Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ ШӘП СТУДЕНТЫ БУЛ!

Тиздән «Татарстан Республикасы ел студенты-2023» бәйгесе кысаларында елның иң яхшы студентларын сайлаячаклар. Премиядә теләге булган һәр студент катнаша ала, бу елны номинацияләр саны да шактый – барлыгы 20. 

Премиянең максаты – сәләтле укучыларны хуплау һәм бүләкләү, студентлар үзидарәсен үстерү һәм студентларның иҗади, фәнни, спорт һәм социаль юнәлеш белән кызыксынуларын арттыру. Быел бәйге 4 этапта узачак:

I этап – «Кабул итү кампаниясе» – Премиядә катнашырга теләк белдерүчеләрне җыю. 20 октябрь-10 ноябрь;

II этап – «Гаризаларны карау» – Жюри әгъзалары студентларның эшләрен, гаризаларын карап, икенче этапка үтү-үтмәүләрен билгеләячәк. 11 ноябрь-28 ноябрь;

III этап – «Оффлайн этап» – Бу этапка катнашучылар үзләре, җиңүләре, кызыксынулары, тәҗрибәләре турында жюри каршында чыгыш ясаячаклар. 4 декабрь-19 декабрь;

IV этап – «Бүләкләү тантанасы» – Премиягә нәтиҗәләр ясау, җиңүчеләрне бүләкләү. 25 гыйнвар.

«Быел «Ел студенты» республика премиясе 19 тапкыр уздырылачак. Ел саен бу бәйгедә Татарстан Республикасының 400 дән артык студенты катнаша. Премиянең төп бүләге – Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең «Алгарыш» гранты ярдәм программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге», – дип билгеләп үтте Татарстанның Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов.

Катнашу өчен гаризаларны 10 күмәк һәм 10 индивидуаль номинацияләрнең берсенә бирергә мөмкин. Бу номинацияләр арасында «Ел старостасы», «Иң иҗади шәхес», «Елның иң шәп медиасы» һәм башка бик кызыклы номинацияләр бар.

Гаризалар 2023 елның 10 ноябренә кадәр кабул ителә. Теркәлүне махсус сайтта башкарырга кирәк. Шунда ук бәйге, катнашу шартлары һәм номинацияләр турында тулырак мәгълүмат алып була.

Теги: үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев