Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ автор яңалыклары
-
ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР
— Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем. -
БАБАЙ ЯНЫНДА
Бабасы аны капка төбендә, күкрәгенә җитә язган озын таягына таянып каршы алды. Саматның киләсен каян белгән диген! Кадерле кунакларны каршы алганда кия торган киемен кигән - иске генә пинжәгенең түшенә, гадәттәгечә, ике сугышчан бүләген тагып ачыккан. Самат аларны кечкенәдән белә - “Батырлык өчен медале” белән “Дан ордены”. -
СЫНАУ – СЫНАЛУ УЛ...
Хәбибрахман карт шәһәргә килеп кергәндә коеп яңгыр ява иде. Автобустан төшкәч, вокзал янындагы ышыкка кереп, бер аулак эскәмиягә барып чүгәләде ул. Яңгырдан курыкканнан түгел, авыл кешесенең ярты гомере яңгыр, кар астында йөреп үтә; шәһәрдә укып, төпләнеп калган малайлары килеп җиткәнче, бераз уйланып алырга, авылдан чыкканда таркалыбрак киткән күңелен тәртипкә саласы бар иде. -
ӘБИЕМ ХИКӘЯСЕ
Сугыш башлануга, авылыбызга читтән бер гаилә кайтып төште. Гаилә башлыгы – сугышка ярамаган Чулак Сафый дигән бер Украина татары. Хатыны исә холкы беләнме, безнеңчә аңламагангамы, аз сүзле, салмак кына йөрүчән украинка иде. Үзләре белән берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала иярткәннәр. -
ТӨНГЕ КОШ
Чулпан, гомердә булмаганча, йоклый алмый ятты. Күңелен нәрсәдер борчып, бимазалап тора иде аның. Бөтенесе дә тәртиптә, югыйсә. -
ЧУАР КОЛАК
Нигә мин боларны тәфсилләп, тәмләп сөйлим соң әле? Сөйлисем килмәгәнгә шулай сузам. Чөнки... Сөйләячәк вакыйгам ул вакытта минем яшь күңелемдә шактый авыр тәэсирләр калдырган иде. -
ЯСИМӘ ЯТИМӘ ТҮГЕЛ
Ясимә ял көннәрен көтеп ала. Балалар йортында паркка яисә зоопаркка, циркка бара торган көн ул. Юк ла, парк, цирк өчен генә дә түгел. Алары да ошый Ясимәгә, атна буе беркая чыкмыйча, балалар йортында яту ялыктырадыр шул. Яшәгән бүлмәләре җылы, якты анысы, уйнасаң уены, ашасаң ашы җитәрлек. Тәрбиячеләр әйбәт, бигрәк тә Гайшә апалары алар өчен үлеп тора. -
1нче ИЮНЬ
Нияз һәр елда бу көнне сагаеп, шомланып көтеп ала. 1 нче июнь – аның туган көне. Юк, төгәл генә әйтә алмый ул үзенең якты дөньяга килгән көнен. Ятимнәр йортында туган көннәрнең исәбе бөтенләй башкача шул... Бу көнне ул үзе уйлап чыгарды. Балигъ булып, паспорт алганда, туган көне итеп яздырды... -
НИГЕЗ ЙОРТ
Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде... -
МИНА
Әбүзәрнең аяк астында нидер черт итеп куйды. Урман сукмагыннан ашыгып барган җиреннән ул капыл туктап калды. Берничә ел солдат хезмәтендә йөргән кешеләрдә генә була торган эчке бер тоем белән ниндидер хәтәр хәлгә тап булуын тойды. Зиһене белән бу хәлне ничек кенә кабул итәргә теләмәсә дә, күңеле белән тиз төшенде: ул минага басты!.. -
СОҢГЫ АУ (икенче өлеш)
Мөсәллим карт урманга җитеп килә иде инде. Ләкин барган саен адымын тизләтергә тырышса да, юл һаман кыскармады. Яшь чагында бер-ике атлауда килеп җитә торган урман авызы әйтерсең лә, ниндидер бәла буласын сизенгәндәй, куенына эскертләрен җыеп яткан кыр артынарак чигенә иде. Шул кыр уртасындагы ялгыз ка- рагайга җиткәч, Мөсәллим карт тәмам хәле беткәнлеген, башка бер адым да атлый алмаячагын аңлады. Агач төбендәге куе чирәмлеккә авып, чалкан тәгәрәде. Күк һаман төссез һәм җансыз иде. Карагайның сирәк-мирәк яфраклары арасыннан ник бер сыңар болыт кисәге агып чыксын! -
СОҢГЫ АУ
Бүген Мөсәллим картка сиксән ике яшь тулды. Чынлыкта сиксән яшьлек ул. Соңгы ике елын өйдән чыкмыйча, түшәк иясе булып, үлемнең күзенә карап яшәде. Ике ел буе беркем белән сөйләшмәде, аралашмады. Аның бөтен дөньясы, күңеле, уе тәрәзә яңагына кыстырылган күн тышлы догалык дәфтәре, аннары... ишек башында эленеп торган ау мылтыгы белән бәйле иде... -
ТАМГА
Данияр белән Алсу, дәү әтиләренең кырыгын үткәрүгә, аның кием-салымнарын җыештыра башладылар. Мәрхүмнең орден-медальләр сырып алган костюмына кагылмадылар. Анысы фронтовик картның истәлеге булып торачак. Ә менә башка кием-салымны кая куярга белмичә, аптырабрак калдылар. Күрше-күләнгә кертсәң – көләчәкләр генә, хәзер бит мохтаҗлык заманы түгел, ни киясең килсә – кибетендә шул бар... -
ЙОРТ ИЯСЕ (ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ)
– Рух... Ай Аллам, тагын нинди сынаулар җибәрдең икән инде бу корып-кибеп яткан авылга? – Карчык, күккә карап, кулларын баш очына күтәреп, үзе генә белгән телдә нидер мыгырданып алды да тагын Илүсәгә эндәште: – Карале монда, кызым, менә минем күзләремә кара, тутырып кара. Ялгыштырмасалар гына ярар иде... -
АРТИСТ
Спектакль башланырга ун-унбиш минутлап вакыт калды. «Беренче театр»да Хәбибрахманны уйнаучы Илгәрәй юк та юк. Алай соңга калмый торган иде... Инде нишләргә, кая барырга белмичә торганда, күктән төшкән кебек кенә пәйда булды Илгәрәй. Баш кагып кына исәнләште дә, туктап та тормыйча, үзенең киенү-ясану бүлмәсенә кереп китте...