Логотип Идель
Иҗат

1нче ИЮНЬ

(Новелла)

Нияз һәр елда бу көнне сагаеп, шомланып көтеп ала. 1 нче июнь – аның туган көне. Юк, төгәл генә әйтә алмый ул үзенең якты дөньяга килгән көнен. Ятимнәр йортында туган көннәрнең исәбе бөтенләй башкача шул... Бу көнне ул үзе уйлап чыгарды. Балигъ булып, паспорт алганда, туган көне итеп яздырды...

Әйе, 23 еллык гомере буе сыналган фал: һәр елның 1 нче июнендә аның тормышында сәер, гаҗәеп хәлләр башлана да инде.

Әле бала чагында ук шушы көндә, каршына бер карт чыгып, түшенә догалы бөти тагып киткән иде. Башыннан сыйпап: “Син - мөселман әһеленнән, татар малае, динеңне, телеңне онытма”, - дигән иде.

Нияз картның әйткәннәрен шундук үзенең кеп-кечкенә йөрәгенә алды, ятимлектән гаҗиз күңеле аша үткәрде. Тормышында нинди генә хәлгә юлыкса да, дога иясе булуын, татарлыгын исеннән чыгармады: татар малайлары янындарак йөрде, татарча әйбәт кенә сөйләшергә дә өйрәнде. Түшендәге бөтилек-дога һәрвакыт аның белән булды. Шул бөтине тартып алырга теләгән малайлар белән кара канга батканчы сугышканын да хәтерли әле ул...

Бердән-бер көнне – үсмер чагының 1 нче июнь көнендә - кайчандыр түшендәге изге бөтигә каныккан малайлар, муенына таш бәйләп, аны якындагы сазлык күленә салырга уйладылар. Шул тирәдә хәер эстәп, ризык эзләп йөрүче дивана хатын булмаса, кем белә, аның ятим гомере шунда төгәлләнгән дә булыр иде. Кеше мәрхәмәте белән көн күрүче бу хатын судан сөйрәп чыгарганда Нияз ни тере, ни үле иде... Ләкин алышыныбрак йөрүче бу сәер хатынның күзләрен яхшы хәтерләп калды ул: ничектер, үз, якын, кадерле иде бу карашлар. Шомланып, куркынып кына түгел, яратып, сөеп карый иде алар малайга...

Нияз, ни өчен икәнен үзе дә белмичә, соңыннан ул үксез хатынны эзләп тә карады, әмма таба алмады. Теге юньсез малайлар мескенкәйне кыйнап, имгәтеп ташлаганнар, шуның өчен хөкем ителеп, төрмәгә ябылганнар имеш, дигән хәбәр генә килеп иреште.

Ниязның яшьлек таңы армиядә атты. Нәкъ шул көнне – 1 нче июньдә - ул тагын бер мәртәбә язмыш сынавына дучар булды. Хәрби өйрәнүләр вакытында аның парашюты ачылмады. Артыннан ук сикергән дусты Хәбир булмаса, ул җиргә таштай кадалып төшкән булыр иде. Әнә шул дусты, бу бәлане күреп, Ниязның артыннан куып җитә дә кысып кочаклап ала, шуннан соң гына парашютының боҗрасын тарта... Бер кешелек авырлыкка исәпләнгән парашют ике дусны һәлакәттән йолып калса да, имгәнүләрдән саклап бетерә алмый.

Икесен дә шул сәгатьтә самолет белән ерак шәһәрләргә озаталар. Бу аларның соңгы очрашулары, соңгы “кочаклашулар”ы була...

Ярты еллап госпитальләр түшәгендә аунаганнан соң гына аягына баса Нияз. Хәбир дусты хакында бердән-бер истәлек булып, табибларның: “Мантымас, ахры, бер исән сөяге дә юк”, - дигән сүзе генә колагында яңгырап кала. Терелеп аякка баскач, армия, бер кочак акча белән гариплек язуы тоттырып, Ниязны үзе тәрбияләнгән ятимнәр йортына кайтарып җибәрә. Аны иске бинада буш яткан бер бүлмәгә урнаштыралар. Шунда яши-яши ул тормышының кызыксыз, гомеренең мәгънәсез, язмышының мәрхәмәтсез булуын аңлый. Ул әле теше-тырнагы белән аракы шешәсенә ябыша, әле шикле төркемнәргә ияреп, кешелектән чыгып йөри, шулай итеп, бу чарасызлыктан котылырга тели.

Нәкъ ике ел элек, әлеге дә баягы 1 нче июнь көнендә, Нияз, дөньядан ваз кичеп, үз күңеле белән сатулашып, иске матрацлар түшәлгән тимер караватында ята иде.

- Син бит дөньяның ямен, яшәүнең рәтен белмисең, хәчтерүш!.. Бер дога да белмисең бит син, мәнсез!.. Аракы чөмереп, түшәк изеп, тәмам мүкләнеп, тутыгып бетәсең бит инде, юньсез тәре!..

Шулвакыт Ниязның хәтерендә армиягә кадәрге хатирәләр калкынып куйды. Шушы иске бинаның чарлак почмагында аның догалык бөтие ятарга тиеш ласа! Теге вакытта малайлар каныга башлагач, бер килеп алырмын әле дип, бураның иң өске ниргәсенә кыстырып куйган иде...

Чарлактан догалык табып төшкән көнне үк Нияз үз-үзенә ант бирде: ничек тә бирешмәскә, ничек тә яшәргә! Ул армиядән калган акчасына бер иске генә машина сатып алды да, бер такси фирмасына ялланып, шәһәр буйлап кеше ташый башлады...

Менә бүген дә ул күңеленә хуш килеп өлгергән эшенә тотынды: иске такталардан корылган гаражына кереп, машинасын кабызды, аны әйләнеп, җентекләп карап чыкты, болай да ялт итеп торган тәрәзә-фараларын, көзгеләрен сөртештерде, капотын ачып, тигез генә гөрелдәп утырган мотор тавышын тыңлап торды... Аннары салон эченә кереп, маңгаен руль йөзлегенә куйды, күзләрен йомды...

1 нче июнь... Быел нәрсә бирер аңа бу көн? Тагын ни булып, кем булып килер? Афәт булыпмы, әллә... мәхәббәт булыпмы? Их, бер чибәр кыз очрасын иде дә Ниязның күзләренә тутырып карап әйтсен иде: “Мин синең теткәләнеп кабат җыелган тәнеңә, япь-яшь килеш җөйгә, җыерчыкка чорналган йөзеңә карамам, мин синең матур, якты күңелеңә, мәхәббәтле йөрәгеңә карармын... Без бик бәхетле булырбыз...” – дисен иде. Их!.. Булмастыр шул... Булса да, начары булыр... Былтыргы кебек... Нәрсә булды соң әле былтыр?

Узган елның 1 нче июнендә Нияз машинасы белән һәлакәткә очрый язды. Инде эшен төгәлләп, гаражына кайтып җитәм дигәндә генә, аның каршына ниндидер бала заты килеп чыкмасынмы!.. Кем бу? Мондый караңгы төндә шәһәр читендә япа-ялгызы нишләп йөри ул? Ятимнәр йортындагы бар бала да җәйге лагерьларга таралган бит...

Хәтәр сызгыртып, кычкыртып килеп туктагач та бераз вакыт исен җыя алмый торды Нияз. Ишеген ачып урамга чыгарлык хәл кергәч кенә теге малайны эзләп китте. Аккан су кебек салмак кына ятимнәр йорты капкасыннан кереп баручы кара шәүләдән башка беркем дә күренмәде...

Шулвакыт зиһенендә Ниязның күңелен өшетерлек уй яктырып китте: “Әллә?.. Әллә аның ятим бала чагы йөреп ятамы бу шаукымлы көндә?..”

Тукта, нигә болай күңелсезләнеп утыра соң әле ул? Яшәүдән курыккан кебек була ласа бу! Киләчәктән, язмыштан курыккан кебек... Ул бит белә: “Тормыш катлаулы булса да, язмыш барыбер мәрхәмәтле ул”. Ничек тә яшәргә кирәк, бәхетле булырга... Тешне кысып булса да бәхетле булырга...

Башка юл юк.

Нияз, машинасын салмак кына йөртеп, шәһәргә алып керә торган олы юлга чыкты. Ләкин ул үзәк урамнарга барып җитә алмады, каршысына үзеннән дә озынрак таяк таянган, җәйге челлә булуына карамастан, өстенә калын җилән кигән, әкиятләрдәге Хозыр-Ильясны хәтерләткән ак сакаллы карт чыкты... Олы юлның эченә үк кереп, ябык, сөялгә каткан кул-бармакларын тыйнак кына алга сузып, машина туктатырга торган бу картны баштарак танымады Нияз. Үз янына кереп урнашкан карттан:

- Кая барасыз? – дип сораган иде, Хозыр-Ильяс аңа шундук сорау белән җавап бирде:

- Мин биргән дога исәнме әле?

Нияз бу сораудан дертләп китте, бөтен гәүдәсе белән, хәтта машинасы белән калкынып куйгандай булды. Бар булган көченә тормозына басып, чат юл уртасында туктап калды...

- Си-и-ин? Се-е-ез? Теге вакыттагы бабаймыни?

- Әйе, шул...

Нияз шунда гына таныш чалымнарга игътибар итте. Шул ук ак сакал, кылган кебек озын чәч... Күзләре!.. Матур, мөлаем, әмма тонык, төссез күзләр!.. Йөзендә әллә кайсы заманнарда ук яралган тирән җыерчыклар ник кузгалып, кыймшанып куйсын! Ачылыр-ачылмас иреннәрендә баягы сорау:

- Догаларың исәнме?

Нияз кабалана-кабалана изүен капшарга кереште, күлмәк төймәләрен ычкындырып, күкрәк өстендә йөрткән күн бөтине тартып чыгарды... Карт исә догалыкка таба борылып та карамады. Әмма Ниязның ишарәсеннән бик тә разый иде.

Менә ул чыгарга җыена башлады. Ләкин шундук чыгып китмәде. Ишекне ачкач, алдагы юл өслегенә баккан килеш, ишетелер-ишетелмәс кенә әйтеп куйды:

- Язмыш – котылгысыз. Шуңа күрә аннан куркырга ярамый.

...Карттан соң Ниязны бер хатын туктатты.

Төс-кыяфәтенә караганда, язмыш аны аямаган. Йөзен күреп бетермәсә дә, шәлъяулык ышыгындагы күз карашларыннан төшкән моңсулыкны тоймый мөмкин түгел иде.

- Исәнме-саумы, улым?

- Исән генә әле.

- Аллага шөкер, диген.

- Аллага шөкер. Кая барасыз?

- Мин килеп җиттем инде, улым...

Нияз сискәнеп, хәтта шикләнеп куйды.

- Ничек инде, әле кузгалып та китмәдек бит...

- Мин үз эзләгәнемне таптым инде. Син... балалар йортындагы Нияз бит? Шулаймы?

- Әйе... Нияз... – Нияз, тагын бер көтелмәгән вакыйгага очравын тоеп, урындыгына ныграк сеңде. Әмма, карт белән булган хәлләрдән соң ул әллә нинди галәмәтләргә дә әзер иде...

- Мин... теге вакытта сине судан тартып алган идем...

- Сез... теге дивана хатынмы? – Нияз үз авызыннан юньсез сүз ычкынганын сизми дә калды. Ләкин соң иде инде.

Хатын зирәк акыллы булып чыкты. Ул хәтта Ниязның әйткәннәрен җөпләп үк куйды:

- Дивана идем шул. Хәзер терелдем инде. Барысы да исемә төште. Бала китергәннән соң иләсләнеп калган идем бит мин... Шуннан соң сине миннән аердылар...

- Мине?..

- Әйе, сине. Син бит минем улым. Ә мин – синең анаң... Рәшидә исемле булам мин... Теге хәерсез малайлар өере башымны төйгәндә барысы да исемә төште. Әмма мин ул вакытта сиңа бу хакта әйтергә курыктым. Кичермәссең дип уйладым. Хәзер дә кичермәсеңне беләм... Шуңа күрә дә китәм... Ләкин әйтеп китәм: синең газиз анаң исән. Ул бар. Ул яши. Аның изге теләге, догасы сине афәтләрдән саклаячак, аның язмышы синең язмышыңны үзенә сыендырачак...

Ишеткән-күргәннәреннән Нияз телсез, аңсыз калды. Хатын артыннан ябылып калган ишек тавышы да аны тиз генә ис-акылына китерә алмады...

Ничек инде - әнисе? Әнисе исәнмени аның? Димәк... ул ятим түгел? Түгел! Түгел... Түге-е-ел...

Нияз җәһәт кенә машинасыннан төшеп, ары чапты, бире чапты, әмма әле генә аның янында булып киткән хатынны... әнисен таба алмады. Чарасызлыктан, машинасына кереп утырды да газга басты...

Әмма бу юлы да ерак китә алмады. Машинасын үз иркенә куеп кына өлгергән иде, урам аша чыгып килүче хәрби кешенең өстенә барып менә язды... Нияз, машинасын сүндереп, гафу үтенер өчен тышка чыкты һәм теге кеше белән йөзгә-йөз очрашты.

- Нияз? Син?..

- Син? Хәбир?..

- Әйе, мин... Братан!

- Братан!

Алар озаклап күрештеләр, бер-берсеннән аерыла алмыйча, кочаклашып тордылар.

- Син исәнмени?

- Ә син?

- Хәбир...

- Нияз...

- Син хәзер кайда?

- Мин... армиядә. Терелеп чыккач та хәрби училищега кердем. Хәзер десантниклар әзерлим... Менә сезнең шәһәргә яңа набор алырга килдем...

- Синең хәлеңне бик авыр дигәннәр иде...

- Булды инде хәлләр... Сынмаган җир калмаган иде, йөрәк белән бәгырь исән булгач, яшь сөяк тиз ялгана икән ул... Ә син соң? Сине дә кеше булмас диделәр ич...

- Кабат җыеп ябыштырдылар... Барыбер аякка бастырдылар. Хәзер менә таксист булып эшлим...

- Таксист? Ә армия?

- Син дә училищега барырга булган идең бит...

- Хәбир! Ни сөйлисең син?! Әле менә бу машинаны йөртү өчен дә праваны сөйләшеп кенә алдым. Төннәр буе сызланып, йоклый алмый чыгам... Кай җирем авыртканын да белмим... Җаным, бәгырем нервылардан төйнәлгән кебек минем, Хәбир... Братан...

Саубуллашып аерылышкач кына Ниязга барып җитте: ул бит Хәбирдән адресын сорап калмаган! Ис-акылына килеп, кабат урамга бакканда, хезмәттәш дусты юк иде инде...

Үзен-үзе белештермичә, Нияз руленә сугып куйды. Һәм шулай рульне кыйный-кыйный уянып китте... Баксаң, ул бу хәлләрнең барысын да төшендә күреп ята икән!.. Башын рульгә куеп кына торган иде, югыйсә... Шул арада язмышка тиң гомер кичерелгән...

Юк, болай ярамый. Кузгалырга кирәк, тизрәк китәргә! Акылдан язганчы, уйлардан шашканчы китәргә! Бу хәтәр көн хакында онытырга, онытырга!

Үзен бимазалап интектергән төш-хатирәләрдән айнырга теләгәндәй, Нияз башын чайкап куйды да күптән инде гөрелдәп эшләп утырган машинасын урамга алып чыгып китте...

Ләкин 1 нче июнь көне башланып кына килә иде шул...

Ятимнәр йортын узып, берничә тыкрык үтүгә, Ниязның машинасын, ябык кулларын юл өстенә сузып, әле генә төшенә кереп, изге догалар хакында сорашкан сәер, әмма бик тә таныш карт каршы алды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев