ЧӘЙ ЭЧӘБЕЗ: ЛИМОН + ЙОМЫРКА = ПЕЧЕНЬЕ
Кышкы салкын кичтә пледка төренеп утырган, кайнар чәй, лимон ароматы таралган атмосфераны күз алдына китерәсеңме? Лимонлы печенье белән нәкъ шундый рәхәт һәм җылы атмосфера туачак. Лимон һәм йомыркалы гади рецепт белән безнең язмада таныша аласың. Аны хәтта иң кечкенәләр дә пешерә ала.
Лимонлы печенье өчен сиңа кирәк булачак:
1 йомырка
1 лимон
үсемлек мае
1 чынаяк шикәр комы
он
аз гына сода (1/4 чәй кашыгы тирәсе) яисә йомшарткыч
Башта йомыркага шикәр комын кушып, яхшылап болгатабыз. Аннан бу массага үсемлек маен салабыз (иссез май кулланырга тырыш). Бераз болгаткач, лимон согын сыгып яисә кибеттән әзер лимон согын алып, сыек массага кушабыз. Соңыннан булачак камырга лимон тышын да кырып салырга кирәк. Ә хәзер он, сода яисә йомшарткыч өстәп, яхшылап камыр ясыйбыз. Әзер камырдан кечкенә генә түгәрәкләр әвәлибез дә, табага тезәбез. Печеньеларны 180°лы духовкада 20 минут чамасы пешереп алабыз. Әзер печеньеларның ароматы бөтен өйгә тарала, ә үзләре авызда эри. Якыннарыңны бу тәмле печеньелар белән сыйларга онытма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев