Логотип Идель
Белми калма

«ЯЛКЫН ЖУРНАЛЫНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫ ӨЧЕН БУ – ИҢ ЗУР БҮЛӘК»: 1 ИЮНЬДӘ ҮТКӘРЕЛӘЧӘК ЧАРАЛАР ИСЕМЛЕГЕ БИЛГЕЛЕ

Министрлар Кабинетында 1 июньдә үткәреләчәк чараларга багышланган брифинг узды.  Гатәттәгечә, Балаларны яклау көнендә республиканың бөтен район һәм шәһәрләрендә кызыклы тамашалар, уеннар һәм фестивальләр уза. 

Әйтик, 1 июньдә Казанда, «Татнефть Арена»да «Әйбәт!» балачак фестивале узачак. Балалар һәм яшүсмерләр номерларны эстрада йолдызлары белән бергә башкарачак дип көтелә. Йолдызлар арасында «Пицца» төркеме, Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Эльмира Кәлимуллина бар.

Шулай ук УРАМ экстрим паркында да бәйрәм көненә программа әзерләнгән. Биредә гаиләләрне футбол уйнарга, пионербол буенча матчларга чакырып калалар.

Көннең иң мөһим вакыйгасы исә «Ялкын» журналының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак! Журнал «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә «Ялкын Фест» дип аталган ялкынлы чара тәкъдим итә. 

«Ялкын журналының 100 еллыгы өчен бу – иң зур бүләк. Бөтен республикадан 2000нән артык бала килү планлаштырылган. Кунакка шулай ук Республика Рәисен – Рөстәм Миңнехановны да көтәбез. Әлбәттә, бу – төп вакыйга. Күз алдына китерегез, «Ялкын» журналына – 100 ел! Россиядә дә, Татарстанда да бу яшьтә булган, мондый абруйлы журнал юк. «Ялкын» – мәдәниятебезне, журналистиканы, телне үстерүгә зур өлеш керткән журнал. Бүгенге көндә аны белмәгән кеше юктыр», – дип «Ялкын»ның әһәмиятен ассызыклап үтте «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыков. 

Шулай итеп, 1 июньдә «Ялкын Фест»та Кремль территориясе Балачак шәһәрчегенә әвереләчәк. Көн дәвамында биредә күп санлы тематик мәйданчыклар эшләячәк. Төп проспектта сабын куыклары белән шоу карап һәм милли костюмнардан фотолар ясап булачак.

Алдынгылар Мәйданында исә республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Кече сәхнәдә килгән кунаклар «СалаваТik» төркеме катнашучыларының бию һәм вокал дәресләрендә үзләрен артистлар буларак сынап караячак.

Дуслык Паркында аш-су мастер-классында һәм мода остаханәсе дәресләрендә катнашырга мөмкин. Шулай ук этномаркетта үсмерләр ясаган эшләнмәләр, бизәнү әйберләрен сатып алып булачак. Әле тагын чарага килүчеләрне «Ялкын»ның 100 еллыгына багышланган интерактив күргәзмә көтә. Фестивальдә спорт уеннары, ярминкәләр һәм дискотека да оештырылачак. Моннан тыш, «Ялкын» журналының юбилеенә багышланган зур бәйрәмдә тагын бик күп кызыклы мизгелләр һәм күңел ачу зоналары булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев