28 август 2019 яңалыклары

  • 28 август 2019 - 17:01
    ШӘҺӘР КӨНЕ ҺӘМ 1 СЕНТЯБРЬДӘ НИНДИ ҺАВА ТОРЫШЫ БУЛАЧАК?
    Соңгы көннәрдә төньяк җилләре Татарстанга салкын һава торышы алып килде. Шуңа күрә һава температурасы бәйрәм көннәрендә нормадан 6-7 градуска түбәнрәк булачак. 
    66
    0
    0
  • 28 август 2019 - 16:57
    "ЯЛКЫНЛЫ ҖӘЙ" МАРАФОНЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ (ФОТО)
    Комфорт зонасыннан чыгу – интернетсыз бер көн үткәрү, йога һәм медитация белән шөгыльләнү киләчәккә хат язу – болар барысы да күптән түгел узган "Ялкынлы җәй" марафоны турында.
    153
    0
    0
  • 28 август 2019 - 16:17
    “TAT CULT FEST 2019” КАБАТ КАЙНЫЙ ҺӘМ КАЙНАТА!
    Инде икенче ел рәттән 30 августта Казан Кирмәнедә халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале уза. Быел ул 30ыннан тыш, 28-31 август көннәрендә дә үтәчәк. Оештыручылар 30ы көнне соңгы елда татар мәдәниятендә булган яңалыклар белән таныштырырга вәгъдә итә. Нәрсәләр көтелә соң?
    117
    0
    0
  • 28 август 2019 - 15:58
    ТАТАРСТАНЛЫЛАР КЫРЫМДА 6 МИЛЛИОНЛЫК ГРАНТ ОТТЫ!
    Быелгы җәй республика яшьләре өчен уңышлы булды. «iВолга», «Территория смыслов» форумнарында шактый грантлар откан иде алар. Чираттагысы – 20-26 августта Кырымда узган «Таврида – АРТ» иҗади берләшмәләр фестивале.
    66
    0
    0
  • 28 август 2019 - 15:47
    ТЕЛ ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН... МАЛЬТАГА!
    Мальтага бару турында күпләр хыяллана. Ә менә анда барып, инглиз телеңне камилләштереп кайтсаң, ике куянның койрыгын берьюлы тоттым дияргә дә була. Казанның 6 гимназия укучысы Алинә Хафизовага бу бәхет тәтегән, әнә! Әти-әнисе аңа каникул чорында инглиз телен шомарту максатыннан ES Elite Student агенлыгы тәкъдим иткән телләр мәктәбенә баруны оештыра.
    97
    0
    1
  • 28 август 2019 - 15:07
    УКЫТУЧЫГА КУПАЛЬНИКТА ФОТОГА ТӨШӘРГӘ ЯРЫЙМЫ?
    Консерватив карашлы кешеләр, әлбәттә, “ярамый!” дип җавап бирер. Ә менә мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре өчен махсус әзерләнгән әхлак кодексының яңа редакциясе мөгаллимнәргә интернетка купальниктан фото урнаштыруны тыймый.
    91
    0
    0
  • 28 август 2019 - 14:15
    БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛӘҮ 10 МЕҢГӘ ТӨШӘЧӘК
    Фискаль мәгълүматлар операторы "Платформа ОВД" хәбәр итүенчә, быел әти-әниләргә балаларын беренче сыйныфка әзерләгәндә, мәктәп формасы, канцелярия кирәк-яраклары һәм букча өчен 10 мең сумнан артык акча тотарга туры килгән.
    73
    0
    0
  • 28 август 2019 - 12:07
    КУЛЫҢ ТӘТИМЕ?
    Индеецлар аларга сокланган. Французлар аларны дефектлы, хәтта ки авыру итеп күргәннәр. Ә менә борынгы русьта аларны суд залында күрсәтмә бирү хокукын алганнар. Венгрлар исә андыйларны, гомумән, җен-пәригә тиңләгән... Башыгызда «Кемнәр соң АЛАР???» дигән сорау туарга өлгердеме инде?
    72
    0
    0
  • 28 август 2019 - 11:52
    “DO YOU SPEAK ENGLISH?”
    Кеше ничә тел белә ала? Ватикан китапханәчесе кардинал Джузеппе Гаспар Меццофантиның – 114, Дания тел белгече Расмус Раекның – 230, алман лингвисты Шютцның – 270, язучы Лев Толстойның – 15кә якын тел белүе билгеле.
    59
    0
    0
  • 28 август 2019 - 11:42
    СУГЫШ ФАУНАСЫ
    Без синең белән бер ел буе диярлек Бөек Ватан сугышы турында төрле сөйләшүләр алып барабыз. Бу вакыт аралыгында сугыш вакытында нинди җырлар җырланганын, хатларның нинди булганлыгын, сугышта катнашкан балаларның нинди батырлыклар кылуын һ.б. бик күп мәгълүмат белдек. Бүген исә дүрт аяклы дусларыбызның сугышны ничек кичүләре, кешеләргә ничек ярдәм итүләре хакында гәп куертырбыз.
    88
    0
    0
  • 28 август 2019 - 11:31
    БЕЗ АЛАР ӨЧЕН КЫРМЫСКАЛАР ГЫНА...
    Соңгы тапкыр күккә кайчан караган идең? Яле, исеңә төшер... күптәнме? Авылда яшәсәң, әлбәттә, ешрак карыйсың. Ә менә шәһәрнең биек-биек йортлардан төзелгән лабиринтларында йөри-йөри, күкнең барлыгын онытып ук җибәрәбез. ә кеше нәкъ менә күккә карамый башлаган көннән картая башлый икән... Бүген без бергәләп шул күккә якынаербыз...
    79
    0
    0
  • 28 август 2019 - 11:27
    WORLDSKILLS KAZAN 2019 ТӘМАМ: ҖИҢҮЧЕЛӘР НИЛӘР КИЧЕРӘ? (ФОТО)
    Бер атна дәвамында барган WorldSkills Kazan 2019 ярышлары күз ачып йомганчы узды да китте. Кичә, “Казан Арена” стадионының яңгыр белән тулса да, җиңүчеләрнең кәефенә бу йогынты ясый алмады. Шулай булмый ни: алтын, көмеш, бронза медальләр алганда, яңгыр киртә була ала, димени?!
    124
    0
    0
  • 28 август 2019 - 10:30
    УКЫТУЧЫЛАРГА – 1 МИЛЛИОН СУМ!
    Тиздән авыл мәктәпләренә эшләргә кайтучы укытучыларга хөкүмәттән 1 миллион сум (!) күләмендә акча түли башлаячаклар. “Земство укытучысы” (“Земский учитель”)  дәүләт программасы 2020 ел башыннан гамәлгә керергә тиеш.
    112
    0
    0
  • 28 август 2019 - 09:38
    КАРА КАЗ
    Зәбир үләргә әзерләнеп бетте. Ул үзенең үлем чире белән авырганын белә. Аның янына хастаханәгә килеп йөрүчеләр бу хакта белмиләр. Беләләр, әлбәттә. Белмәмешкә салышалар гына. Юаткан булалар, хәленә кереп, сабыр гына сөйләшеп, гапләшеп утыралар. Терелеп чыкканнан соң бергә эшлисе эшләрне бүлешәләр...
    263
    0
    1
Шәп укыла
  • 29 октябрь 2019 - 12:48
    ХУШЫГЫЗ, КЕШЕЛӘР! Исәнмесез, кешеләр? Көндәлегемне мондый сүзләр белән башлавыма аптырамагыз. Ни өчен икәнен аңлатып тормыйм. Кызыксынып укый калсагыз, барысына да үзегез төшенерсез. Көндәлегемә «Хушыгыз, кешеләр!» дип исем биргәнем өчен ачуланмагыз, зинһар! Башка исем уйлап таба алмадым.
    7462
    3
    69
  • 23 октябрь 2019 - 19:52
    ТАШЛАНДЫК БАЛА Фәнис беркөн сменалап эшләгән эшеннән чыккач, кибеткә кереп, хатыны кушкан әйберләрне сатып алды да, ашыга-ашыга өенә атлады. Яшәгән йортына җитәрәк, аңа урам аша кемдер исеме белән дәште. Борылып караса, Фәнискә кулын болгый-болгый, ике еллап элек бергә эшләгән Фәһим басып тора.
    5902
    2
    119
  • 24 октябрь 2019 - 15:03
    ЙОЛДЫЗКАЙ ...Мал-туарга кышкылыкка печән әзерләп, утын әзерләп, бакча үстереп, җәй үткәне сизелми дә калды. Ярый, үсеп килүче ике уллары бар ярдәмгә. Әнә беренче кар да төшкәли җиргә... Рифаты, аллабирса, киләсе елга мәктәпне бетерә. Илфатның тагын ике ел укыйсы бар. Заманында гөрләп торган колхоз хуҗалыгы соңгы елларда таркалады.
    4128
    0
    55

Блоглар