ОММАЖ ҺӘМ ИЛГИЗ ШӘЙХРАЗИЕВТАН «ТАТАР ФЕМИНИЗМЫНЫҢ ЯҢА ГИМНЫ»
ОММАЖ төркеме Илгиз Шәйхразиев белән берлектә «Татар кызы» җыры һәм аңа клип тәкъдим иттеләр. Авторлар үзләре белдергәнчә, бу релиз – татар феминизмының яңа гимны була алырлык, татар кызларын күккә чөюче трек.
Клипның сюжетына күчик. 5 ир-ат урманга пикникка киләләр һәм кызлар оештырган тоткынлыкка эләгәләр. Амазонкаларны хәтерләткән туташлар егетләрне җәмгыятьтә хатын-кызныкы буларак күзалланган эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәләр. Алар дүртәүләшеп качалар, тик шуларның берсе татар кызлары кулында кала.
Җырның клибы бер тәүлек эчендә төрле социаль челтәрләрдә меңәрләгән караулар җыйды. Комментарийларда фикерләр дә шактый. Күбесе клипка карата уңайлы фикерләр белдертәләр: «Мин бу җырны күптәннән көттем! Бик шәп!». Ләкин клипка бәйле башка төрле фикер белдерүчеләр дә бар: «Ә кайда монда феминизм?» – дип язган бер комментатор, мәсәлән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев