Логотип Идель
Ашыйбызмы?

АШ АШАП ЯБЫГЫП БУЛАМЫ?

Кызганычка каршы, күпләр идеаль фигура артыннан куып, сәламәтлек турында бөтенләй оныта. Ачлык, аксым һәм моно-диеталар киләчәктә җитди проблемаларга китерергә мөмкин икәнлеген бөтен кеше дә аңлап бетерми шул. Ә кемнең аш ашап кына ябыкканы бар? Аш диетасы чынбарлык яисә мифмы? Тулырак безнең язмада.

Диета вакытында аш, калориясенең әз булуына карамастан, организмны туендыра, ачлык хисен баса. Аш – витамин һәм туклыклы матдәләр чыганагы, нәкъ менә шулар күп кенә диетада утыручыларга җитми дә инде. Чыннан да, аш файдалы һәм ябыгырга булыша ала, әмма ул рационда бердәнбер ризык булырга тиеш түгел. Шунысын да онытмаска кирәк: кеше эчемлекле диеталарда гына (кефирлы, соклы, ашлы) утырса, матдәләр алмашы бозыла, чөнки кешенең организмы сыек ризык кына кабул итү өчен яраклаштырылмаган. Нәтиҗәдә, бу ашкайнату системасына начар йогынты ясарга мөмкин. 

Нинди соң ул ябыктыра торган аш? Бик күп кенә ябыгырга ярдәм итә торган аш рецептлары бар. Алар төрле, әмма аларны берләштерә алырдай принциплар бер: җиңелчә генә шулпа, азык-төлек өстәлмәләре һәм  чистартылган (рафинацияләнгән) май булмау. Әйдәгез, ябыгу ашларының иң яхшы 5 рецепты белән танышып китәбез.

Суганлы аш

Кирәк булачак:
5 суган
4 помидор
1 кәбестә
2 кишер
2 яшел борыч
1 сельдерей бәйләме

Французлар бу ашны бик ярата. Суганлы аш гади әзерләнә: барлык яшелчәләрне турап суга салырга да, көчле утта 10 минут чамасы кайнатырга кирәк. Ә аннан утны киметеп, яшелчәләр йомшарганчы пешерәсе генә кала.

Сельдерейлы аш

Кирәк булачак:
1 кәбестә
3 татлы борыч
4 суган
200 г тамыры
100 г сельдерей сабагы
5 помидор
бераз яшеллек

Бу аш ябыгырга булыша ала, әмма сельдерей белән бик сак булырга кирәк. Чөнки әлеге яшелчә аллергия чыгарырга мөмкин. Шулай ук җиңел әзерләнә: барлык яшелчәләрне турарга, аларны суга салып, уртача утта пешерергә кирәк. Кайнатканнан соң утны киметеп, тагын 15 минут чамасы пешерергә киңәш ителә. Әзер булгач,  яшел тәмләткечләр салып, тәмләп ашыйсы гына кала.

Гөмбәле аш

Кирәк булачак:

20 г киптерелгән ак гөмбә
1 кишер
1 суган
350 г ак кәбестә
300 г төсле кәбестә

Гөмбәле аш иң әз калорияле аш булып санала. Аны әзерләр өчен, гөмбәләрне суга салып, бер сәгатькә калдырасыз, аннан аларны 30 минут тоз кушылган суда пешерәсез. Соңыннан суган, кишер һәм ак кәбестәне турап, гөмбәләр янына кушып, тагын яхшылап пешерергә кирәк. Төсле кәбестәне исә аерып, әзер булганчы кайнатасыз да, ашны ашар алдыннан өстенә саласыз. Әлеге аш бик тәмле булып чыга. Сезгә аны, һичшиксез, авыз итеп карарга кирәк!

Борчаклы аш

Кирәк булачак:
100 г борчак
50 г 10%лы  каймак 
1 суган

Монысы исә иң гади аш-пюре. Башта борчакны пешереп чыгарырга, аннан аның янына суган турап, тагын 5 минут пешерергә кирәк. Ә аннары блендер белән әзер аштан пюре ясыйсы була. Пюрега каймак, тоз,борыч кушып, 10 минут пешергәннән соң, тәмләп ашагыз.

Бонн ашы

Кирәк булачак: 
6 суган
5 помидор
1 кәбестә
2 татлы борыч
2 кишер
1 бәйләм сельдерей
тәмләткечләр

Бонн ашындагы диета инде күп еллар дәвамында 10 иң популяр туклану системасы рәтенә керә. Бу аш ябыгырга гына түгел, ә организмнан зарарлы шлаклар һәм токсиннарны чыгарырга да булыша. Яшелчәләрне шакмаклап турап, әзер булганчы пешерергә кирәк. Пешәргә якынча бер-ике минут калгач, тәмләткечләр өстәп куясы гына кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев