Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
«XXI ГАСЫР ЛИДЕРЫ» БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ БАШЛАНДЫ
Казанда «XXI гасыр лидеры» исемле бөтенроссия бәйгесенең финалы башланды. Биредә балалар һәм яшьләр берләшмәләренең лидерлары һәм җитәкчеләре катнаша. Аның белән параллель рәвештә көллият студентлары һәм югары сыйныф укучылары өчен «Большая перемена» бәйгесенең ярымфиналы уза. 6 сентябрь көнне «Пирамида» концертлар залында чараларның ачылыш тантанасы узды. Тулырак безнең язмада! -
«КАЗАН ТАВЫШЛАРЫ»: МЭРИЯ БАЛКОНЫНДА ТЕАТРАЛЬЛӘШКӘН ПЕРФОРМАНС УЗДЫ
27 август кичендә Казан мэриясенең балконы театр сәхнәсенә әверелде. Аның сәбәбе – «Казан тавышлары» дип исемләнгән театральләштерелгән перформанс. Видео-мэппинг-шоуны, шигырьләрне, җырларны, яраткан артистларны күрер һәм ишетер өчен шактый тамашачы җыелган иде. -
XXXII ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕ: НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
1-5 нче сентябрь көннәрендә Казанда Татар яшьләре көннәре узачак. Быел ул 32 тапкыр оештырыла. Чара гадәттәгечә “Идел” яшьләр үзәгендә үтәчәк. -
3D АНИМАЦИЯ, ТАРИХ, ТУЛГАН АЙ: БОЛГАРДА «КАРА ПУЛАТ» ОПЕРАСЫ КҮРСӘТЕЛДЕ
12-13 нче август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кара пулат» операсы күрсәтелде. Моңарчы бары тик театрда гына күрсәтелгән спектакль ачык һавада, тарихи урында куелды. Опера open-air форматында узып, меңнән артык тамашачыны җыйды. -
БОЛГАРДА «КАРА ПУЛАТ» ОПЕРАСЫ КҮРСӘТЕЛӘЧӘК
12-13 нче август көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кара пулат» операсы күрсәтеләчәк. Моңарчы бары тик театрда гына күрсәтелгән спектакль саф һавада , тарихи урында куелачак. Чараның режиссеры – Илгиз Зәйниев. -
БАУМАН УРАМЫНДА «ЗӘЛИДӘ» УЕНЫ УЗАЧАК!
9 август көнне 19.00дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында («Кремль» метро станциясеннән ерак түгел) җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак. Татар биюе дәресен Казан Мэриясе «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында оештыра. -
ШӘП БӘЙГЕ: ПИЛОТ БУЛУ ӨЧЕН БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР
Татарстан мәктәп укучылары арасында авиамодельләштерү буенча «неДетская авиация-2022» дип аталган бәйге узачак. -
БИЛӘРДӘ «СӘЛӘТ» ФОРУМЫНЫҢ ӨЧЕНЧЕ СМЕНАСЫ АЧЫЛДЫ
Биләрдә XI Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – Cоциаль күнекмәләр Биләр Форумның (Социальные навыки/Soft Skills) ачылыш тантанасы узды. -
ГӨЛНАЗ СӘФӘРОВА АЭРОБИКА БУЕНЧА ТРЕНИРОВКА УЗДЫРАЧАК
12 нче июль 19.00дә Горки-Әмәт урманы сәхнәсендә аэробика буенча мастер-класс үтәчәк. Чараны Казан мэриясе оештыра. Аэробика буенча мастер-классны Татарстанның атказанган артисты, теле-радио алып баручы Гөлназ Сәфәрова һәм тренер, «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең спорт юнәлешләре җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтҗанова үткәрәчәк. -
«РИТМНАР ТЕРРИТОРИЯСЕ» ЛИДЕР БУЛЫРГА ӨЙРӘТӘ
8 сентябрьдән алып 11 енә кадәр Түбән Новгород өлкәсендә «Ритмнар территориясе» дип аталган социаль эшмәкәрләр форумы узачак. Катнашучылар 4 көн дәвамында тулы бер социаль проект ясап карый алачак. -
КУПАЛЬНИКЛАРЫҢНЫ АЛ, СУ КОЕНЫРГА КИТТЕК! ТАТАРСТАНДАГЫ ИҢ ШӘП 5 ПЛЯЖ
Ниһаять, җәй безне эссе көннәре белән куандыра башлады. Ләкин кешегә ярап булмый бит, ул эсседән качу урыннары эзли башлый. Шуның иң шәбе – кондиционер астында утыру түгел, ә су керү. Бу язмада мин сезгә Татарстанның иң шәп пляжлары турында сөйләрмен. Өстәвенә кояштан саклану серләрен дә ачыкларбыз. Киттек! -
БӨТЕНРОССИЯ АВЫЛ САБАНТУЕ-2022: 84 ГЕКТАР ҖИРДӘГЕ ТАТАРЛЫК РУХЫ
2нче июль көнне Мордовия Республикасының Ләмбрә районы Аксён авылында XII Бөтенроссия авыл Сабантуе гөрләде. 84 гектарлык мәйданга илебезнең төрле почмакларыннан милләттәшләребез җыелды. Бәйрәм, Бөтенроссия форматына хас булганча, бик масштаблы һәм мавыктыргыч узды. -
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ БЕРЕНЧЕ СЕЗОНЫНА НӘТИҖӘЛӘР ЯСАДЫ
«Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәге үзенең беренче театраль сезонын тәмамлады. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә театр хезмәткәрләрен һәм артистларын мәдәният, яшьләр эшләре һәм мәгариф министрыклары мактаулы кәгазьләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләделәр. -
«СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ТИЗДӘН ӨР-ЯҢА СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК
«Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» пьесасы буенча язылган. Әсәрне рус теленә Рәшит Заһидуллин һәм Елена Аржакова адаптацияләштергән. -
ИЮЛЬ АЕН ЯКТЫ ҺӘМ ОНЫТЫЛМАСЛЫК ҮТКӘРҮ СЕРЛӘРЕ
Җәйнең беренче ае узды да китте! Сессия, имтиханнар, практикалар белән ул сизелмәде дәме? Ләкин, җәй үтте дип сез борчылмагыз. Әле 2 ай бар. Бу язмада без сезгә июль аен онытылмаслык һәм кызык үткәрү өчен вишлист әзерләдек. Киттек!
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!