Логотип Идель
Бу – тема!

«МИН БАЛАЛАРГА БЕРКАЙЧАН ДА АКЫРМАЯЧАКМЫН... ДИП УЙЛЫЙ ИДЕМ» (МӘКТӘПТӘ ПРАКТИКА УЗУ ТАРИХЫ)

Институтка укырга кергәндә мин педагогика юнәлешен махсус рәвештә әйләнеп узган идем, чөнки мәктәп елларыннан ук укытучы хезмәтенең никадәр авыр, күп тырышлык соравын һәм хезмәт хакының түбән булуын белә идем. Журналистика юнәлешендә белем алсам да, филология институтының педагогик җене мине дә урап узмады. Тәки мәктәпкә барырга туры килде миңа... Рәсми эшкә хас булганча, укытучыларга отчетын тапшырдык, анда никадәр «су» икәнен чамалыйсыздыр. Бу язмада чын отчет язарга булдым. Киттек!


1 НЧЕ КӨН. «ВАУ, МӘКТӘПТӘ ШУЛАЙ ШӘП!»
Үземнең мәктәп елларын искә төшердем. Ашханә ягыннан килгән әче кәбестә исе, коридорда чабучы башлангыч сыйныфлар, гардероб яныннан узганда әллә нинди флешбэклар. Ммм…
Миңа 6 сыйныфны бирделәр. Кечкенәрәкләр инде, ну ярар, эшләп карыйк! Социаль челтәрләремдә «дорогу педагогу» мемнары. 


2 НЧЕ КӨН. «БЕЗ АНДЫЙ ТҮГЕЛ ИДЕК...»
Пассив практика башланды. 6 сыйныфым белән дәресләргә йөрдек. Математикада утырам, укытучы сыйныф тынычланганчы аларны бастырып тота, шауламасыннар өчен тавышын күтәрә. Ммм, янәдән флешбеклар. Балаларым бик шук булды. Сөйләшеп утыручы егет-кызлар, укытучы ялгышып берәр сүз әйтсә, шуннан көлеп туя алмыйлар. Өй эшен дә эшләп килмәгәннәр кайберләре, имеш, дәфтәр өйдә калган. Шулайдыр инде... Технология дәресе. Кабинетта без, укытучы бармы-юкмы – укучыларга барыбер. Колак тонды, күзләрем шар. Башта бары тик «без андый түгел идек...» дигән фикер.


6 НЧЫ КӨН. «КЕШЕ БАЛАСЫНА НИЧЕК АКЫРЫЙМ ИНДЕ?»
Пассив практика бетте. Укыта башладык. Бу юлы дәрескә әзерләндем инде, теманы да яхшы беләм. Балалар каршында дурак булып калып булмый бит. Презентация ясадым, һәр кагыйдәне мемнар белән тәфсилләп аңлатып чыктым. Блин, джинсы ярамый, бизәнәсе дә бар, бала кырыенда кешечә күренергә кирәк.
Балалар безне күргәч шатландылар бугай. «Кайда яшисез? Ә сезгә ничә яшь? Ә сез укытучы буласызмы? Ә укытучының хезмәт хакы нинди?» дигән сораулар коела гына. Дөрес башланды. 15 минут сыйныфны тынычландырдык. Башта аңлы укытучы булырга тырыштым. Тавышны күтәрмәдем, ә соңрак тоным да үзгәрде, ачу да чыга башлады. 45 минут вакыт күз ачып йомганчы үтте. Авыз кипте, куллар калтырый.


10 НЧЫ КӨН. «БУ МОРФОЛОГИК АНАЛИЗНЫ ҮЗЕМ ДӘ ЯСЫЙ БЕЛМИМ БИТ...»
Балалар белән яңа тема үтәбез. Бераз ияләшә башладым бугай. Исемнәрне барыбер истә калдырмадым инде. Болар да миңа ияләштеләр, «яшь укытучы кырыенда шауласаң да була» дип уйлыйлар. Яңа көн туды исә тавышым тагын да көчлерәк чыга. «Тыныч! Утыр урыныңа! Алып куй ул нәрсәне өстәлдән! Дәфтәреңне ач!» дип манчыйм гына. Дәрес темасы – «исемгә мор­фологик анализ». Башта үзем дә аңлап бетерми идем ул тартымнарны, дөрес анализ тәртибе дә онытылган, балаларга аңлаткан саен үзем дә аңлыйм. Менә ичмасам, бу практиканың плюслары да чыга башлады бит!

 


11 НЧЕ КӨН. ВАТСАПТА «УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ БЕЛӘН» ДИГӘН КАРТИНКАЛАР КИЛГӘН КӨН
Укытучылар көне иде бу. Мәктәптә бәйрәм вайбы. Укытучыларның йөзләрендә елмаю, бу көнне балалар да бит бик ягымлы була башлыйлар (моңа сәбәп бәйрәмме, дәресләрнең нибары 30 минут булуымы – белмим инде) бит. Көн рәхәт узды, әни иртән үк «Укытучылар көне белән!» дигән картинка җибәрде. Балалар да котлады. «Башка бәйрәм итмәм инде, рәхәтен күреп калыйм» дидем.


14 НЧЕ КӨН. «СТИКЕР ЯБЫШТЫРЫР ӨЧЕН ИҢ ШӘП УРЫН – МАҢГАЙ»
Сыйфат темасына кердек ниһаять. Балалар теманы яхшылап аңласыннар өчен интерактив кертергә булдым. Стикерларга аффирмация кебек кеше сыйфатларын яздым (мин матур, мин акыллы, мин шаян һәм башка матур сүзләр). Укучыларга ошады бугай, темага кереп киттеләр. Тактага теманы язарга борылдым, 5 секундтан соң тегеләргә борылам һәм ни күрим: ярты сыйныф шул стикерларны я маңгаена, я борынына ябыштырган. Сабыйлар инде...


16 НЧЫ КӨН. ЧЫГЫРЫМНАН ЧЫГАРДЫЛАР ТӘКИ
Балалар да миңа, мин дә балаларга ияләшеп беттем. Кемнең кайда утыруын, дәрес барышында нинди фокус чыгаруын, кемнең өй эшен эшләп килү-килмәвен беләм. Укучылар да мине беләләр хәзер. «Моны эшләсәк акырмый, моны әйтсәк мактый» дип уйлыйлар. 
Дәреснең темасы «Асыл һәм нисби сыйфат». Аңлавы да авыр, ичмасам аңлатуы да бик әллә ни рәхәт нәрсә булып чыкмады. Һәр терминны тәрҗемә итү дә башка тия. Без сөйлибез, алар сөйли, сыйныфның бер башын тынычландырасың, икенчесе шаулый башлый. Түзмәде йөрәк. Бөтен кабинетны зыңгылдатып «ТЫНЫЧ!!!» дип акырдым. Укучылар шундук тындылар, башлары минем якка борылды, аларның да, татар теле укытучысының да күзләре шар булды. Ә минем белән дәресне алып барган төркемдәшем шунда көтмәгәннән көлеп җибәрмәсенме. Мин дө көлергә тотындым инде, такта артына кереп. Шуннан соң балалар да тынычланды бугай. Эмоциональ атынгыч җитмәсә, мәктәпкә барырга кирәк дигән фикергә килдем.


18 НЧЕ КӨН. АЛМАЧУАРНЫ ҮТЕРДЕК...
Әдәбият дәресендә Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрен үтәбез. Бу көнне үземне тәрҗемәче итеп хис иттем. Алар укый, мин тәрҗемә итәм, мин укыйм, барыбер мин тәрҗемә итәм. Темасы балаларны кызыксындырды, һәр хайван үз хуҗасына охшаган дигән фикергә килдек. Дәрес азагында тәки үтердек мескен Алмачуарны. Укучылар моңсуланып калды, кызгандым үзләрен... Моңсулык вайбын өзмәскә булдым инде, өй эше бирдем үзләренә.


20 НЧЕ КӨН. «ЧИМИН МИНЕМ КРАШ!»
Сыйныфтан тыш чара да үткәрергә дә кирәк бит әле. Аны кызыклы ясарга уйладык. Презентациягә «Чимин», «краш», «майнкрафт» сүзләрен кертү бик уңышлы булды. Биремнәрне бирелеп эшләделәр. Ахырда чупа-чупслар таратканда дөньяда алардан да бәхетлерәк кеше булмады бугай.


22 НЧЕ КӨН. ЮК, МИН ЕЛАМЫЙМ, КҮЗДӘН ЯШЬЛӘР ГЕНӘ АГА
Практиканың соңгы көне. Башта «тизрәк бетсен иде бу» дигән уйлар «эх, ияләшеп беттем инде шуларга, китәргә дә моңсу» дигәнгә алышынды. Ходай үзе генә белә теманы ничек аңлатканыбызны. Балаларга стикерлар таратып, безнең дәресләрдән калган хис-кичерешләрен язарга сорадык. Бу ихлас сабыйлар күңелләрендә булган бар нәрсәне шунда чыгардылар бугай, иң тыңламый торган һәм шук укучылар да шулкадәр матур сүзләр язды. Укыганда күзгә яшьләр килде. Яшьнең түгелүе моның белән генә туктамады. Шуңа сәбәп – практикадан отчет язу...


23 НЧЕ КӨН. ДОББИ ХӘЗЕР ИРЕКТӘ!
Миллион сум туздырып, йөз тапкыр бар нәрсәне үзгәртеп, ниһаять отчет әзер булды. Төркемдәшләр белән очраштык, һәрберсе үз сыйныфын, кызыклы хәлләрне сөйли. Күңелдә җиңеллек хисе. Бетте бит бу тәки, дигән уйлар. Ләкин йөрәк моңсулана нигәдер. Шундый шәп тәҗрибә булды бу мәктәп. Укытучы хезмәтенең никадәр авыр булуына инандым, балалар тавышланганда, өй эшен эшләмәгәндә ачуның ничек каты чыга алуын да белдем. Бу һөнәргә хөрмәтем 1000 кат артты.

Бу язманы үземнең Казан шәһәренең «Татар телендә белем бирүче 27 гимназия»сенең 6В сыйныфына багышлыйсым килә. Тормышымда мәңге онытылмаслык истәлекләр калдырган өчен рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев