«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘҮЛЕК»: ТЕЛНЕ ВИДЕО АША ӨЙРӘНҮ МӨМКИНМЕ?
Казан Мэриясе татар телен өйрәнергә ярдәм итә торган видеороликлар күрсәтә башлый. Сөйләмдә киң кулланыла торган гыйбәрәләргә багышланган 20 видеоролик социаль челтәрләрдә – Казан Мэриясенең рәсми аккаунтларында һәм YouTube видеохостингында урнаштырылачак.
«Татар телендә сөйләүлек» дип аталган видеороликлар сериясе беренче тапкыр 2021 елның 26 апрелендә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында күрсәтелә башлады. Алар татар теле нигезләренә юнәлтелгән иде, төрле темалар (саннар, төсләр, ел фасыллары һ.б.) буенча аерым сүзләрне өйрәтүне күз уңында тотты.
Быел роликлар казанлылар тормышындагы кызыклы хәлләргә багышлана, аларда һәркем үзен таный ала. Узган ел белән чагыштырганда, роликларга киңрәк төшенчәләр, бераз катлаулырак сөйләм фразалары кертелгән. Авторлар аларга юмор элементларын, милли колоритны да өстәгән. Яңа 20 видеоролик кафе, сырхауханә, аэропорт, театр, билет кассасы хезмәткәрләре, шулай ук хезмәттәшләр, җитәкчеләр, дуслар, туганнар белән аралашу кебек темаларны үз эченә ала
Видеороликларны әлеге сылтама аша карарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев