КУЛЫҢ ТӘТИМЕ?
Индеецлар аларга сокланган. Французлар аларны дефектлы, хәтта ки авыру итеп күргәннәр. Ә менә борынгы русьта аларны суд залында күрсәтмә бирү хокукын алганнар.
Венгрлар исә андыйларны, гомумән, җен-пәригә тиңләгән... Башыгызда «Кемнәр соң АЛАР???» дигән сорау туарга өлгердеме инде? Җавап бирәм: сүзем сулагайлар турында.
КАЙСЫ КҮЗЕҢ КЫСЫЛА?
Һәр мәктәпнең һәр сыйныфында диярлек бер генә булса да сулагай бардыр. Статистика буенча якынча һәр җиденче кеше – сулагай. Ләкин чып-чын сулагайлык ул әле ручкаңны сул кулыңа тотып язу яки кашыгыңны тәти түгел кулыңа алып ашау гына түгел икән. Мисал өчен, йөгергәндә кайсы аягың терәк, кайсысы старт алучы икәнен чамалыйсыңмы? Яки мишеньгә төзәгәндә кайсы күзең кысылганына игътибар биргәнең бармы? Һәр очракта да сул күзең, сул колагың, кулың һәм дә аягың беренчел булуын сизсәң, димәк, син – 100% сулагай. Сулагайлык нәселдән күчәргә яки җитди имгәнү нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин, ди галимнәр. Ләкин сулагайлык патология – тайпылыш түгел!
АКЧАНЫ КҮБРӘК ЭШЛИЛӘР
Ну, сулагай, шуннан ни? Нинди аермалыклары бар инде, дисеңме? Ә менә нәрсә: сулагайларның баш миләрендәге уң ярымшары активрак эшли. Андый кешеләрнең образлы фикерләве, тирәлектәге вакыйгаларны эмоциональ кабул итүе, мәгълүматны эшкәртүе бермә-бер көчлерәк.
Гадәттә, «чын» сулагайлар бер урында тик кенә тора алмый. Алар гел хәрәкәттә: мәктәптәге 45 минутлык дәресләрнең беткәнен күбесе көчкә түзеп җиткерә икән. Үзләре өстеннән контрольлек иткәнне бер дә яратмыйлар. Фантазияләре бай. Һәм, димәк, кемнедер кәкре каенга терәтү сулагайларга берни дә тормый. Аларга иҗадилык, һәр эштә индивидуальлек, алдан күрә белү хас. Тагын әле сулагайлардан бик яхшы спортчылар, боксерлар, гольф белән фехтование осталары чыга икән. Актерлар, музыкантлар, рәссамнар, сәясәтчеләр арасында да сулагайлар бихисап! Акча эшләү ягыннан да алар уңагай иптәшләренә караганда сәләтлерәк.
РӘХМӘТ СЕЗГӘ, КУЯНКАЙЛАРЫМ!
Кызык өчен сулагайлар белән тәҗрибә үткәреп карадым әле. Сыйныфташларым, дус-туганнар арасыннан төп-төгәл 10 сулагай сайлап алдым. Һәр җиденче кеше сулагай, дисәләр дә, минем тирәдә шактый дефицит булып чыкты алар! Ходайның рәхмәте: үзләренең «тәҗрибә куян»ы икәнлекләрен белми дә калдылар.
Сулагайлар, чыннан да, тик тормыйлар. Күп сөйләшәләр – монысы бер җирдә дә диярлек телгә алынмаган. Артистлык сәләте, шуңа өстәп, матур итеп ялганлый белү «куяннар»ымның 70 процентына хас. Ун сулагаемның унысы да спорт сөюче булып чыкты: тугызы йөгерә, дүртесе – чаңгычы, икесе – көрәшче, ә боксерлары кайда йөридер – белмим. Музыкант сулагайны табып булмады, сәясәтчеләре дә юк. Әлегә... Ә өчесе менә дигән итеп рәсем ясый. Тагын шуңа игътибар иттем: сулагайларга төгәл фәннәр җиңел бирелә икән (гәрчә, киресенчә булырга тиеш кебек). Алар укуда, әллә ни күп көч куймыйча да, яхшы билгеләргә баралар.
БАРАМ ОБАМА «НӘСЕЛ»ЕННӘН
Хәзерге вакытта сулагайларның күпләп яшәү урыны – Америка Кушма Штатлары. Халыкның 30 проценты сулагай. Моның тарихи сәбәпләре дә бар икән. Әйтик, борынгы Римда уң кулын биреп күрешү ир-егетнең кылычсыз икәнен аңлаткан. Шул сәбәпле, сулагайларны еш кына киллер сыйфатында яллаганнар (кылычны сул кулда тотканга булып чыга инде). Европада сулагайларны яндырганнар (шуңа да биредә алар бик аз). Жанна Д'Аркның да коточкыч үлемгә дучар ителүенең меңнән бер сәбәбе – кызның сулагайлыгы. Бүген исә АКШ чын-чынлап сулагайлар иле: Барак Обамадан (аңа кадәр Рейган, Клинтон, Бушлар инде), Голливуд артистларының яртысыннан артыгын кертеп (Чарли Чаплин, Джим Керри, Анжелина Джоли, Бред Питт, Сильвестр Сталлоне, Николь Кидман һ.б.) һәм Билл Гейтс белән төгәлләп.
Штатларда танышларым булмау сәбәпле, Төркиядә укучы сулагай дустыма мөрәҗәгать итәргә булдым (сер итеп кенә әйтәм, теге 10 «куян»ның берсе – ул). Рәйхан сулагайларның Азия илләрендә дә күп булуын ассызыклады: даирәсендәге таныш-белешләренең саны шуны күрсәтә.
ГРИПП АЛАРГА «ГАШЫЙК»
Күп кенә өлкәләрдә супер-пупер булуларына карамастан, сулагайлар арасында пессимистлар бик күп икән. Шулай ук, сулагайларның күбесе аллергияләрдән, иммун системасының нык булмавыннан интегә, ди. Чыннан да, грипп бик ярата инде үзләрен. Азрак җил исеп китсә дә, егылып чирләргә торалар. Шунысы да кызганыч: бер генә армиядә дә сулагай солдатларны кайгыртмыйлар. Моны граната ату мисалында күреп була. Алкасын тартып алганда, солдат гранатаны, укытучылары өйрәткәнчә, уң кулында тота. Ыргытканда исә, һичшиксез, сул кулына күчерә. Шушы әрәм-шәрәм секундларның нинди нәтиҗә бирүен чамалыйсыздыр? Авылда, мисал өчен, элек-электән сулагай егетләр үзләренә ярашлы чалгы таба алмый тилмергән. Ләкин «баракобамалар» үзләре зарланучан түгел икән, дигән нәтиҗәгә килдем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев