Логотип Идель
Бу – тема!

ҮЗ-ҮЗЕҢӘ ЧИТТӘН КАРАУ: МӘКТӘП ТУРЫНДА 5 СЕРИАЛ

Мәктәп – тормышыбыздагы иң мөһим этапларның берсе. Мондагы әйләнә-тирәнең, укыту дәрәҗәсенең, белемнәрнең һәм башка бик күп факторларның тормышка йогынтысы гаять зур. Бәлки мәктәп дигән сүз 11 ел эчендә кешене туйдырып та бетерәдер, шулай да кайчак үз-үзеңә, сыйныфташларга читтән карап алу бик кирәк. Шуңа да без мәктәп тормышын яктырткан, Россиядә төшерелгән сериаллар исемлеген төзедек.

«СТРИМ»

Бу сериал яшүсмернең кинәт үзгәргән тормышы турында. Башка шәһәргә күчкәннән соң өлкән сыйныф укучысы Жора яңа дуслар тапмый, укытучылар белән мөнәсәбәтләрне җайга сала алмый, ә өйдә даими рәвештә ата-аналары гауга чыгара. Кыскасы, тормышында катлаучы чор башлана. Жора яшүсмер тормышындагы гаделсезлекләрне күрсәтер өчен интернетта трансляция ача. Һәм башлана… 

«ЗУМЕРЫ»

Яшүсмер чак – кеше тормышында иң стресслы вакытларның берсе. Бу сериалда да сүз шул авыр чор турында бара. Яшь укытучы кризис чорында булган «авыр» тугызынчы сыйныф укучыларына якын килү ысуллары эзли. Бу юлда ул төрле авырлыкларга очрый. 

Сериал вертикаль видео форматында төшерелгән – һәр серия нибары 1 минут дәвам итә. Ул махсус «Yappy» социаль челтәре өчен төшерелгән. 

«РОДКОМ»

Әтиләр дә үзгәрә ала! Сериалның төп герое – яшүсмернең әтисе. Гаиләдә авырлыклар барлыкка килә башлагач, анда үз баласына үрнәк, яхшы әти булу теләге уяна. Шуңа да ул ата-аналар советына керергә була. Бу сериал мәктәп укучылары тормышын ачып бирә, яшьләр күрмәгән якны күрергә ярдәм итә. 

«АЛИСА НЕ МОЖЕТ ЖДАТЬ»

Яшүсмер чак болай да авыр, ә өстәвенә бу сериал героинясына тормышын астын-өскә китерә торган диагноз куялар. Алисə мәктәптә укып вакытын әрәм итмәскә була, яшәп өлгерергә тели. Әтиләр һәм балалар проблемасы, олы тормышның көтелмәгән борылышлары һәм башка сюрпризлар турындагы бу тарих күбегезгә кызык булыр. 

«УЛИЦА»

Бу сериал зур шәһәрнең тыныч районнарының берсендә яшәүчеләрнең шатлыклары, проблемалары, куркулары һәм мәхәббәт тарихлары турында. Геройлар – мәктәп укучылары һәм студентлар, йорт хуҗабикәләре һәм сатучылар, олигархлар һәм гади эшчеләр. Кыскасы, безнең кебек үк гади кешеләр. Бәлки берәрсе бу сериалда үзен табар, проблемаларын читтән күрер. 

Фото «Кинопоиск» сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев