ТАТАР АМАЗОНКАСЫ – «КАЗАН КРЕМЛЕ КУБОГЫ» БОКС ЯРЫШЫНДА
25 сентябрьдә Казанның «Баскет-холл»ында «Казан Кремле кубогы» дип исемләнгән бокс кичәсе узачак. Программада чит илләр, Россия һәм Татарстан Республикасы боксчылары катнашында 9 бой узачак.
Кубок өчен төп ярышта, үз категориясендә дөньяның иң яхшы көрәшчеләренең берсе, WBA International билбавы иясе Умар Саламов һәм Россия тамашачысына «Beast Master» кушаматы белән таныш булган Викапита Мероро очрашачак.
Дебют көрәшләрен Татарстан боксчылары Ринат Хәйруллин, Марифат Касыймов, Альберт Шәяхмәтов, Вадим Кошкин үткәрәчәк.
Бу ярышның төп үзенчәлеге – кызлар боксы. Алар арасында «татар амазонкасы Гөлүсә Галиева да бар. Бокс – егетләр спорты, дигән стереотипны җимерүче ул. Ул Оренбург өлкәсеннән килгән көндәше белән очрашачак. Кызларның ярышы кубокның беренче көндәшлеге кысаларында узар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев