Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛ ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН... МАЛЬТАГА!

Мальтага бару турында күпләр хыяллана. Ә менә анда барып, инглиз телеңне камилләштереп кайтсаң, ике куянның койрыгын берьюлы тоттым дияргә дә була. Казанның 6 гимназия укучысы Алинә Хафизовага бу бәхет тәтегән, әнә! Әти-әнисе аңа каникул чорында инглиз телен шомарту максатыннан ES Elite Student агенлыгы тәкъдим иткән телләр мәктәбенә баруны оештыра.

– Алинә, инглиз теле белән кайчан кызыксына башладың?

– Балалар бакчасына йөргәндә үк мин инглиз телен өйрәнә башлаган идем. Ләкин ул чакларда тел өйрәнүгә артык зур игътибар бирмәгәнмен. Зур кызыксыну күпкә соңрак, 5 сыйныфта укыганда барлыкка килде. Бөтен күңелемне биреп өйрәнергә керештем.



– Ни өчен нәкъ менә Мальтадагы лагерьны сайладың?

– Иң беренче шуны әйтеп узыйм әле: инглиз теленнән мәктәп күләмендә узган олимпиадада 1 урын алган өчен бүләк булды ул әти-әниемнән. Лагерьны мин үзем сайламадым. Әнием бик күп вариантлар карап, чит илдәге лагерьлар турында белешмә туплады. Шуннан соң ул миңа инглиз теле дәресләре бирүче Мальтадагы дөньякүләм һәм Прагадагы рус телле балалар өчен булган лагерьларны тәкъдим итте. Мин озак уйлап тормадым, Мальтаны сайладым. Салкын җәйдән диңгезгә качу өчен генә түгел, билгеле. Рус телендә мин Казанда да аралаша алам. Төп максатым бит инглиз телемне шомарту.

– Мальта сиңа нинди булып тоелды?

Мальтада тормыш бик тыныч. Барлык кешеләр дә шундый юмарт һәм аралашучан. Җәемнең анда үткән көннәрен, дусларымны хәзер бик сагынам. Безнең сыйныфта Швейцария, Германия, Франция, Италия, Япония, Швеция илләреннән килгән балалар укыды.

– Алинә, лагерьдагы тормыш хакында сөйлә әле.

– Безнең дәресләр Мальтадагы көллияттә үтте. Беренче көнне тест ярдәмендә безнең инглиз телен белү дәрәҗәләрен тикшерделәр һәм сыйныфларга бүлделәр. Шул көнне үк ике атналык расписание бирелде. Иртән без сәгатьярым икешәр дәрес укый идек, алар арасында 15 минутлык тәнәфесләр булды. Дәресләр бик кызыклы узды. Без бергәләп төрле проектлар әзерләдек, күп төрле темаларга аралаштык, уеннар уйнадык. Укытучыбыз бик яхшы кеше! Аның дәресләренә һәрчак керәсе килеп торды. Дәресләрдән соң һәркөнне безнең өчен төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Экскурсияләр, походлар, боулинг, картинг – барысы да бик күңелле иде.



– Лагерьда синең белән күңелле хәлләр дә булмый калмагандыр, шулаймы?

– Бер кызык хәл исемә төште әле. Уен уйнаган чакта, берәр ризыкны сайлап алырга кирәк иде. Ә башкалар миңа сораулар биреп, нәрсә уйлаганымны ачыкларга тиеш. “Кызыл төстәге аш”ымны беркем дә белә алмады. Мин Россиянең борщын Италиянең пиццасы кебек популяр дип уйлый идем.

– Яшәү урының гаиләдә булган ахрысы?

– Әйе шул. Безгә отельда яки хост-гаиләдә торырга тәкъдим иттеләр. Мин мальта гаиләсен сайладым һәм бер генә мәртәбә дә үкенмәдем! Алар мине бик яхшы кабул иттеләр. Өстәвенә йортлары да бик уңышлы җирдә урнашкан иде. Гаиләдә 3 бала: Даниэллага – 8, Сасага – 6, Джесикага 4 яшь. Хост-гаилә сайлагансың икән, синең белән тагын лагерьга килгән 2-3 кеше яши. Мин японияли ике кыз – Хикару һәм Кауру белән тордым. Алар да бик аралашучан, юмарт һәм ягымлы иде. Кызларны үзебезгә Казанга кунакка да чакырдым.



– Алинә, тел өйрәнүдән кала тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Биергә бик яратам. Аеруча хип-хоп ошый. Бу ел музыка мәктәбенең скрипка бүлеген кызыл дипломга тәмамладым.

– Ә киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга телисең?

– Әлегә киләчәк һөнәрем турында уйламадым. Ләкин инде төгәл әйтә алам – һөнәремдә инглиз теле төп урынны алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев