Логотип Идель
Иҗат

КАРА КАЗ

(Әгерҗе ягында ишеткәннәр буенча)

Зәбир үләргә әзерләнеп бетте. Ул үзенең үлем чире белән авырганын белә. Аның янына хастаханәгә килеп йөрүчеләр бу хакта белмиләр. Беләләр, әлбәттә. Белмәмешкә салышалар гына. Юаткан булалар, хәленә кереп, сабыр гына сөйләшеп, гапләшеп утыралар. Терелеп чыкканнан соң бергә эшлисе эшләрне бүлешәләр...

Хатыны Гөлсирә гел елый. Үзе һаман: “Тереләсең, тереләсең”, — ди. Үзе елый. Терелә торган булгач, нигә елый ул?! Елап утыргач, терелми дә терелми инде. Әлегә бу чирдән дару юк, нигә алданып булашырга?

Шуңа күрә Зәбир тыныч. Әлбәттә, иртәрәк китә. Илле яшь — яшьмени ул?! Ләкин... нишлисең, тәкъдире шулдыр.

Карале, нинди җайлы бу тәкъдир дигәннәре. Үләсең, җаныңны тәслим кыласың, ә борчылмыйсың. Чөнки борчылырга урын юк. Бөтенесе әнә шул тәкъдир тарафыннан алдан билгеләнеп куелган. Тууың да, яшәвең дә, үлемең дә аның карамагында. Йөрәгеңә авырлык алып, борчылып ятарга да кирәк түгел.

Үлү? Нинди үлү? Мөселманнарда үлү юк бит ул, “күчү” генә бар. Фани дөньядан бакый дөньяга күчү бар. Шул гына... Ә алдагысын, дөресрәге, андагысын Алла белә. Монысын инде тәкъдир үзе дә белми.

Кеше үләр алдыннан бала чагына кайтып килә, диләр. Дөрес икән. Зәбир дә кайтты бала чагына. Хатирәләр өермәсе булып, якты, самими, әмма үтә дә сәер балачак күренешләре буйлап кайтты.

Аның бөтен бала чагы, яшьлеге казлар белән, казлар карап үткән икән. Туганда ук кеше теленә шул казлар аша кергән ул. Әнкәсе: “Каз алып килде балакаемны, елкылдап торган кара каз... Шуңа да төнлә туды...” — дип сөйләнгән. Көлеп-елмаеп, әлбәттә. Әйе-әйе, судан да тартып чыгармаганнар, кәбестәдән дә тапмаганнар Зәбирне, аны торна-мазар да китермәгән. Каз китергән!

Ник дигәндә, казлары гел уңа иде аларның. Ел саен егермеләп яшел йомгак капка астыннан урамга тәгәрәп килеп чыга да бөтен урамның исен-акылын ала иде. Араларында берәр карасы була. Ана казга да шул каралар арасыннан калдыралар. “Каралары — көчлерәк, сихердән, яманнан да өстенрәк”, — ди иде күршедәге Мәйсәрә апа. Ул белә. Ул им-том белән шөгыльләнә. Шулайдыр. Әнә бит елма-ел казлары гөрләп үрчи, елма-ел каз өмәсенә бөтен авыл җыела. Ниндидер сер, тылсым, хәтта сихер тартып китерә авыл халкын шушы нигезгә. Зәбирләр нәселе кешеләрен кайчакта “казлар” яисә “кара казлар” дип кенә җибәрәләр. Зәбирләр үпкәләмиләр, чөнки дөресе шул. Нигә яшерергә — авылдашлары бераз гына шикләнәләр, хәтта шүрлиләр дә. Шулай да, хөсетлеккә бирелеп, дошманлашып йөрмиләр, каз өмәсе хакында хәбәр җибәрүгә, сабантуй кебек, җыелышып килеп тә җитәләр.

Чынлап та серле иде бу кара казлар. Аларны кем каян алып кайткандыр — беркем дә белми. Гомер бакый шушы нигездә яшәгәннәр бугай. Күрше картлары сөйләнгәләп алалар иде.Имеш, Зәбирнең кайсыдыр бабасы туганда, күктә очып барган кыр казлары төркеменнән аерылып, очып килеп төшкән бер каз.Зәбир төгәл генә әйтә алмый: кыр казлары арасында кара казлар да була микәнни? Тагын шунысы гаҗәп: бу кара казлар бүтән йорт- җирдә уңмыйлар, үрчемиләр. Күкәен дә, казын да әллә күпме биреп карадылар. Юк, тормыйлар. Ә Зәбирә тилгәннән саклап йөргән бәпкәләр арасында һәрчак бер-ике кара бәпкә була да тора. Алар бүтәннәренә караганда эрерәк, терерәк тә күренәләр әле, менә бит нидә хикмәт! Бервакыт хәтта, Зәбирне яклап, бозау кадәр эткә ябыштылар болар. Чак качып котылды теге мәлгунь. Гаҗәп: кара каз йөргән өергә этләр дә бик якын килмиләр, хәтта тилгәннәр дә бик төшәбез дип тормыйлар... Бардыр, берәр хикмәте бардыр шул бу кара казларның...

Зәбир белән Гөлсирәнең танышып, кавышып китүләре дә шушы кара казлар аркасында булды.

Ул кичне Зәбиргә бик ямансу иде.Капка төпләрендәге утыргычта күккә карап, йолдыз санап, җир кайгысы белән түгел, күк гаме белән утырган чагы иде. Бер тавыш-тын юк. Койма буендагы чирәмдә бер-берсенә сыенышып оеган казларның, нәрсәдәндер сискәнеп, каңгылдашып алуы гына җир тормышына бер ишарә кебек. Кинәт дөм караңгы урам уртасында шау-шу купты. “Ай! Ай-ай-ай!” — дигән хатын-кыз тавышына ничек сикереп торганын сизми дә калды Зәбир. Баксаң, якында гына бер кызый, чыелдап кычкыра-кычкыра, җиргә тибенеп тора... Кем бу? Нигә тик торганнан җирне түпәли соң бу Хода бәндәсе? Тилермәгәндер бит?

— Ай-ай-ай... Ай!

— Һайт! — Зәбир үзенең ничек кычкырып җибәрүен сизми дә калды.

Кыз исә һаман тибенде, һаман кычкырды.

Зәбир тагын бер тапкыр “һайт”лагач кына борылып карады ул, аннары бу якка чабып килә башлады.

— Коткарыгыз! Җен! Җен анда... — дип бертуктаусыз чәбәләнеп кычкыра үзе.

Зәбир аңа каршы китте. Шунда гына ул кайдадыр, җәһәннәм тишегеннән чыккан кебек кенә, казлар каңгылдашуын ишетеп калды. Чынлап та, әллә җеннәр шулай шаярамы? Алай дисәң, якында бер җен әсәре дә, ягъни мәсәлән, җан әсәре дә күренми...

Ул арада кызый йөгереп килеп җитте дә, шул килгән уңайга ыспай гына ыргып, мәһабәт гәүдәле Зәбирнең кочагына менеп тә кунаклады.

— Җен... Җен... Җеннәр анда...

Бу хәлдән тәмам аптырашта калган егет, ни дә булса ачыкларга теләп, Гөлсирәне күтәргән килеш, җеннәр булырга тиеш урынга төбәп китте. Барса, анда аларның кара казлары үрә катып басып торалар! Күзләре генә, ике пар куз бөртеге кебек, караңгы төн пәрдәсендә әле бер якка, әле икенче якка шуышып йөриләр... Клубтан кайтып килүче Гөлсирә шушы казларны җеннәр белән буташтырган икән...

Шул очрашудан алар аерылышмадылар, гел бергә, гел янәшә булдылар.

Менә хәзер дә, ире якты дөнья белән саубуллашып яткан минутларда да, Гөлсирә Зәбир яныннан бер адым да китми, җан-йөрәгендәге соңгы тамырларны өзгәли-өзгәли булса да, иренә тормыш, яшәү, озын гомер юрый...

— Хатын... Кил әле якынрак... Тыңла соңгы сүземне...

— И-и, Зәбир... Әйтмәле шулай дип, ничек соңгы булсын ди... Әле яшибез...

— Кил... Тыңла...

— Әйттең бит инде, Зәбир. Өй хакында да, балалар хакында да...

— Гөлсирә, соңгы сүзем шул — теге кара казны суймагыз, яме...

 

* * *

Кая ул сую! Зәбир үлгән көнне үзе юкка чыкты ана кара каз. Кеше-кара күзенә дә чалынмаган хәтта, кая киткәнен беркем дә белми. Зәбирнең “өчесен” үткәргәндә кайтып керде. Аннары тагын каядыр китеп югалды. “Җидесе”ндә кайтып, көне буе өй тирәсендә булды. Янәдән югалды. Нәкъ “кырыгы” дигәндә, ачык капкадан тагын тәпиләп кайтып керде. Тузанга, балчыкка батып беткән, канатлары як-якка асылынган, йоннары тузган.

“Болай китеп йөри башлагач... Югалып-нитеп куймагае...” — дип, Гөлсирә кара ана казын суярга булды.

Урамга көз кергән иде инде. Каз өмәләренә әле ерак. Шулай да, кара казга ияртеп, Гөлсирә тагын берничә казны суйдырды, тыйнак кына өмә ясап, халык җыйды, аш уздырды. Зәбирне искә алып, дога укырга да онытмадылар.

Шулвакыт өйдәге халыкның игътибарын тыштагы ата каз тавышы җәлеп итте. Дәррәү тәрәзәгә ябырылдылар. Ә анда... Гомердә булмаганча, ата каз лапас өстендәге киртәгә менеп баскан да үз телендә ниндидер җыр җырлый. Бик моңлы иде бу җыр, үзәкләргә үтәрлек моңлы иде. Каз тавышына да охшамаган, җан тавышына охшаган иде бу җыр.

Казның ачыргаланып кычкыруы мәҗлестәгеләрнең күңеленә дә авыр тәэсир итте, ахры, кунаклар, тиз-тиз генә сабуллашып, китәргә җыена башладылар.

Өйдә ялгызы калган Гөлсирә Зәбир хакында уйлады. “Нишләп кенә ятадыр инде, мәрхүмкәем? Үз урынына барып җитә алды микән? Безне уйлыймы? Әллә аның җан тавышы шушы каз кычкыруы булып ишетеләме? И Ходаем, хәерлегә генә булсын иде инде...”

Ә лапас кыегына кунаклаган ата каз кычкырды да кычкырды. Кемнедер сагынып чакырды, кем беләндер сатулашты, әрепләште... Күршедәге Мәйсәрә апа да, җан өшетеп:

— Теге дөньядан хәбәр бу, күңелсез хәбәр, — дип торган була бит әле...

Икенче көнне дә шул ук хәл кабатланды, өченче көнне дә...

Ата каз ашаудан калды, тамак гаменнән генә түгел, дөнья гаменнән ваз кичте. Аның үзәк өзгеч тавышы бөтен тирә-якны аякка бастырды, йөзләрен чытып, кашларын җимереп, берәм-берәм күршеләр керә башлады. Күрше йортлардагы суемга ябылган казлар да, кинәт ашаудан калып, тәмам ябыгып, бетәшеп беткәннәр имеш...

Җиденче көнгә чыккач, Гөлсирәнең ата казы шул лапас өстендә үк ятып җан бирде. Тирә-юнь җанга тия торган шомлы тынлыкка күмелде. Бер атна эчендә Гөлсирә ана казсыз да, ата казсыз да калды. Бу гына нәрсә, аның өенә “каз афәте” керде. Казлары уңмас, үрчемәс булды. Бәпкәдән калдырылган кара каз язын бер күкәй дә салмады. Аннары көзнең бер кояшлы көнендә авыл өстеннән очып баручы кыргый казлар төркеменә ияреп, бөтенләй очып китте. Кайчандыр казлар тавышыннан шаулап-гөрләп торган йортны үлем тынлыгы басты...

15 май, 2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе, БИК кызганыч , дорес эшлэмэгэннэр кара казны суеп, бииик кызганыч