"ЯЛКЫНЛЫ ҖӘЙ" МАРАФОНЫ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ (ФОТО)
Комфорт зонасыннан чыгу – интернетсыз бер көн үткәрү, йога һәм медитация белән шөгыльләнү киләчәккә хат язу – болар барысы да күптән түгел узган "Ялкынлы җәй" марафоны турында!
Менә күптән түгел генә без "Ялкынлы җәй" марафоны җиңүчеләрен – Вәлиева Камилә, Кәримуллина Гөлзидә, Шәрифуллин Рафил һәм Фарсыева Энҗене үзебезгә кунакка чакырып бүләкләдек. Һәм әлеге очрашуның матур мизгелләрен безнең фоторепортаждан карый аласыз. Тик аңа кадәр, марафончыларыбызның 10 көн дәвамында куйган иң кызыклы инстаграм постларын сезгә дә тәкъдим итәбез!
Җиңүчеләребезнең берсе Фарсыева Энҗедән менә шундый креатив:
Безнең абсолют җиңүчебез Камилә слайм ясарга өйрәтә:
Тагын бер җиңүчебез Гөлзидә Кәримова балачак фотосын кабатлый:
Марафончыбыз Рафил вайнер буларак үзенең тәүге адымнарын ясый:
Менә шундый марафон! Я сине дә кызыктыра алдыкмы? Кызыктырсак, безнең яңалыкларны үкзәтеп барырга онытма, һәм конкурс-марафоннарыбызда үзеңне сына! Ә хәзер, рәхим итеп, безнең очрашу фотоларын карап бак
Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев