Логотип Идель
Бу – тема!

“DO YOU SPEAK ENGLISH?”

Кеше ничә тел белә ала? Ватикан китапханәчесе кардинал Джузеппе Гаспар Меццофантиның – 114, Дания тел белгече Расмус Раекның – 230, алман лингвисты Шютцның – 270, язучы Лев Толстойның – 15кә якын тел белүе билгеле.

Телләр өйрәнү бүген дә популяр. Аеруча халыкара тел - инглиз телен. Дөньяда һәр бишенче кеше төрле дәрәҗәдә бу телдә сөйләшә ала. Әгәр шулар арасыннан кайсы да булса берсе көннәрнең берендә бик җитди итеп яки шаярып кына синнән “Do you speak english?” дип сораса, син ни диячәксең?

Махсус курсларга йөрү, үзлегеңнән өйрәнү, репетитор белән шөгылләнү, онлайн-дәресләргә язылу – тел өйрәнүнең ысуллары күптөрле. Ә без җиңелрәк булсын дип, сиңа инглиз телен өйрәнүчеләрдән/өйрәтүчеләрдән берничә киңәш ишеттерергә телибез.

Игорь СМИРНОВ, студент:

1. ҖЫРЛЫЙ-ҖЫРЛЫЙ ӨЙРӘН. “Ф-ф-фристайло, ракамакафо...?” Хәтерлисеңме шул җырны? Иске булса да, күпләр аны әле дә көйләп йөри. Тик шунысы кызык, күп кеше “ракамакафо”ның нәрсә икәнен белми. Инглиз телендә 3 сүзне (!) тәшкил итә ул: “rock the microphone”. Әгәр тыңлаган җырларыңның сүзләрен табып тәрҗемә итсәң, ике куянның койрыгын берьюлы тотачаксын: сүз байлыгың артачак, нәрсә турында җырлаганнарын да аңлый башлаячаксың.

2. ИНГЛИЗ ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮДӘ СТИКЕРЛАР ЯРДӘМ ИТӘ АЛА. Күз алдыңа китер: иртән торасың да, беренче эш итеп юынырга барасың. Көзгедән сиңа йокысы туймаган, чәчләре тузган, бер күзе ачылып бетмәгән зат карап тора. Әмма син аңа түгел, ә көзге почмагына ябыштырып куелган кәгазьгә игътибар итәсең. Анда “mirror” дип язылган. Ышан, мондый ысул ярдәмендә ике-өч көннән соң син көзгенең инглиз телендә ничек булганын истә калдырачаксың. Иренмичә, өеңдәге барлык әйберләргә шундый стикерлар ябыштырып чыга аласың: өстәл почмагына, телевизорга, суыткычка һ.б. Күп тә үтмәс, син белгән инглизчә сүзләр бермә-бер артыр. Әгәр гади шакмак кәгазьләр сиңа ямьсез тоелса, син аларны йолдыз, күбәләк яки берәр җәнлек формасында үзең кисә аласың.

3. СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРНЕ ЭШКӘ ҖИК. Инглиз телен өйрәнергә теләүчеләр мондый челтәрләрдән нинди файда алырга мөмкин соң? Барысы да гади. Беренчедән, үзеңнең сәхифәңне тулысынча инглиз теленә күчер. Алга таба, эзләү ярдәмендә Англиядән яки Америкадан берәр яшьтәшеңне тап. Тапкач, хаталардан курыкмыйча, аңа “Сәлам, әйдә танышабыз?” дип яз. Әлбәттә, инглиз телендә. Шулай итеп синең чит илдә дустың булачак һәм дә инглиз телең шомарачак. Иң мөһиме – курыкмаска. Ә ул, шикләнмим, һичшиксез ярдәм итәчәк.

Евгения ГАВРИЛОВА: “English Lifestyle” мәктәбе директоры:

1. МОТИВАЦИЯ! Чит телне өйрәнү миңа нәрсәгә кирәк? Үз-үзеңә шул сорауны бир. Җаваплар күп төрле булырга мөмкин: чит илдә уку, сәяхәт итү, яхшы эш табу (инглиз телен белү хезмәт базарында көндәшлекне 10 тапкырга арттыра), яраткан китабыңны оригиналын укырга теләү һ.б. Шушы җавапны һәрвакыт хәтереңдә яңартып тор. Ул сиңа үсәргә һәм камилләшергә дә булышачак әле.

2. ҖӨМЛӘЛӘР ӨЙРӘН! Һәр яңа тел – ул бик күп яңа сүзләр, гыйбарәләр дигән сүз. Әмма аерым сүзләр өйрәнү генә җитми. Теләсә кайсы сүзнең ничек кулланылуын аңлар өчен фразасы, җөмләсе белән өйрән.

3. АРАЛАШ! Аралашу күнекмәләре булдыру грамматика өйрәнүдән мөһимрәк. Әлбәттә, база булырга тиеш. Сөйләм теле үсә барган саен грамматик белемнәрең үзеннән-үзе камилләшә барачак. Чит телдә аралашу мохитенә эләгергә тырыш. Бу чит илләрдәге дусларың белән скайп аша сөйләшү, аралашу клубына йөрү, чит илгә бару булырга мөмкин. Хата җибәрүдән курыкма, әмма хатаңны истә калдыр һәм төзәт.

4. СЕРИАЛЛАР КАРА! Ни өчен сериаллар? Чөнки аларда көндәлек сөйләм – иң еш кулланыла торган фразалар кулланыла. Шул ук вакытта бу сөйләмне аудиаль кабул итү күнекмәсен яхшырта. Чит телдә тизрәк сөйләшә башларга теләсәң, таныш түгел сүз очраган саен туктатып, ул сүз кулланылган җөмләне язып ал, мәгънәсен ачыкла, кабат тыңла, кабатла.

5. ДАИМИЛЕК ҺӘМ СИСТЕМА – бу һәр өлкәдә уңышка ирешүнең сере. Тел өйрәнүдә дә шулай. Сүзлекне атнага бер ачып карап кына уңышка ирешүең шикле. Тел өйрәнүгә көн саен 1-2 сәгать вакытыңны сарыф итсәң, бер айдан ук шактый җитди алга китеш сизәрсең.

Альберт ИСМАИЛ, җырчы:

6 тел беләм. 18 яшемдә өйрәнә башлаган идем. Хәзер телләр тамагымны туйдыра, акча китерә. Тел өйрәнүнең ысуллары күп, билгеле, шәхсән үземнән берничә киңәш бирә алам:

1) тәүге этапта аерым сүзләрне түгел, ә җөмләләрне ятларга кирәк;

2) аңламасагыз да кино карарга, радио тыңларга кирәк;

3) мөмкин кадәр грамматикасын аңларга тырышыгыз;

4) төрле ситуацияләрне модельләштереп, аңа кагылышлы бөтен сузләрне кулланып ятласагыз да комачауламас;

5) мөһим момент: баш киеренкелексез булырга тиеш, тел өйрәнүне уен, маҗара итеп кабул итү зарур;

6) һәр ятланган сүз һәм җөмләдән ләззәт алыгыз.

Гөлназ ВӘЛИЕВА, тәрҗемәче

Яхшы белгәннәрем - 6 тел. Әмма һәрбер күп тел белүче яхшы белгәннәреннән кала тагын берничә телне аңлый. Телләрне 10 яшьтән (5нче сыйныфтан) өйрәнә башладым. Әлбәттә, һәрбер яңа тел яңа дөнья ача. 6 елдан артык Германиядә яшим, монда да немец теленнән кала башка телләрне белүем бик булышты, яхшы эш табарга, мәсәлән.

Телләрне беръюлы берничә ысул белән өйрәнү яхшы, минемчә. Иң баштан, мәсәлән, кинолар карауның бик мәгънәсе юк, бераз лексик, аудиаль, грамматик нигез булдырырга кирәк. Бөтенләй дәреслексез генә исә грамматиканы яхшы өйрәнеп булмас. Ә инде бераз телне өйрәнгәннән соң китап уку да, кино карау да, кешеләр белән аралашу да бик файдалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев