Логотип Идель
Бу – тема!

БАЛЫККА ӘЙЛӘНГӘН МАЛАЙ, БИТЛЕКЛӘР ҺӘМ ХЫЯЛ: «АК ПАРОХОД» СПЕКТАКЛЕНӘ БЕР КАРАШ

Казанда «Һөнәр» яшь режиссура фестивале кысаларында Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары «Ак пароход» спектаклен тәкъдим иттеләр. Аның режиссеры – Илсур Казакбаев.

Спектакль Чынгыз Айтматовның «Ак пароход» әсәренә нигезләнеп куелган. Әсәрдә җиде яшьлек хыялый малай һәм аның Момун бабасы, урманчы Оразкол, Мөгезле болан-ана һәм Ак пароход тарихы тасвирлана. Ялган һәм явызлык белән килешмичә, малайның балыкка әверелеп, Ыссык-күлгә, Ак пароход артыннан йөзеп китүе турындагы бәян ителә.

Спектакльдә кешеләрдә башкаларга, тирә-дөньяга, хыялларга, киләчәккә карата битарафлыкның нәрсәләргә китерә алуы күрсәтелә. Шунысы кызык, малай һәм бабайдан кала, урманчы, аның хатыны, әбине һәм башка геройларны уйнаучы артистларның йөзләре күренмәде дә диярлек. Чын битләр урынына рольләрне башкаручылар пиджак, рубашкалардан ясалган зур битлекләрдә уйнадылар. Режисерның ул битлекләрне бүлүе дә кызык. Кара күңелле кешеләр карарак төстәге битлектән булса, ачык күңеллеләр – яктырак төстә.

Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге – кайбер ир-ат рольләрен хатын кыз башкаруы, ә хатын-кыз ролен ир-ат башкаруы. Төп рольне – малайны да Рәзилә Шәрифуллина уйнады. Артистлар үз рольләрен искиткеч югары дәрәҗәдә башкарып чыкты. Ә Рәзилә Шәрифуллина уйнавы сокландырды, аның монологлары вакытында күзгә яшь тулды, дөньяның аңа карата шундый рәхимсез булудан күңел әрнеде.

Гомумән, спектакль кабул итү өчен җиңел түгел. Социаль проблемаларны күтәргән «Ак пароход» тормыш нинди генә авыр булмасын, хыялларга һәм максатларга тугры, кешелекле булып калу, башкаларга карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген күрсәтә.

Фотолар Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев