Логотип Идель
Ашыйбызмы?

ҖЫЛЫНАБЫЗ: КӨЗГЕ ЭЧЕМЛЕКЛӘР РЕЦЕПТЫ

Суык, яңгырлы көздә бернәрсә дә эшлисе килми, килешәм. Тик ул ямьсез көннәргә ямь һәм җылылык өстәп була. Моның серен беләсең киләме? Без сиңа иң тәмле көзге эчемлекләр рецептларын тәкъдим итәбез. Аларны ясап, эчеп карау мәҗбүри!

БӨТНЕКЛЕ КАЙНАР ШОКОЛАД

Сиңа кирәк булачак:

500 мл сөт

100 г шоколад (нинди шоколад алсаң да була)

5-7 ботак бөтнек

Сөтне утка куеп, аңа бөтнек салырга кирәк. 2-3 минут тирәсе кайнагач, бөтнекне сөттән җыеп аласың. Соңыннан кайнар сөткә шоколад өстисең дә, эреп беткәнче, аны болгатасың. Ә хәзер эчсәң дә була инде!

ИМБИРЬ ҺӘМ КОРИЦА БЕЛӘН ӘФЛИСУН ЧӘЕ

Сиңа кирәк булачак:

2 бал кашыгы кара чәй

1/2 л су

1 данә әфлисун 

1/2 бал кашыгы корица

1 см имбирь тамыры

2 данә канәфер

Бераз бал

Кайнап чыккан чәйгә яңа гына сыгып чыгарылган әфлисун согын өстисең, шуннан соң киселгән имбирь тамырын һәм 2 данә канәферне саласың да, бутап, 5 минутка калдырып торасың. Соңыннан бераз бал салып, рәхәтләнеп, ашыкмый гына, эчәсең.

ВИНОГРАД СОГЫ БЕЛӘН ГЛИНТВЕЙН

Сиңа кирәк булачак:

1 л виноград согы

1 стакан су

1 бал кашыгы лимон кабыгы 

1 данә әфлисун 

1 данә алма

3 данә канәфер

3-4 данә исле борыч

1/2 бал кашыгы имбирь

1/2 бал кашыгы корица

Башта кәстрүлгә су куеп, утта аны кайнарланып чыкканчы тотасың, аннары ул суга имбирь, корица, канәфер һәм борычны өстисең дә, бераздан виноград согы, шакмаклап туралган алма белән әфлисунны һәм лимон кабыгын салып, газны сүндереп, 20 минут төнәтәсең. Соңыннан кайнар глинтвейнны матур стаканга салып эчәргә һәм җылынырга гына кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев