Логотип Идель
Белми калма

ЧЕЧИК, ИМБА, СИГМА: ЮК, БУ ӘФСЕН ТҮГЕЛ, ЯҢА СЛЕНГ СҮЗЛӘР

Бу дөньяның үзгәрү тизлеге күз ачып йомуга тиң кебек. Яңа көн туган саен яңа трендлар, яңа стильләр туа тора. Шул исәптән яшьләр сленгы да үзгәрешсез тормый. Яшьләр белән сөйләшкәндә үзеңне пенсионер итеп тоймас өчен яңа сүзләр өйрәтәбез бүген. Киттек!

ЧЕЧИК

Тюбик сүзенең туганы инде бу. Ләкин тюбикка карата кешенең күбрәк очракта ниндидер хисләре була – позитив булсынмы ул, негативмы. Ә “чечик” сүзе очрагында, ул гади кеше, егет яисә кыз дигәнне аңлата. Чел, челик сүзләренең синонимы дисәң дә була.

НОРМИС

Бу сүз инде чечикның үсүен һәм ничектер үзен күрсәткәннән соң кулланыла. Бу гади, нормаль, аралашуда адекват кеше дигәнне аңлата. Бәлки күбрәк сөйләшкәннән соң ул үзен әле күрсәтер, ә әлегә просто яхшы.

СОЕВЫЙ (СОЯЛЫ)

Бу сүз рус теленә инглиз теленнән кергән. soyboy дип егетлекләре ташып тормаган ир-атларга әйтәләр. Ә хәзерге сленгта соевый, йомшак, олы тормышка әзер булмаган, җитди карарлар кылырга курыккан һәм тормышка гел зарлана торганнарны әйтәләр.

ИМБА

Бу сүзне инде яңа дип әйтеп булмый. Шулай да күбесе аның мәгънәсен әле дә аңлап бетермиләр. Кулланылышка ул уеннардан кергән. Нәкъ менә анда бу сүз белән бик текә һәм көчле уйнаучыны аңлата. Ә бүгенге көндә имба дип үзеңнең иң яраткан җырчыңа, яңа кроссовкига, текә фотографияләргә әйтеп була. Имба сүзеннән имбой, ягъни йолдыз дәрәҗәсенә җиткән кешегә, дустыңа әйтеп була.

СИГМА

Әлеге дә баягы, бу сүз дә мөнәсәбәтләргә бәйле инде. Сигма дип текә, ялгыз, үзенә күп игътибар җәлеп итә торган, үз-үзенә ышана торган, харизмалы ир-атларга әйтәләр. Аның килеп чыгышына тирәнәйсәң, ул гомумән ялгыз бүре дигәнне аңлаткан. Мондый егетләр сезгә ошыймы, юкмы, үзегез билгеләгез.

СКУФ

Скуф сүзенең тарихы 2018 елга тоташа. Заманында бер политик ютуб-каналның модераторы Алексей Скуфин еш кына видеоларында үзенең консерватив карашлары, бәхәсләшергә яратуы һәм гомумән душнила булы белән истә калган.

Һәм бу исем тиз арада җыелма образга әйләнгән. Бүгенге көндә скуф дип телевизор карарга яратучы, бәхәсләшүче, консерватор кешенә атыйлар. Бүгенге яшьләр бу сүзне картая башлаган, урамга чыгарга иренгән, карашлары иске булган дусларына карата куллана. Моның идеаль мисалы – “Наша Раша” сериалындагы телевизор белән сөйләшүче Сергей Юрьевич Беляков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев