Логотип Идель
Бу – тема!

ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ БҮЛӘК ИДЕЯЛӘРЕ

Ноябрь азагында һава торышы инде бик салкын, еш кына соры, кояшсыз булса да, бу айны бизи торган бик җылы һәм шәп бәйрәм бар. Ул да булса әниләр көне. Күбегездә ел саен «әнигә нәрсә бүләк итим?» дигән сорау туадыр, мөгаен. Без сезгә бу эштә ярдәм итәргә булдык. Әниләр көненә бүләкләр исемлеге һәм кызыклы идеяләр бу язмада! Киттек!

Бүләкләрне берничә төркемгә бүлдек. Әниегезнең кызыксынуларыннан, теләкләреннән, хыялларыннан чыгып, аңа якын булганын, үзегез ошатканын, акча җитәрлек бүләкне сайлагыз. Мисал өчен, әниегез бакчачылык белән кызыксынса, аңа чигү өчен набор бүләк итү бик үк урынлы булмас. Шуңа күрә я әтиегез аша, яки үзегез сиздермичә генә сораулар биреп, моны билгеләгез.

КУЛ ЭШЛӘРЕ, ИҖАТ

Номерлар буенча рәсем буяу

Моны балачакка кайту дип әйтсәң дә була. Бөтенебез дә буягычларны ярата идек бит. Номерлар буенча рәсем ясауның өстенлекләре шактый күп. Беренчедән, җыелмада иҗат өчен кирәке бар әйберләр дә инде булачак. Икенчедән, мондый төр буягычларда күңелгә ошаган теләсә нинди рәсемне сайлап була. Өченчедән, бу шәп антистресс. Рәсем ясаганда ярткан җырларны тыңлап, күптән карарга теләгән сериалны карап була. Ә дүртенчедән, мондый рәсемнәр бүлмәне бизәргә дә шәп.

Иҗади остаханә

Әниегезгә балчык, пыяла, пластилин һәм башка материаллар белән эшли торган иҗади остаханәләргә сертификат бүләк итә аласыз.    Беренчедән, бу бүләк анда булган иҗади потенциалны үстерергә ярдәм итәчәк. Икенчедән, үз кулы белән ясаган эшләнмә бу көнне һәм бүләкне җылы хатирә итеп истә калдырырга ярдәм итәчәк. Шулай ук сертификатны ашарга пешерү һәм башка остаханәләргә дә бүләк итеп була.

Әниегезнең коллекциясен тулыландырыгыз

Күп кеше берәр нәрсә җыю белән кызыксына. Кайберәүләр фарфор уенчыклар җыя, икенчеләре – тәлинкәләр, өченчеләре – чыршы уенчыклары. Кыскасы коллекцияләр төрле була ала. Әниегез, мөгаен, мондый бүләккә бик сөенер.

Гөл үстерү өчен җыелма

Гадәттә, әниләр чәчәкләр бик яраталар. Шуңа үз куллары белән үстергән гөл аңа аеруча хуш килер. Бу җыелманы сез үзегез дә эшли аласыз. Гөл орлыгы (яисә тамыры), җир, чүлмәк, махсус кораллар. Шуны матур итеп төреп, бантлар куеп, бүләк итү уңышлы булыр.

КӨНКҮРЕШТӘ КИРӘК-ЯРАК ӘЙБЕРЛӘР

Әниегезнең маркетплейслардагы кәрзинен карап, шунда булган бөтен кирәк-яракны җыя аласыз. Гадәттә, ул йомшак плед. Кухня өчен җиһазлар: мисал өчен, ярма савытлары, табак-савытлар, яңа таба, сөлгеләр җыелмасы һәм башка әйберләр.

Җыештыру өчен кирәк җиһазлар:

Швабра

«Үсеп җиткән кызым бар, ә мин иелә-бөгелә идән юам!». Мондый сүзләрне ишеткәнегез булса, бу–  әниегезгә шәп швабра алып бирергә вакыт дигән сүз. Бүгенге көндә аларның ниндиләре генә юк, пар белән юа торганнары да, үзләре сыгыла торганнары да, бик җиңел һәм кечкенәләре дә.

Тузан суыткыч робот

Өйдә гел чиста булуын теләсәгез, тузан суырткыч робот алыгыз. Моны әтиегез, абый-апаларыгыз белән кушылып бүләк итсәгез шәбрәк булыр.

Чисталык боксы

Ә бюджет вариантларга килсәк, әниегезгә бүләк итеп җыештыру өчен махсус бокс бүләк итсәгез була. Шунда кер юу өчен кислородлы порошок, тәмле исле кондиционер, майлы әйберләрне юу өчен махсус гель, шәп чүпрәкләр һәм башка кирәк-ярак сала аласыз. 

Электроника

Кухня үлчәве

Әниегез граммнарны калак яисә кружка белән үлчиме? Алай эшләү җайсыз бит. Шуңа кухня үлчәве алып бирергә киңәш итәбез. Беренчедән, ул очсыз, аның төрле вариантлары бар. Ә икенчедән, мондый үлчәү белән әниегез күбрәк тәм-томнар пешерә башлар.

Һава дымландыргыч

Салкыннар җитү белән өйләргә җылылык бирәләр, ә ул үз чиратында һаваны корытып, битләргә, тән тиресенә, сулышка тискәре йогынты ясый. Шуңа һава дымландыргыч менә дигән бүләк булыр. Әниегезнең сәламәтлеге дә яхшырыр.

Акыллы колонка

Бу гаджет ярдәмендә әниегезнең генә түгел, ә бөтен гаиләгезнең кәефе күтәреләчәк. Беренчедән, моңсу булганда ул үзе шәп җырлыр куя ала. Икенчедән, берәр нинди рецепт кирәк булса, ул аны шундук әйтеп бирә. Ә өченчедән, өйдә сөйләшергә кеше калмаганда, колонка эчендәге апа яхшы иптәш була ала. Бу шәп бүләккә әниегез һишчиксез сөенәчәк.

Блютуз колакчыннар

Ә инде әниегез сезнең шау-шудан тәмам арып, үзе генә калырга теләсә, бу бүләк аңа ярдәм итәр. Бүгенге көндә колакчыннарның ниндие генә юк –формасы буенча да, бюджет ягыннан да.

ВАКЫТНЫ БЕРГӘ ҮТКӘРЕГЕЗ

Әниләр көнендә нинди генә бүләк бирсәгез дә, аналар өчен балалары белән вакыт үткәрү, аларның игътибарына күмелү иң зур бүләк булачак. Шуңа да бергә эшли ала торган бүләкләрне дә бу исемлеккә кертергә булдык.

Фотосессия

Фотопараты булган дустыгыз яисә профессиональ фотографка мөрәҗәгать итеп, бу көнне сурәтләп калдыра аласыз. Икегез дә бертөрлерәк киенеп, матур локацияләрдә фотога төшү, ә аннан соң бергәләп каһвә эчү әниегезгә хуш килер, дип уйлыйбыз.

Кичке аш

Әниләр болай һәр көн диярлек ашарга пешерә. Бу көнне әлеге эшне үз өстегезгә алыгыз. Әниегзнең яраткан ризыгын, яңа рецепт белән пешерелгән торт, моңарчы беркайчан да ашап карамаган тәм-томанарны пешереп, гаилә белән бер өстәлгә җыелыгыз.

СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ МАТУРЛЫК ӨЧЕН

Матурлык боксы

Маскалар, кремнар, скраблар, патчлар белән тулган, матур итеп төрелгән бокс бүләк итү, безнеңчә, шәп идея. Сез аны үзегез дә җыя аласыз, бюджетны да туры китерү авыр булмас. Ә вакытыгыз бик тыгыз булса, мондый боксны сатып алу да бик җиңел, хәзерге көндә аларның ниндиләре генә юк.

Спага сертификат

Әниегезгә бер көнгә булса да  релакс бүләк итәсегез килсә, спа иң шәп вариант булыр. Хәзер аларның ниндиләре генә юк, шоколадлысы да, Мисырныкы да, Тайландныкы да, кайнары да, салкыны да, ябыгу өчен булганы да. Бу бүләк игътибарсыз калмас.

Сәламәтлекне тикшерүгә сертификат

Әйе-әйе, хәзер шундый сертификатлар да бар. Клиникада анализлар биреп, УЗИда тикшеренеп, кирәк врачларны үтү буенча махсус комплекслар бар. «Сезнең барысы да яхшы»ны ишетү өчен булса да мондый тикшеренүне узарга кирәк. Күпчелек очракта нәкъ менә мондый чек-аплар төрле авыруларның беренче стадияләрен күрсәтә.

Яктыртулы көзге

Кайчак макияж ясаганда хатын-кызларга сыйфатлы ут җитми, аеруча караңгы иртәдә җыенганда. Мондый бүләк ярдәмендә әниегезнең макияжлары яхшырачак.

Нинди генә бүләк булмасын, әниләргә, беренче чиратта, игътибар кирәк. Шуңа открытка белән торт та, телефоннан шалтыратып котлау да кәефне күтәрә ала. Иң мөһиме бу көнне әниегез турында онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев