Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ – ЯҢА МӨМКИНЛЕКЛӘР: 2024 ЕЛГА ЧЕК-ЛИСТ

Бу күлмәкне «бәйрәмгә саклыйм», «бу чынаяк бигрәк матур, әлегә шкафта торсын, я бозармын», «бу елны ял итү булмас инде», «яңа дуслар белән соңрак танышырмын әле». Бу сүзләрне үзеңә әйткәнең бармы? Булса, котлыйм, синдә «тормышны кичектерү» синдромы билгеләре барлыкка килә башлаган. Бу яхшы әйбер түгел. Шуңа без елны шәп һәм «аннары», «булыр әле» дигән сүзләрсез үткәрер өчен чек-лист әзерләдек. Сүз уңаеннан, әлеге чек-лист журналның гыйнвар санында урын алды! Диварыңа элеп куярлык булсын дип эшләдек!

1. Иң матур һәм елга 1 тапкыр кия торган кыйммәтле киемеңне көндәлек тормышта да киеп кара

2. Фитнеска/биюгә/вокал студиясенә языл. Юк, анда синнән беркем дә көлмәячәк.

3. Ябыгуыңны көтмә. Теләсәң, кыска юбка, ачык майка, сыланып тора торган джинсы, үкчәле туфли ал.

4. Шкафта торучы матур тәлинкәләрне өстәлгә куеп, аны куллана башла.

5. Яңа җиргә күченүне көтмә. Бүлмәңнең дизайнын үзгәрт, әти-әниең белән бергә кечкенә ремонт ясагыз.

6. Керергә бик теләгән яки оялган кафега кереп, чәй булса да ал.

7. Фриланс буенча бушлай курслар үтеп кара, бәлки, син үзеңне нәкъ менә бу өлкәдә табарсың.

8. Массаж/СПА/косметологка барып кара. Авырткан арка, биттәге бетчәләр дә бетә башлар.

9. Мотоциклда йөреп кара. Тик инструктор белән генә!

10. Фотосессиягә языл. Юк, син таза да, ямьсез дә түгел, син искиткеч. Бу үзеңә читтән карар өчен шәп мөмкинлек.

11. Берничә атна дөрес туклан. «Безнең гаиләдә майлы ашыйлар, мин шуңа таза» проблемасы да бәлки бетәр.

12. Теләкләр картасын яса. Синнән беркем дә көлмәячәк, чөнки визуализация – шәп әйбер.

13. Күптән укырга теләгән, ләкин тәки вакыт җитмәгән китапны укы. Ул нәкъ сине көтә!

14. Иҗади остаханәгә барып кара. Бәлки, яшерелгән сәләтләрең сине шунда көтәдер?

15. Дусларыңнан туган көнгә күптән теләгән әйберне сора. Оялма, син моңа лаек.

16. 2024 елга максатларыңны язып чык.

17. Дусларың белән таң каршы ал.

18. Социаль челтәрләрдә актив рәвештә үз битеңне алып бара башла.

19. Аттракцион паркында иң куркыныч аттракционга бар.

20. Чәчләреңә үзгәрешләр кертеп кара.

21. Дусларыңны җыеп бәйрәм оештыр.

22. Көн дә көзгегә карап, үзеңә елмай.

23. 5 яңа кеше белән таныш.

24. Туган шәһәреңне/авылыңны үзең өчен яңа яктан ачып кара.

25. Берничә көн дәвамында иртәрәк торырга тырыш, бәлки, күбрәк әйбергә өлгерә башларсың.

Фото: Freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев