Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
ЧӘЧӘКЛӘР ТОТЫП КУЛГА, БЕЗ ЧЫКТЫК МАТУР ЮЛГА: 2023\24 УКУ ЕЛЫНДА КӨТЕЛГӘН ТӨП ҮЗГӘРЕШЛӘР
Традицион рәвештә 1 сентябрь көнне Россиядә Дәүләт Думасы кабул ителгән законнарны гамәлгә ашырыла башлый. Быелгы үзгәрешләрнең күбесе мәктәп тормышына кагыла. Аларны барлап, сезгә сөйләргә дә булдык. -
ЯҢА ТРЕНД, ӘЛЛӘ ИСКЕЛЕККӘ КАЙТУ: ПЛЕНКАГА ТӨШЕРЕЛГӘН ФОТОЛАР ПОПУЛЯРЛЫГЫ
Мин 2000 нче еллар баласы. Чиратларда тормасак та, буш киштәле кибетләрдә йөрмәсәк тә, совет заманыннан калган кайбер әйберләр минем балачакта та бар иде. Шуларның берсе – пленкага төшерелгән фотолар. Әтинең махсус салонга барып, күпмедер вакыт көтеп, аларны чыгартканы әле дә хәтердә. Мондый заманалар инде бетте, пленканы цифрлы фотоаппаратлар, смартфонга төшерүләр алыштырды. -
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМЫНЫҢ ЙОМГАКЛАУ СМЕНАСЫНДА SMM ЮНӘЛЕШЕ БУЕНЧА МАХСУС ДӘРЕСЛӘР УЗГАН!
Биләрдәге XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының соңгы сменасы – Алдынгылар Биләр Форум дәвамында катнашучылар өчен шактый көчле укыту программасы әзерләнгән иде. Илебезнең төрле регионнарыннан килгән спикерлар барлыгы 900 дән артык укучы өчен 12 юнәлеш: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, иреклелек, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча төрле лекцияләр укыдылар, остаханәләр оештырдылар. -
РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИТАПХАНӘСЕНДӘ РОБЕРТ МИҢНУЛЛИННЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР
Республика балалар китапханәсендә Татарстан Республикасы шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган истәлекле иҗади очрашу узды. Биредә татар әдәбият дөньясының танылган кешеләре, шагыйрьнең туганнары һәм дуслары, иҗатташлары җыелдылар. -
«INSIGHT PEOPLE»: «БЛОГЕРЛЫК – МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРҮЧЕ ҺӨНӘР»
Бүгенге замананың тагы бер шәп ягы – блогерлыкның һөнәр икәнен аңлау, һәм бу өлкәдә белем бирүче, үсәргә булышучы кешеләр һәм оешмалар бар. Шуларның берсе – Insight people продюсерлык үзәге. Бу язмада без сезне бу оешма белән таныштырып, аның мөмкинлекләре турында сөйләрбез -
УРМАН САКЛАУНЫҢ КИЛӘЧӘГЕ БАР: КУКМАРА РАЙОНЫНДА РЕСПУБЛИКА МӘКТӘП УРМАНЧЫЛЫКЛАРЫНЫҢ VI СЛЕТЫ УЗДЫ
Кукмара районының Лубян авылында, Лубян урман-техник көллияте базасында Татарстан мәктәп урманчылыкларының «Халык традицияләрендә — урман» дип исемләнгән VI слеты катнашучыларны һәм җиңүче командаларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Биредә республиканың 31 урманчылыкларыннан җыелган 100гә якын катнашучы җыелды. 3 көн дәвамында балалар урман саклауга багышланган теоретик һәм гамәли белемнәр алдылар, үз күнекмәләрен күрсәтә алдылар. -
ТАТАРСТАНДА ХАЛЫКАРА ПАСТЕРНАК УКУЛАРЫ УЗАЧАК
15-17 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә Беренче халыкара «Пастернак укулары» фестивале узачак. Чара ЮНЕСКО ярдәмендә үткәрелә. -
BACK TO SCHOOL: ЯГЪНИ МӘКТӘПКӘ МИЛЛИОН СУМ ТУЗДЫРМЫЙЧА НИЧЕК ҖЫЕНЫРГА?
Мәктәптә укыганда август аен Ютубта “back to school”, ягъни мәктәпкә канцелярия, киемнәр һәм башка кирәк-ярак алу турында видеолар карап уздыра идем. Ул блогерларның күбесе Мәскәүдә яисә башка зур шәһәрләрдә яшиләр иде, шуңа күрә дә ала торган әйберләре затлы, кыйммәтле һәм бик матур иде. Әлмәт районының бер авылында яшәүче кыз өчен бу видеолар илһам чыганагы да, күз яшьләре чыганагы да иде. Чөнки ул әйберләрнең 90% мин ала алмый идем. Шөкер, бүгенге көндә маркетплейслар, төрле кесәгә туры килгән кибетләр һәм мәктәпкә миллион сум акча туздырмыйча гына әзерләнү турында лайфхаклар бик күп. Сезнең белән аларның иң текәләре белән бүлешәм. Киттек! -
«ИҢ МӨҺИМЕ – АЧУЫҢ КӨЧЛЕ БУЛГАНДА ХЕЙТЕРЛАРГА ҖАВАП БИРМӘҮ»
Замана яшьләрен блогерлык белән шаккатырып булмый. Бүгенге көндә күбәсендә социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары, үз аудиториясе бар. Шулай да алар арасында күбесе үзен күрсәтү белән генә чикләнә. Бу язманың героинясы исә социаль челтәрләр аша кешеләргә дини белемнәр бирергә тырыша, өстәвенә йөзәрләгән мөселман кызларын берләштерүче комьюнити төзүче дә әле ул. Кызыктырдыкмы? Ә хәзер Альбина белән якынрак танышыйк! -
РАК ТҮГЕЛ УЛ – АЛОПЕЦИЯ! МИНЕМ ТӘҖРИБӘ
Кызганычка, бу дөньяда безнең сәламәтлеккә зыян салырдай факторлар бик күп. Аларның шактые организмны эчтән зарарласа, икенчеләре кешенең тышкы кыяфәтендәге үзгәрешләргә сәбәпче була. Менә бер мисал: урамда пеләш кызны очраттыгыз ди. Сезнең беренче уегыз нинди булачак? Мөгаен күпләр «анда рак» яисә «фрик, чәчләрен кырып ташлаган» дип нәтиҗә ясыйдыр. Әмма чәчләр коелуга китерә торган тагын бер авыру бар, ул – алопеция. -
ТИРӘ ЯКТА ЫГЫ-ЗЫГЫ, Ә СИН ТЫНЫЧ: РЕСУРСЛЫ ХАЛӘТТӘ КАЛЫР ӨЧЕН 6 КИҢӘШ
Миңа кайчак кемдер тормышыбыз тизлеген 2х итеп, безне күзәтеп, көлеп утырган сыман тоела. Чөнки көн, атна, ай, ел дәвамында булган тыныч мизгелләр бармак белән санарлык. Ыгы-зыгыда булу, тормыш куу – заманабыз үзенчәлегедер. Шулай да, менталь сәламәтлекне дә саклап каласы килә бит. Шуңа күрә бу язмада мин ресурста, тынычлыкта калыр өчен 7 ритуал тәкъдим итәргә булдым. Киттек! -
«ЕГЕТ КЕШЕГӘ МОНДЫЙ ӘЙБЕР КИЛЕШМИ! СӨРТ! ОЯТ!»: ЕГЕТЛӘРНЕҢ ТЫШКЫ КЫЯФӘТЕНӘ БӘЙЛЕ СТЕРЕОТИПЛАР
Хатын-кызлар өчен тәннең һәр миллиметры өчен крем ясалган, ә ирләрнең юыну әйберләре гадәттә «1 флакон эчендә гель, шампунь, бальзам», чөнки ирләргә андый юк-барга вакыт уздыру килешми (имеш). Ә берәр егет кесәсеннән гигиеничка чыгарса, башкаларның сәер карашларына игътибар иткәнегез бармы? Бу язмада егетләрнең үз-үзләрен карау, төрле процедураларга йөрү һәм җәмгыятьнең моңа карата каршылыклы фикерләре турында сөйләшербез. -
ЯШЬЛӘР КӨНЕ 2023: НИЛӘР КӨТЕЛӘ?
24 июнь көнне УРАМ экстрим-паркында Яшьләр көне узачак. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен сигез юнәлештә төрле мәйданчыклар эшләячәк: креативлык, белемнәр, спорт, мәрхәмәтлелек, карьера, эш һәм башка юнәлешләр булдырылачак. -
КАБАН КҮЛЕ БУЕНДА УРАЛ ТАТАРЛАРЫ БИЮЕН ӨЙРӘН!
22 июнь көнне 18:00дә Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты казанлыларны Урал татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачак. Әлеге чара – Казан Мэриясе оештырган проектның икенче дәресе. -
ЧӘК-ЧӘК, ДИСКОТЕКА, САБАНТУЙ: «BAZZAR» ТӨНГЕ КЛУБЫНДА ЯҢА ПЕРФОРМАНС
24 июнь көнне «BAZZAR» төнге клубында «My life… My rules» сериясе кысаларында Сабантуй перформансы узачак. Чара Казан шәһәре Сабантуе көненә туры килә. Профсоюз урамының нәкъ уртасында чын татар бәйрәме – халык биюләре, баянчылар, бәйгеләр һәм шашлык зонасы. Чара кунакларына инде чәк-чәкле чакырулар таратылган.
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ