ЧӘЙГӘ ТОРТ ПЕШЕРӘБЕЗ
Чәй эчәргә әйбер бетеп киттеме? Әйдә үзебез пешерәбез!
Нәрсәләр кирәк була?
Камыр өчен:
– Он – 240 гр;
– Какао-порошок – 30 гр;
– Кефир – 280 мл;
– Сода – 1 чәй кашыгы;
– Йомырка – 2 шт;
– Үсемлек мае – 2 аш кашыгы;
– Шикәр комы – 150 гр;
Крем өчен:
Кибет каймагы – 500 гр
Шикәр пудрасы – 150 гр.
Ничек итеп әзерлисе?
1) Савытта кефир белән соданы яхшылап болгатабыз һәм 5 минутка калдырабыз.
2) Өстенә йомырка сытасы, үсемлек мае, шикәр комы саласы.
3) Иләнгән какао һәм онны салабыз.
4) Камыр басабыз.
5) Әзер камырны махсус формага яки табага агызабыз.
6) Бисквитны 170°С җылылыктагы мичкә тыгабыз.
7) 40 минуттан алабыз. Ул суынып торачак.
8) Суынгач икегә бүләбез.
9) Каймак белән шикәрне болгатабыз. Тортның аскы катына күп итеп крем сылыйбыз.
10) Икенче катны куйгач, бөтен тортка яхшылап крем сылап чыгабыз.
11) Ахырдан вакланган бисквит валчыклары сибәбез.
12) Һәм төнгә суыткычка куябыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
-
6 мая 2026 - 10:43
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКА ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛ ЭТАБЫ СТАРТ АЛДЫ
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев