Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ-2023»: БАШКАЛАБЫЗНЫҢ ИҢ-ИҢ ЯШЬЛӘРЕ БИЛГЕЛӘНДЕ!

27 ноябрь көнне Ленин исемендәге мәдәният йортында югары сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган «Татар кызы, Татар егете-2023» бәйгесенең финалы гөрләде. Бер сәхнәдә Казанның 7 районыннан килгән 8 егет һәм кыз милләтебездә булган матурлыкны, зәвыкны, кыюлыкны күрсәтеп көч сынашты.

Бәйгенең максаты – мәктәп укучыларын үзләренең  иҗади мөмкинлекләрен файдаланырга өйрәтү, аларның  талантларын ачу, сәләтләрен үстерү, рухи һәм интеллектуаль яктан баету, татар халкының бай әдәби, фәнни, мәдәни мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту. Бәйге барышында егет-кызлар үзләренең татар телен камилләштерә, моңарчы белмәгән мәдәни үзенчәлекләр, йолалар, җырлар, биюләр, уеннар белән таныша. Чөнки «Татар кызы, Татар егете» матурлык бәйгесе гына түгел, ул – яшьләребезнең дә милләткә битараф булмавын, кызыксынучанлыгын, сәләтләрен күрсәтүче бәйге. Узган уку елында һәм быел бәйге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылды. Чараны инде дистә ике дистә елга якын Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе тормышка ашыра.

Финал ярышы алдыннан укучылар инде үз районнарында иң-иңе булырга өлгерделәр. Чөнки алар моңарчы мәктәп, ә соңыннан инде район күләмендә сайлап алу этапларын узып, үз сәләтләрен күрсәттеләр. Финалда исә биремнәр дә башка, әзерлек тә көчлерәк булды, дип бүлеште катнашучылар.

Киров районы, татар телендә белем бирүче 15 гимназия укучысы Нәҗипов Илнур:
– Бәйге финалына әзереләнүгә без бик җитди карадык. Әлбәттә, команда, мәктәбебез, якыннарыбыз ярдәме булмаса, без, гомумән, финалга да чыкмас идек. Ай дәвамында без репортер, модельер, модель, җырчы, биюче булырга өлгердек. Әмма әзерләнү шундый рәхәт узды, чөнки бер-беребез белән якынрак таныштык, командада эшләүнең ни икәнен аңладык. Беренче чиратта бу бәйге безне шәхес буларак ныгытты. Һәм, әлбәттә, мәдәниятебез турында белемнәрне арттырырга ярдәм итте.

2023 елда уза торган бәйгенең финалында биремнәр дә башка еллардан аерылып торды һәм шактый кызыклы иде. Беренче тур, гадәттәгечә, парларның үзләре белән таныштыруыннан гыйбарәт иде. Бу этапта яшьләр үзләрендә булган барлык иҗади сәләтләрен күрсәтте. Чыгышлар бер-берсенә охшамаган иде. Кайбер катнашучылар үзләренең чыгышларында Татарстанның күпмилләтле булуы һәм татарлыкны саклап калу турында сөйләде. Икенчеләре үзләренең җыр-бию осталыкларын тәкъдим итте. Шунысы кызык иде – катнашучыларның яртысыннан күбрәге музыка уен коралларында уйный булып чыкты – курай булсынмы ул, гитарамы, гармунмы, сыбызгымы.

Ярышның икенче этабында яшьләр Казанның иң шәп урыннарына виртуаль экскурсия үткәрде. Моның өчен алар алдан ук үзләрен репортер буларак сынап карады. Егет-кызлар башкалабызның иң матур урыннарында булып, шул урын турында кызыклы фактлар сөйләп, шуны үз телефоннарына төшереп профессиональ репортаж әзерләгән иде. Мисал өчен «Урам» экстрим-паркы, Татар дәүләт филармониясе, Иске Татар бистәсе, Авиатөзелеш районы тамашачы өчен бөтенләй башка, кызыклы яклардан ачылды.

Бәйгенең өченче этабы милләтебез йолаларына багышланган иде. Сөмбелә бәйрәме, Боз китү, Бәби туе, Аулак өй күренешләрен театраль-иҗади форматта күрсәттеләр. Бу этапта укучыларның уйнау сәләте генә түгел, ә йоланы ачып бирү бәяләнде. Биредә яшьләр йолаларның тарихын, үзенчәлекләрен күрсәтергә тырыштылар. Мисал өчен, Сиртмәкойрык кошы килеп бозга кунгач, боз китүе күпләр өчен яңа факт булды.

Соңгы, дүртенче этапта исә, яшьләрнең креатив фикерләве, иҗадилыклары бәяләнде. Аларга алдан ук «заманча милли коллекция ясагыз» дигән бирем тәкъдим ителгән булган. Монда яшьләр кастом, чигү, заманча һәм көнкүреш киемнәргә милли бизәк, телефон өчен милли букча ясадылар. Ә Яңа Савин районы укучылары исә тулы бер коллекция концепциясен әзерләп килгәннәр иде.

Жюри әгъзалары өчен җиңүчене, иң-иңнәрне сайлау шактый авыр булды, чөнки катнашучыларның һәрберсе бу исемгә лаек иде. Шулай да җиңүчеләр билгеле!

«Татар кызы, Татар егете-2023» бәйгесенең Гран-при ияләре – Мәскәү районыннан Нигъмәтуллина Амелия һәм Яңа Савин районыннан Сафин Кәрим.

Башка елларны катнашучыларны номинацияләр белән бүләкләсәләр, быел исә аларга урыннар бирелде.

1 урын – Идел буе районыннан 16 гимназия укучысы Минһаҗева Сәмирә, Идел буе районының 69 мәктәп укучысы Пугачев Иван.

2 урын – Авиатөзлеш районының 33 гимназия укучылары Гыйниатуллин Рүзәл, Сөнгатуллина Азалия, Яңа Савин районы 179 гимназия укучысы Гарипова Дилә, Вахитов районының 27 гимназия укучысы Захаров Ислам, Мәскәү районының 2 гимназия укучысы  Садыйков Фәрхәт һәм Совет  районы 149 лицей укучысы Нигъмәтуллина Сәйдә.

3 урын – Совет  районының 121 лицей укучысы Таһирова Әлфия, Совет  районының 90 гимназия укучысы Әдһәмов Әмир, Совет районының 149 лицей укучысы Вафин Солтан, Киров районы 15 гимназия укучылары  Касыймова Таңсу һәм Нәҗипов Илнур, Вахитов районының 96 гимназия укучысы Заһидулина Сәмирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев