Логотип Идель
Бу – тема!

WORLDSKILLS KAZAN 2019 ТӘМАМ: ҖИҢҮЧЕЛӘР НИЛӘР КИЧЕРӘ? (ФОТО)

Бер атна дәвамында барган WorldSkills Kazan 2019 ярышлары күз ачып йомганчы узды да китте. Кичә, “Казан Арена” стадионының яңгыр белән тулса да, җиңүчеләрнең кәефенә бу йогынты ясый алмады. Шулай булмый ни: алтын, көмеш, бронза медальләр алганда, яңгыр киртә була ала, димени?!

Әлеге чемпионатның ябылу тантанасы аның белән бәйле булган һәркем өчен дулкынландыргыч булгандыр. Әмма россиялеләр өчен бигрәк тә. Мондый зур масштаблы ярышларның бездә узуы – зур дәрәҗә. Ә инде медальләргә лаек булу – икеләтә сөенеч. Аяз һава торышы белән башланган тантана ахырга таба үзгәрде дә куйды. Яңгыр чиләкләп яуды: пьедесталга менгән җиңүчеләр энәсеннән җебенә кадәр чыланса да, шатлык яшьләрен яшерә алмады.

Россия җыелмасы

Безнең ил җыелмасы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль һәм профессиональлек өчен 25 медальон яулады. Шулай итеп, командалар арасындагы медаль хисабында Россия икенче урын алды. Беренче урынга – Кытай, өченче урынга Көньяк Корея җыелмасы лаек булды.

Ә “Лабораторяи химик анализ” компетенциясендә алтын медаль алган Анастасия Камнева дөнья чемпионатында иң нәтиҗәле конкурсант булуын күрсәтте. Һәм ул WorldSkillsка нигез салучы Альберт Видаль исемендәге премиягә лаек булды. Әйтергә кирәк, мондый бүләк россиялеләргә беренче тапкыр тапшырыла. Ә “Санлы программалы идарә итүле фрезер эшләре” компетенциясе буенча катнашучы Михаил Воронцов «Илнең иң яхшы вәкиле” исемен алды.

Татарстан делегациясе



Россиянең милли җыелмасына Татарстаннан 14 кеше кергән иде. Алар 13 компетенциядә үзләрен сынады. Нәтиҗәдә, республикабыз егетләре 1 – алтын, 1 – көмеш, 2 бронза медальләргә лаек булды.

🥇 Айдар Минеев, «Протитплар ясау» –  алтын
? Ислам Нигъмәтуллин, «Мәгълүмати кабельле челтәрләр» – көмеш
🥉 Эмиль Мифтахов һәм  Оскар Арсланов, «Мобиль робототехника» – бронза
🏅 Данил Пронин, «Авыр техникага хезмәт күрсәтү» – профессиональлек өчен медальон
🏅 Станислав Джуманязов, «CAD инженер дизайны» – профессиональлек өчен медальон
🏅 Никита Комаров, «Бетон төзелеш эшләре» – профессиональлек өчен медальон
🏅 Ярослав Великанов, «График дизайн» – профессиональлек өчен медальон
🏅 Тимур Каюмов, «Ресторанда хезмәт күрсәтү» – профессиональлек өчен медальон
🏅 Эвелина Алтунян, «Мода технологиясе» – профессиональлек өчен медальон
🏅 Иван Жуков, «Веб-дизайн һәм аны эшләү» – профессиональлек өчен медальон
🏅 Дмитрий Малинов, «Сантехника һәм җылыту системасы» – профессиональлек өчен медальон

Профессиональлек өчен медальләр 700 баллдан да ким балл тупламаган катнашучыларга тапшырыла. Бу бүләк конкурсантның дөнья стандартларына туры килгән рофессиональ квалификациясен дәлилләве дигән сүз.
Моннан ике ел элек, 2017 елда, Абу-Дабида уздырылган WorldSkills дөнья чемпионаты вакытында да Россия җыелмасына Татарстан яшьләре кергән иде. Ул вакытта «Суыткыч техникасы һәм кондиционирование» компетенциясендә Валим Поляков алтын медаль яулады. Павел Фадеев белән Андрей Дюбанов көмеш медальләрен «Мобиль робототехника» компетенциясендә алды. Альберт Минеев «CAD инженер графикасы» компетенциясендә осталык өчен медальгә дә лаек булган иде.

Президент ни ди?

Ябылу тантанасына Россия Президенты Владимир Путин да килде. Ул, бүләкләү тантанасыннан соң, җиңүче һәм призерларны сәламләде.

– Россия планетадагы профессионалларның иң яхшылары арасында ярышларны беренче тапкыр уздырды. Ул шушы хәрәкәт тарихында иң зурысы булды. Биредә гадел һәм намуслы ярышлар өчен барлык шартлар булдырылган иде. Әлеге хәрәкәткә безнең гражданнарның ярты миллионы кушылды. Ләкин аны хуплаучылар, анда катнашучылар арта. Безнең илдә WorldSkills хәрәкәте профессиональ белем бирү системасының мөһим элементы булды. Без көллиятләрне үзгәртәбез, балаларга техник иҗат белән шөгыльләнергә мөмкиндек бирәбез. Тәҗрибәбезнең кирәкле булуы шатландыра.

Президент үз чиратында чемпионат кунаклары Казанны ошатуын да ассызыклады. WorldSkills чемпионатының киләсесе Кытайда 2021 елда узачак. Ә Санкт-Петербургта “EuroSkills” быелның ноябрендә үтәчәк.

Саймон Бартли, WorldSkills International президенты:

– Без бүген эшче профессияләре дөньясына, безнең чемпионатка дан җырлыйбыз. Шушы көннәр безнең дөрес юлда барубызны күрсәтте. Яшьләр, тиешле мотивация белән бер эшкә тотынып, без аларга лаеклы киләчәк төзергә булышабыз. Сезгә “рәхмәт” әйтәсем килә.

“Яшь профессионаллар» («Ворлскиллс Россия») берләшмәсе генераль директоры Роберт Уразов исә Россия командасының медальләр санын рекордлы, дип белдерде. Аның фикеренчә, әлеге күрсәткеч безнең ил катнашучыларның югары дәрәҗә әзерлеген, эксперт һәм укытучыларның дөнья дәрәҗәсендә булуларын күрсәтә. Моннан 2-3 ел элек иң яхшылары булган кайбер илләрне дә Россия быел узып китә алган. “Барлык медальләрне дә санаганда, Россия җыелмасының 49 бүләге бар. Бу – Россиядә профессиональ белем системасы үстерүгә җитди импульс”, – ди ул.

Тантана ахырында Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, “Яшь профессионаллар» («Ворлскиллс Россия») берләшмәсе генераль директоры Роберт Уразов, Казан Мэры Илсур Метшин WorldSkills әләмен Кытай хөкүмәте вәкилләренә тапшырылды. Димәк, сау бул, WorldSkills, Кытайда очрашканчыга кадәр!

ФИКЕРЛӘР

Айдар Минеев (Яр Чаллы шәһәренең Поташов исемендәге техник көллият, 3 курсны тәмамлаган), 19 яшь:



– Мин үземнең илем өчен бик нык горурланам. Хәзер “Прототиплар әзерләү” буенча без – иж яхшылары. Әлеге ярышларга бер ел дәвамында әзерләндем. Без һәр модульгә дә бик яхшылап әзерләндек. Без нәтиҗә өчен эшләдек. Мин үземнең тренерларга, экспертларга бик зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар миңа һәрчак ярдәм кулы сузды. Көн саен иртәнге 8дән кичке 9га кадәр шөгыльләнә идек. Ярышлар вакытында без су асты кмаерасының прототибын эшләдек. Моның өчен өч көн, гомумән алганда, 22 сәгать кирәк булды. Моңа кадәр шуңа охшаш биремне эшләгәнебез бар иде инде. Иң зур көндәшләрем Корея һәм Япония вәкилләре иде. Киләчәктә инженер булып эшләргә телим. Хәзер инде укуымны тырышып дәвам итәчәкмен, шулай ук карьерага игътибар итәчәкмен, үз компетенциямне үстерәчәкмен.

Минневлар гаиләсе өчен WorldSkillsта җиңү үзенә күрә гаилә традициясенә әверелгән, дип әйтсәк тә, ялгышмабыз. Айдарның бертуган абыйсы Альберт Минеев “EuroSkills” чемпионатында “CAD инженер дизайны” компетенциясендә алтын медаль яулаган. Ә 2017 елда Абу-Дабида ул профессиональлек өчен медальон алган. Абйлы-энеле бертуган һәрчак бер-берсенә ярдәм булып тора. Нәкъ менә ул Айдар өчен илһамландырган, мотивация биреп торган
 

Ислам Нигъмәтуллин, «Мәгълүмати кабельле челтәрләр» компетенциясе:




– Мин бик дулкынланам һәм бик шатлыклы мизгелләр кичерәм. Алдан берни дә хәбәр итмәделәр. Шуңа минем өчен үз исемемне ишетү көтелмәгән булды. Мин WorldSkills юнәлешендә инде өч ел шөгыльләнәм. Гадәттә, безнең биремнәрн арасында схемалар күп була торган иде. Быел алай булмады. Әмма биремнәр нык катлаулы иде. Минем төп көндәшләрем Япония вәкилләре булды. Беренче чиратта,  минем мөмкинлекләремә ышанган тренерларыма һәм әти-әниемә зур рәхмәт! Җиңү өчен иң мөһиме күп итеп шөгыльләнергә кирәк.

Илназ Мөхәрләмов фотолары


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев