ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ
«Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
1) Кибеттән түгәрәк ләвәш сатып алабыз (яки кыстыбый камыры басабыз).

2) Майонез белән кетчупны болгатып, шушы соусны ләвәшнең ярты өлешенә сылыйбыз. Башка төрле соуслар да кулланырга була. Кибеттән әзерне дә сатып алырга мөмкин.
3) Соус өстенә вак кисәкләргә туралган айсберг салатын (яки пекин кәбестәсен) куеп чыгабыз.
4) Ярымбоҗаралап киселгән помидорны тезәбез.
5) Кыздырылган тавык кәтлитен икегә кисәбез һәм помидор өстенә куябыз.
6) Хәзер кыстыбыйны икегә бөклибез.
7) Грильдә яки табада кыздырып алабыз.

Кыстыбый камыры рецепты:
йомырка – 2 данә;
сөт – 200-250 мл;
үсемлек мае – 60 г;
он – 600-700 г;
тәменчә тоз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев