Ашыйбызмы?
ТӘМЛЕ КОЙМАК: РЕЦЕПТ
Җиңел, тәмле рецепт бездән, әзерләү сездән.
Нәрсәләр кирәк була?
1. 1 стакан он
2 1 стакан кефир
3. 2/3 стакан сыек май
4. 2 йомырка
5. Бер чеметем тоз
6. 3 аш кашыгы шикәр комы
7. 0,5 чәй кашыгы сода
Ничек итеп әзерлисе?
1. Йомырканы шикәр белән кушып яхшылап болгатабыз. Кефир салабыз. Әлеге катнашманы утта җылытып алабыз, аннан плитәне сүндерәбез.
2. Акрынлап иләнгән он салабыз, болгатабыз. Сода, сыек май салабыз. Тагын болгатабыз. Куе каймак кебек масса барлыкка килергә тиеш. Арты куе булса, җылы су, сыек булса он өстәргә мөмкин. 15 минуттан коймак кыздыра башлыйбыз.
3. Табада майны яхшылап кыздырабыз. Табаның капкачын каплап та пешереп карагыз. Бәлки, алай күбрәк ошар.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев