КАЗАНДА «КОНСТРУКТИВ» ФОРУМЫ УЗАЧАК
23 сентябрьдән алып 25 сентябрьгә кадәр Казанның IT-паркында мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлыкка багышланган «Конструктив» форумы узачак. Форумның төп максаты – яшьләргә терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы белемнәр бирү.
Биредә катнашучылар өчен әлеге темага багышланган төрле лекторийлар, әңгәмәләр, очрашулар, нетворкинг сессияләр, остаханәләр, кейс-турнирлар һәм эшлекле уеннар узачак. Быел катнашырга теләк белдереп, Татарстанның 45 районыннан, Россиянең 20 төбәгеннән барлыгы 1800 гариза килгән. Форумда онлайн һәм офлайн форматта да катнашып булачак.
Эш 5 программа барачак:
– 18 яшьтән һәм өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр өчен,
– югары уку йортлары вәкилләре өчен,
– яшьләр эшләре юнәлешендә эшләүчеләр өчен,
– яшүсмерләр өчен,
– ата-аналар һәм яшүсмерләр өчен.
«Конструктив» – кызыклы спикерларны тыңлап, фикердәшләрне табарга, проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашырга, проблемалар турында сөйләшергә һәм форумның белгечләре белән берлектә аларны чишү юлларын табарга мөмкинлекләр биргән форум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев