Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЧИТТӘН КАРАУ: МӘКТӘП ТУРЫНДА 5 СЕРИАЛ
Мәктәп – тормышыбыздагы иң мөһим этапларның берсе. Мондагы әйләнә-тирәнең, укыту дәрәҗәсенең, белемнәрнең һәм башка бик күп факторларның тормышка йогынтысы гаять зур. Бәлки мәктәп дигән сүз 11 ел эчендә кешене туйдырып та бетерәдер, шулай да кайчак үз-үзеңә, сыйныфташларга читтән карап алу бик кирәк. Шуңа да без мәктәп тормышын яктырткан, Россиядә төшерелгән сериаллар исемлеген төзедек. -
ЯЛ БЕТТЕ, Ә УКУГА КЕРЕП КИТЕП БУЛМЫЙ, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?
Яңа ел каникуллары, мөгаен, иң рәхәт яллардыр. Беренчедән, аңа чыршы бәйрәме, бүләкләр алу, мәктәп бизәү, яңа ел кәефе белән кереп китәсең. Икенчедән, бу ялларда бар гаилә җыела. Мондый яллардан соң укуга кереп китү, имтиханнар турында уйлау чыннан да авыр. Бу язмада мин сезгә яллардан соң кире эшкә тотыну өчен лайфхаклар сөйләрмен. Киттек! -
ЯҢА ЕЛ – ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР: 2024 ЕЛГА ЧЕК-ЛИСТ
Бу күлмәкне «бәйрәмгә саклыйм», «бу чынаяк бигрәк матур, әлегә шкафта торсын, я бозармын», «бу елны ял итү булмас инде», «яңа дуслар белән соңрак танышырмын әле». Бу сүзләрне үзеңә әйткәнең бармы? Булса, котлыйм, синдә «тормышны кичектерү» синдромы билгеләре барлыкка килә башлаган. Бу яхшы әйбер түгел. -
САК БУЛЫГЫЗ, ФЕЙЕРВЕРК: КУЛЛАНУ ИНСТРУКЦИЯСЕ
Яңа ел төнендә күпләр урамга чыгып, фейерверк, салют аттырырга ярата, өйдә бенгаль утлары, шәмнәр яндыралар. Болар барысы да шундый матур булып күренә. Ләкин шул пиротехника күңелсез нәтиҗәләргә китереп, бәйрәм кәефен бозарга мөмкин. Бу язмада мин сезгә пиротехника кулланганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк икәнен сөйләрмен. Киттек! -
МЫРАУ БАТЫРНЫҢ ПЕРЕЗАГРУЗКАСЫ: ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕҢ БАЛАЧАК КУМИРЫ КИРЕ КАЙТТЫ!
Бәрәзә авылы, Ризван бай йорты, аю, төлке, тычканнар һәм ялкау, ләкин шул ук вакытта кыю песи. Бу сүзләр хәзерге яшьләр өчен ниндидер сәер тезмә булып тоелса, ә әти-әниләргә балачакның иң яраткан татар мьюзиклын хәтерләтер. Әлбәттә сүз Мырау батыр әкияте турында бара. Ләкин курчак – ул бер хәл, ә яраткан геройларыңны зур сәхнәдә яисә экраннан күрү – ул гомумән башка әйбер бит. -
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ-2023»: БАШКАЛАБЫЗНЫҢ ИҢ-ИҢ ЯШЬЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ!
27 ноябрь көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында югары сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган «Татар кызы, Татар егете-2023» бәйгесенең финалы гөрләде. Бер сәхнәдә Казанның 7 районыннан килгән 8 егет һәм кыз милләтебездә булган матурлыкны, зәвыкны, кыюлыкны күрсәтеп көч сынашты. -
ИДЕЛ БИТ УЛ КИҢ БИТ УЛ: ИДЕЛ БУЕ ШӘҺӘРЛӘРЕНӘ СӘЯХӘТ ПЛАНЫ
Бу җәйне, ни кызганыч, диңгезгә барып булмады. Ләкин мин бу проблеманың чишү юлын таптым! Ул да булса – диңгез урынына елгага бару. Әле нинди елга бит. Идел үзе! Һәм сәяхәт өчен мин һәм хезмәттәш дусларым нәкъ менә идел буе шәһәрләрен сайларга булды. Киңәшләр, матур урыннар, бәяләр һәм туристлар өчен кирәк булган мәгълүмат турында бу язмада сөйләрмен. Башлыйк! -
ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ БҮЛӘК ИДЕЯЛӘРЕ
Ноябрь азагында һава торышы инде бик салкын, еш кына соры, кояшсыз булса да, бу айны бизи торган бик җылы һәм шәп бәйрәм бар. Ул да булса әниләр көне. Күбегездә ел саен «әнигә нәрсә бүләк итим?» дигән сорау туадыр, мөгаен. Без сезгә бу эштә ярдәм итәргә булдык. Әниләр көненә бүләкләр исемлеге һәм кызыклы идеяләр бу язмада! Киттек! -
ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ШӘП СТУДЕНТЫ БУЛ!
Тиздән «Татарстан Республикасы ел студенты-2023» бәйгесе кысаларында елның иң яхшы студентларын сайлаячаклар. Премиядә теләге булган һәр студент катнаша ала, бу елны номинацияләр саны да шактый – барлыгы 20. -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ ЖУРНАЛИСТЛАРНЫ УКЫТАЧАК!
Кәрим Тинчурин театрында «Журналистика мәктәбе» яңара! Проектның төп максаты – театр журналистларын һәм тәнкыйтьчеләрен әзерләү. -
«МИН БАЛАЛАРГА БЕРКАЙЧАН ДА АКЫРМАЯЧАКМЫН... ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ» (МӘКТӘПТӘ ПРАКТИКА УЗУ ТАРИХЫ)
Институтка укырга кергәндә мин педагогика юнәлешен махсус рәвештә әйләнеп узган идем, чөнки мәктәп елларыннан ук укытучы хезмәтенең никадәр авыр, күп тырышлык соравын һәм хезмәт хакының түбән булуын белә идем. Журналистика юнәлешендә белем алсам да, филология институтының педагогик җене мине дә урап узмады. Тәки мәктәпкә барырга туры килде миңа... Рәсми эшкә хас булганча, укытучыларга отчетын тапшырдык, анда никадәр «су» икәнен чамалыйсыздыр. Бу язмада чын отчет язарга булдым. Киттек! -
«БУЛЛИНГ» – СҮЗЕ ЯҢА, ҮЗЕ ИСКЕ: КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!
Казан дәүләт яшь тамашачы театрында премьера – «Чучело. Квартирник». Режиссер Радион Букаев һәм драматург Анастасия Чернятьева танылган язучы Владимир Железников повесте буенча куелган тарихны безнең вакытка туры китереп, аны рок-концертка әйләндерделәр. -
ЧЕЧИК, ИМБА, СИГМА: ЮК, БУ ӘФСЕН ТҮГЕЛ, ЯҢА СЛЕНГ СҮЗЛӘР
Бу дөньяның үзгәрү тизлеге күз ачып йомуга тиң кебек. Яңа көн туган саен яңа трендлар, яңа стильләр туа тора. Шул исәптән яшьләр сленгы да үзгәрешсез тормый. Яшьләр белән сөйләшкәндә үзеңне пенсионер итеп тоймас өчен яңа сүзләр өйрәтәбез бүген. Киттек! -
«ИВАН СЕМЕНОВ: БОЛЬШОЙ ПОХОД»: КИҢ ПРОКАТТА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЯҢА КИНО
28 сентябрьдән башлап Россия кинотеатрларында Антон Богдановның (сез аны «Реальные пацаны» сериалында Антоха роленнән беләсездер, мөгаен) «Иван Семенов: большой поход» фильмы күрсәтелә башлады. Режиссер сөйләве буенча, бу махсус нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр өчен төшерелгән нәфис фильм. -
«АПУШ.НӘНИЛӘР» МӘКТӘП-СУДИЯСЕНӘ КАСТИНГ УЗДЫ
Тиздән Казан Мэриясе «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачып җибәрәчәк. Биредә 4-8 яшьлек кечкенә балалар шөгыльләнеп, актерлык осталыгы, вокал, бию дәресләренең асылын өйрәнәчәк, дип көтелә. 3 сентябрь көнне Шәрык клубында нәниләр өчен махсус кастинг узды.