Логотип Идель
Бу – тема!

ЯЛ БЕТТЕ, Ә УКУГА КЕРЕП КИТЕП БУЛМЫЙ, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ?

Яңа ел каникуллары, мөгаен, иң рәхәт яллардыр. Беренчедән, аңа чыршы бәйрәме, бүләкләр алу, мәктәп бизәү, яңа ел кәефе белән кереп китәсең. Икенчедән, бу ялларда бар гаилә җыела. Ә өченчедән, бар шәһәрләрдә, авылларда бу көннәрдә йөзләгән чаралар оештырыла. Мондый яллардан соң укуга кереп китү, имтиханнар турында уйлау чыннан да авыр. Бу язмада мин сезгә яллардан соң кире эшкә тотыну өчен лайфхаклар сөйләрмен. Киттек!

РЕЖИМНЫ КӨЙЛӘГЕЗ

Каникулларда режим 31 декабрь көнне үк бозыла. Төнге 2-3 кадәр йокламаулар, аннары соң тору ялларның соңгы көненә кадәр үк сузыла. Моны төзәтергә кирәк. Мәктәпкә иртән үк торырга кирәк була. Шуңа 22:00 ук йокларга ятарга киңәш итәм. Ятарга ярты сәгать кала телефон, компьютер, телевизор карамау киңәш ителә. Уку башлангач, башыгыз болай да катачак, шуңа миегезгә һәм күзләрегезгә бераз ял бирегез.

БЕЛЕМНӘРНЕ ЯҢАРТЫГЫЗ

Чирек башында өй эшләре әле алай ук күп түгел. Шуңа вакыт булганда, белемнәрегезне яңартыгыз. Барлык дәфтәрләрне 1 тапкыр булса укып чыксагыз да нәрсә булса да истә калачак. Ә имтиханнарга килгәндә, сорауларны һәм биремнәрне яңадан карап чыгу, бер варианты эшләп карау да хәтерегезне яңартыр.

МАКСАТЛАРЫГЫЗНЫ ЯЗЫП ЧЫГЫГЫЗ

Ел башы максатларны язып чыгар өчен иң шәп вакыт. Барлык теләкләрегез һәм эшләнергә тиеш эшләрегез күз алдында булса, мотивация дә уянып китәр, ялкаулык та читтә калыр. Иң мөһиме максатлар төгәл һәм реаль булсын. Эффект тагы да көчлерәк булсын өчен аны магнитлы тактага беркетеп, рәсемнәрне чыгартып, матур иттереп ясарга да була.

УРЫНЫГЫЗНЫ ӘЗЕРЛӘГЕЗ

Чиста, матур өстәлдә укырга да рәхәтрәк бит. Китаплар бер киштәдә, дәфтәрләр икенчесендә, матур савытта, фломастерлар, стикерлар булса уку да җиңелрәк узар. Чөнки тирә-юньдәге чисталык фикерләрнең чисталыгына зур йогынты ясый. Бәлки яңа ел бизәүләрен, чыршыларны алып куеп, аларны башка әйберләргә алыштыру да яхшы булыр. Бу очракта баш мие «бәйрәм юк, эшләргә вакыт» дип уйлаячак.

ҮЗЕГЕЗГӘ ВАКЫТ БИРЕГЕЗ

Актив уку, планлаштыру беренче көннән үк булмаска да мөмкин. Бу нормаль әйбер. Әкренләп, көнгә бер эшне булса да башкару сезне ритмга кертәчәк. Онытмагыз, сез үзегез өчен укыйсыз. Шуңа беренче чиратта менталь сәламтлегегезне кайгыртыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев