Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ автор яңалыклары
-
КҮҢЕЛ КҮЗЕҢ КҮРӘМЕ?
Мин автобуста тик кенә бара алмыйм. Менә бу юлы да, иске генә «пазик»ка килеп керүгә, алгы рәтләрнең берсендә утыручы төксе генә чырайлы бер кыз янына чүктем дә шундук сорап куйдым: – Берәр кая барасызмы әллә? Беләм, мәгънәсез сорау. Кая булса да бара бит инде ул; кеше кай- да йөрмәс, ризыгы булса, җир читенә дә барып чыга адәм баласы... -
ҮЧ ХӘТЕРЕ
Мансур быел мунчасын яңартырга булды. Ун ел аз вакыт түгел. Әнә — мунча бурасының аскы ниргәләре тәмам череп, көпшәкләнеп беткән. Түбәсеннән дә үтә. Миче бозылган, идәне тузган, ләүкәсе кыйшайган... -
ГӨЛЛӘР ДӘ ЕЛЫЙ
Мин ул әбекәйне күптәннән беләм. Безнең ишегалдында мин белә-белгәннән бирле яши ул. Аның белән беркем дә аралашмый. Моның бик мөһим сәбәбе бар. Ул һәр көнне урамга бер гөл күтәреп чыга. Подъезд ишегендә ялтыравыклы чәй кәгазенә төрелгән гөл савыты күренү белән, ишегалдында булган кешеләр бер-берләренә карашып алалар, аннары, кем — кибеткә, кем — үз өенә, кем кая таралыша башлый. Хәтта такталар белән бүлеп алынган комлыкта уйнап утыручы бала-чага да бермәлгә тынып калгандай була. Бөтен ишегалдын сәер тынлык биләп ала. Ниндидер шомлы тынлык… -
СУКЫР ЯЗМЫШ
Электричкада кеше күп түгел. Көпә-көндез ник бушка куалардыр бу кадәр тимер өемен?! Әллә шул кеше юклыккамы – тавыш-тынсыз гына, шыңшып кына йөри ул бүген. -
ЙОЛДЫЗ
Үлем чигенә килеп баскач, әлләни китәсе дә килеп тормый икән шул... Ул бит күршедәге кибеткә кереп чыгу гына түгел...Әнә бит нинди дөнья кала... Үзенең бетмәс-төкәнмәс утлары белән шул ук күкне хәтерләтүче олы бөтен шәһәр кала!.. Әйбәтме, начармы – кешеләр кала... Тегендә нинди икән соң алар? Шундый ук шәфкатьсез, астыртын һәм вәгъдәсезме? Әллә барысы да, илаһи-изге фәрештәләр сыман, изге затлар гына микән? -
КАРА КАЗ
Зәбир үләргә әзерләнеп бетте. Ул үзенең үлем чире белән авырганын белә. Аның янына хастаханәгә килеп йөрүчеләр бу хакта белмиләр. Беләләр, әлбәттә. Белмәмешкә салышалар гына. Юаткан булалар, хәленә кереп, сабыр гына сөйләшеп, гапләшеп утыралар. Терелеп чыкканнан соң бергә эшлисе эшләрне бүлешәләр... -
ТУЙ КОТЛАВЫ
- Укыгыз әле берәр шигырегезне... Мәхәббәт хакында булсын. Кайнар сөю хакында... - Мин кайнар мәхәббәт хакында язмыйм шул. Мин күбрәк сагышлы, моңсу хис-тойгылар белән язам... Алай ук моңлы-зарлы булуын теләмәсәм дә, гел сагышлы чыга минем әсәрләр... Күңел халәтем шундый минем... -
ӘНИЗӘР (ХИКӘЯ)
Алар газета-журнал нәшриятында очраштылар. Әнизәр, бер кочак кәгазь күтәреп лифттан чыгып килгәндә, колагына телефонын “ябыштырган” берәү белән бәрелеште. -
МИНЕМ ЯНГА АТЛАР КИЛДЕ...
Бүген таң белән Салпар авылында берсеннән-берсе шомлырак ике хәбәр таралды. Буран котырган бу төндә, ферма стеналарын җимереп, колхозның иң хәлле биш атын урлап киткәннәр. Халидә белән Зәкәриянең кече уллары уеннан кермәгән. Урам очында яшәүче Матур апасында да кунмаган, күршедәге дус малае Рөстәмдә дә табылмаган...