3 ноябрь 2022 яңалыклары
-
«САФ» РАДИОСЫН РУС ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ КУШЫМТА АША ТЫҢЛАРГА МӨМКИН
2022 елның 1 июненнән 12 яшькә кадәрге балалар өчен «САФ» интернет-радиосы эшли башлады. Бүгенге көндә радионың 8000нән артык тыңлаучысы бар. Интернет-радио әдәби-музыкаль программалар чыгара, шулай ук белем бирү һәм тәрбия юнәлешләрен тәкъдим итә. -
«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘҮЛЕК»: ТЕЛНЕ ВИДЕО АША ӨЙРӘНҮ МӨМКИНМЕ?
Казан Мэриясе татар телен өйрәнергә ярдәм итә торган видеороликлар күрсәтә башлый.Сөйләмдә киң кулланыла торган гыйбәрәләргә багышланган 20 видеоролик социаль челтәрләрдә – Казан Мэриясенең рәсми аккаунтларында һәм YouTube видеохостингында урнаштырылачак.