Логотип Идель
Бу – тема!

«БУЛЛИНГ» – СҮЗЕ ЯҢА, ҮЗЕ ИСКЕ: КАЗАН ДӘҮЛӘТ ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!

Казан дәүләт яшь тамашачы театрында премьера – «Чучело. Квартирник». Режиссер Радион Букаев һәм драматург Анастасия Чернятьева танылган язучы Владимир Железников повесте буенча куелган тарихны безнең вакытка туры китереп, аны рок-концертка әйләндерделәр.

Спектакльдә күтәрелгән төп тема – буллинг. Әсәр 40 ел элек язылган булса да, анда күтәрелгән төп проблемалар бүгенге көндә дә актуаль. Элек аны рәнҗетү дип йөртсәләр бүген бу күренешнең яңа термины бар. Ләкин асылда шул ук бер әйбер – кешеләрнең башкаларны кимсетү, төркемнән чыгарырга тырышу, рәнҗетүе. Аеруча бу күренеш яшүсмерләр арасында киң таралган. Безнең күбебез буллинг белән нәкъ менә мәктәптә укыган чакта очраша. Шуңа яшүсмерләргә яшүсмерләр тормышы күрсәтелгән спектакльне күрсәтү бик уңышлы.

Спектакльдәге вакыйгалар хәзерге һәм үткән заманда, ләкин һаман шул ук бер кечкенә шәһәрдә һәм бер үк йортта бара. Кайчандыр Лена Бессольцева исемле кыз һәм картиналар җыючы бабасы яшәгән ташландык йортның түбәсенә яшүсмерләр килеп эләгәләр. Биредә яшьләр үзләренең рок-төркеменең дәресләрен үткәрә торган булганнар. Барабаннар, гитаралар, микрофоннар, барысы да рок-квартирник атмосферасын хәтерләтә иде. Шуңа да спектакльнең концепциясе дә шундый иде. Барлык вакыйгалар тамашачыларга җыр аша җиткерелде.

Вакыйгалар ике вакытта барса да асылында бер үк проблема, ике дөньяда да кабатланучы характерлар, икесендә дә изгой кызлар бар. 40 ел элек аңа «чучело» дисәләр, бүгенге Ленаны «пугало» дип йөртәләр. Ике дөньяда да Лена ачык күңелле, ихлас һәм ярдәмчел кыз. Колакларына кадәр җиткән елмаю, гади киенүе аны бары тик бизи генә. Ә башка яшүсмерләр аларның яшенә хас булган сыйфатларга ия – бер нәрсәдән дә курыкмыйлар, шук, туры сүзле, компаниядән аерылмаска тырышалар. Ә Лена алардан аерылып тора, ул алдый белми, башкаларны якларга тырыша. Дустының гаебен үз өстенә алган өчен аны карачкы урынына яндыралар, кыерсыталар, кыйныйлар нинди генә сүзләр әйтеп бетермиләр. Ләкин ул үзенең ихласлыгын югалтмый, шунда да дусларында кешелек сыйфатларын күрергә тели, ләкин ахыр чиктә түзми, шәһәрдән китә.

Спектакль рәнҗетүнең, буллингның кеше тормышына никадәр зур тап салуын күрсәтә. Ә андагы музыкаль бизәлеш, актерларның уйнавы һәм җырлары темага тирәнрәк чумарга булышты.

Бу спектакльне һәр яшүсмер карарга тиеш дип уйлыйм. Кайберләре үзләрен күрер, икенчеләре ничек эшләргә кирәкмәвен, һәм буллинг нәрсәгә китерә алуларын белер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев