Логотип Идель
Бу – тема!

«АПУШ.НӘНИЛӘР» МӘКТӘП-СУДИЯСЕНӘ КАСТИНГ УЗДЫ

Тиздән Казан Мэриясе «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачып җибәрәчәк. Биредә  4-8 яшьлек кечкенә балалар шөгыльләнеп, актерлык осталыгы, вокал, бию дәресләренең асылын өйрәнәчәк, дип көтелә. 3 сентябрь көнне Шәрык клубында нәниләр өчен махсус кастинг узды.

Кастингта барлыгы 100 артык гариза бирелде, өстәвенә исемлектән тыш булган да балалар бар иде, дип җиткерделәр оештыручылар. Сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча яңа мәктәп-студиядә 15-әр баладан торган 2 төркем шөгыльләнәчәк. 

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, яңа проектның тууына, беренче чиратта, әти-әниләр сәбәпче: «2022 елда «Апуш» татар балалар театр студиясе эшли башлагач та, безгә 9 яшьтән кечерәк балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә башлады. Кайберсе хәтта ике яше генә тулган сабыен да татар студиясенә йөртергә әзер иде. Туган телгә мәхәббәт, татар теленә кызыксыну уятучы, милли үзаң тәрбияләүче балалар оешмасына ихтыяҗ зур икәнлеген күреп, сентябрьдән дүрт яшьтән алып сигез яшькә кадәр балалар өчен яңа юнәлеш ачарга булдык», – диде ул.

«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актерлык осталыгы, хореография дәресләре бушлай укытылачак. Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр артистлары – балалар белән татар телендә шөгыльләнәчәк. «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы – театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина. Проект Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Нәни катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) кастингның жюри әгъзаларына – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гөлназ Нәүмәтова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесы «Казан театр училищесы»нда вокал укытучысы Миләүшә Гыйльметдинова, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы Гүзәл Сибгатуллина һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахмановага күрсәттеләр. Араларында бик кечкенәләре дә, инде мәктәптә укучы балалар да бар иде. Бер әйбер күзгә ташланды: нәниләрнең барысы да диярлек Г.Тукайның «И туган тел» шигырен яттан беләләр, күбесе «җырлап күрсәт әле»дигәнгә нәкъ менә шул җырны башкардылар. Шулай ук  жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә бирелде.

Нәниләр студиясенең киләчәге өметле һәм озын булырга охшап тора. Аңа киләчәктә дә уңышлар, премьералар, җиңүләр теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев