕ ЭЧЕМЛЕКЛӘР РЕЦЕПТЫ
Суык, яңгырлы көздә бернәрсә дә эшлисе килми, килешәм. Тик ул ямьсез көннәргә ямь һәм җылылык өстәп була. Моның серен беләсең киләме? Без сиңа иң тәмле көзге эчемлекләр рецептларын тәкъдим итәбез. Аларны ясап, эчеп карау мәҗбүри! -
ТИЗ ТОЗЛАНА ТОРГАН КЫЯР
Кыярны кая куярга белмисезме? Без урынын таптык! Тиз тозлана торган кыяр рецепты тәкъдим итәбез. 10 минут һәм әзер! -
ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ
«Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз! -
ТӘМЛЕ КОЙМАК: РЕЦЕПТ
Җиңел, тәмле рецепт бездән, әзерләү сездән. -
ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ
Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез! -
ШАМПИНЬОНЛЫ КАРАБОДАЙ. РЕЦЕПТ
Дөрес тукланучылар өчен бик тәмле һәм җиңел рецепт. 20 минут эчендә әзер дә була. -
ЭРЕМЧЕКЛЕ-БАНАНЛЫ ДЕСЕРТ
Хәзер бергәләп эремчекле-бананлы десерт әзерлибез. Ул иртәнге ашка да, кичке ашка да шәп кенә булачак. -
СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ
Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була? -
СОЛЫ ПЕЧЕНЬЕСЫ РЕЦЕПТЫ
Моның өчен безгә банан, йомырка, солы оны, солы ярмасы, чикләвек, йөзем кирәк булачак. Рецептны сылтамага басып карый аласыз.