СЫРЛЫ ШАМПИНЬОННАР РЕЦЕПТЫ
Бу гади һәм бик туклыклы ризык. Өстәлдән иң беренче булып аны сыпырталар. Нәрсәләр кирәк була?
Нәрсәләр кирәк була?
– эре шампиньоннар – 10 шт;
– тавык ите – 200 гр;
– сыр – 100 гр;
– суган – 1шт;
– яшеллек;
– тоз;
– борыч;
– кибет каймагы – 2 аш кашыгы;
– сыек май – 3 аш кашыгы.
Ничек итеп әзерләргә?
1. Суганны чистартабыз, вак итеп турыйбыз һәм 3 минут дәвамында майда кыздырабыз.
2. Шампиньонны юабыз, чистартабыз һәм аскы өлешен кисеп алабыз.
3. Кисеп алган өлешне һәм тавык итен турыйбыз һәм тоз сибеп 5-7 минут дәвамында суганлы табада кыздырабыз.
4. Кызып чыгар алдыннан 1 минут кала гөмбә белән тавык өстенә каймак салабыз һәм яхшылап болгатабыз. Аннан уттан алабыз һәм суынырга куябыз.
5. Эре угычтан сыр уабыз. Яшеллек турыйбыз.
6. Таба майлыйбыз. Гөмбә эченә гөмбә кыздырылган эчлекне тутырабыз, өстенә сыр сибәбез һәм 150-180 градуслы мичкә 20 минутка тыгабыз.
7. Әзер булырга 5 минут кала яшеллек сибәбез.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
Нет комментариев