Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРГА НИ ӘЙТЕРГӘ ТЕЛИ: ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРОЕКТЛАР ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Казан яшь тамашачы театры 90 еллык юбилеена багышланган чараларына старт бирде! Аларның беренчесе булып, тамашачылар әзерләгән проектларны тәкъдим итү кичәсе булды. Чара питчинг форматында узды. -
ЯШЬЛӘРГӘ ИҖАТ ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРҮЧЕ БӘЙГЕ – «ГЛАГОЛИЦА»ның ФИНАЛЫ УЗДЫ!
14-18 ноябрь көннәрендә Казанда Халыкара «Глаголица» бәйгесенең финалы узды! «Глаголица» бәйгесе 2014 елда Татарстанда региональ проект буларак башлаган иде. Бүгенге көндә исә ул Халыкара дәрәҗәгә җитеп, катнашучыларның географиясен киңәйтте. 2022 нче елның бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм 17 илдән барлыгы 2212 бала катнашкан. Бу сан башка еллардагы катнашучы саныннан шактый күбрәк. -
МУЗЫКА, ИҖАТ ҺӘМ ДУСЛЫК: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА АЛСУ САЛИХОВАНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ УЗДЫ
Яшь башкаручы үзенең иҗаты белән таныштырды һәм башка популяр җырларны башкарды. Очрашуның төп темасы – хыял. Алсу үзенең чыгышлары аша үз тарихын сөйләп, музыкага мәхәббәтен аңлатып, үз хыялына тугры булып яшәвен җиткерде. -
«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘҮЛЕК»: ТЕЛНЕ ВИДЕО АША ӨЙРӘНҮ МӨМКИНМЕ?
Казан Мэриясе татар телен өйрәнергә ярдәм итә торган видеороликлар күрсәтә башлый.Сөйләмдә киң кулланыла торган гыйбәрәләргә багышланган 20 видеоролик социаль челтәрләрдә – Казан Мэриясенең рәсми аккаунтларында һәм YouTube видеохостингында урнаштырылачак. -
ТАТАРСТАННЫҢ МИЛЛӘТЛӘРЕН МУЗЫКА ЯРДӘМЕНДӘ ӨЙРӘНҮ: КАЗАН МЭРИЯСЕ КОНЦЕРТ-ОЧРАШУ УЗДЫРА
1 ноябрь көнне 14.00дә Казанның 13 номерлы китапханәсендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнашында «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» концерт-очрашуы узачак. Чараны Казан Мэриясе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештыра. -
ПЛАКАТ СӘНГАТЕ ҺӘМ КАЛЛИГРАФИЯ: «АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ» ЯҢА ЧАРА УЗДЫРА
29 октябрь көнне «Шәрык клубы»нда Каллиграфия һәм заманча рәсем сәнгате» курсының 2 нче модуле узачак. -
ОММАЖ ҺӘМ ИЛГИЗ ШӘЙХРАЗИЕВТАН «ТАТАР ФЕМИНИЗМЫНЫҢ ЯҢА ГИМНЫ»
ОММАЖ төркеме Илгиз Шәйхразиев белән берлектә «Татар кызы» җыры һәм аңа клип тәкъдим иттеләр. Авторлар үзләре белдергәнчә, бу релиз – татар феминизмының яңа гимны була алырлык, татар кызларын күккә чөюче трек. -
КӨЗГЕ БАЛНЫ ШӘП ҮТКӘРҮ СЕРЛӘРЕ
Тиздән мәктәпләрдә беренче чирек тәмамлана. Кемгә ничек ә миңа ул вакыт контроль эшләрне эшләүдән, диктантлар язудан тыш көзге бал белән ассоциацияләшә. Ләкин кайчандыр ул безнең мәктәптә кабак һәм яфрак костюмына киенү, көзге җырлар белән генә чикләнә иде. Бу язмада мин сезгә бу бәйрәмне кызык һәм креатив үткәрәрү серләре турында язырмын. Киттек! -
ЗАМАНЧА МӨСЕЛМАН МӘДӘНИЯТЕ ФЕСТИВАЛЕ СТАРТ АЛА
26 октябрьдән башлап, 30 октябрьгә кадәр Казанда Халыкалара заманча мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале узачак. Чара кысаларында белгечләрдән остаханәләр һәм лекцияләр, белем бирү һәм күңел ачу программасы каралган. Фестиваль Гала-концерт белән тәмамланачак. -
ХЫЯЛ МӘКТӘБЕ: ТАНЫЛГАН ТАТАР ШӘХЕСЛӘРЕ НИНДИ УКЫТУЧЫ БУЛЫР ИДЕ?
Татар дөньсында билгеле шәхесләр мәктәптә эшләсә, алар нинди фән укытырлар иде икән? Укытучылар көнендә шул турында хыялланып алырга булдык. -
МӘКТӘПТӘ ИҢ ШӘП ҮЗИДАРӘ КӨНЕН НИЧЕК УЗДЫРЫРГА?
Мәктәпләрдә тиздән көзнең иң көтеп алынган вакыйгасы – укытучылар көне узачак. Кыска уку көне, күтәренке кәеф, бәйрәм концертыннан тыш бу көн минем өчен үзидарә көне белән ассоциацияләшә. Чөнки һәр ел бу көнне дәресләрне укучылар үзләре алып бара иде. Бу язмада мин сезгә бу көне кызык итеп үткәрү идеяләре белән бүлешермен. Киттек! -
ТАТАР АМАЗОНКАСЫ – «КАЗАН КРЕМЛЕ КУБОГЫ» БОКС ЯРЫШЫНДА
25 сентябрьдә Казанның «Баскет-холл»ында «Казан Кремле кубогы» дип исемләнгән бокс кичәсе узачак. Программада чит илләр, Россия һәм Татарстан Республикасы боксчылары катнашында 9 бой узачак. -
КАЗАНДА «КОНСТРУКТИВ» ФОРУМЫ УЗАЧАК
23 сентябрьдән алып 25 сентябрьгә кадәр Казанның IT-паркында мәгълүмати һәм психологик куркынычсызлыкка багышланган «Конструктив» форумы узачак. Форумның төп максаты – яшьләргә терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы белемнәр бирү. -
КАЗАН МЭРИЯСЕ БУШЛАЙ ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫН БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Дәресләр хезмәт күрсәтү өлкәсе белгечләре өчен уздырыла. Казан шәһәре Башкарма комитеты хезмәт күрсәтү өлкәсе (кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә) хезмәткәрләре өчен оештырылган татар теле курсларына чакыра. Әлеге хезмәткәрләр халык белән турыдан-туры аралаша, димәк, алар өчен телне белү аеруча мөһим. -
«МОЗАИКА КУЛЬТУР» ФЕСТИВАЛЕ: НИЛӘР КӨТӘРГӘ?
10 сентябрьдә Кремль яр буенда 14:00дән 22:00гә кадәр сигезенче этноконфессиональ «Мозаика культур» (Мәдәниятләр мозаикасы) фестивале узачак. Чара «Милли костюм көне» республика бәйрәме кысаларында үткәреләчәк.
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!