ЛЕГЕНДАР «ӘЛДЕРМЕШТӘН ӘЛМӘНДӘР» АНИМАЦИОН ФИЛЬМ ФОРМАТЫНДА ДӨНЬЯ КҮРӘЧӘК
Моның турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча эшләнгән тулы метражлы анимацион фильмны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Фильмны «Татармультфильм» студиясе эшләгән. Аның режиссеры – Сергей Киатров.
Әлеге проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылды.
Фильм инде 2015 елда ук әзерләнә башланган. Ул тамашачының яраткан, легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән аерылачак. Театр сәхнәсендә декорацияләрне алай ук еш алыштырып булмау сәбәпле спектакльдә өстенлек һәм төп игътибар диалогларга бирелә, ә мультфильмда исә 1200 тирәсе фон үзгәрәчәк, 90 персонаж катнашачак, өстенлек җырларга һәм музыкаль эчтәлеккә биреләчәк. Аны хәтта мюзикл итеп тә кабул итәргә була дип, җиткерделәр оештыручылар.
Фильм киң прокатка 2023 елда чыгачак. Әлегә ул цензор алу стадиясен уза. Мультфильмның яшь чикләве 6+ булыр дип көтелә. «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы метражлы фильм буларак чыгачак, аның озынлыгы 68 минут булачак.
Яраткан персонажлар кем тавышлары белән сөйләячәк соң?
Фильмның персонажларын тавышландыруда Камал театры артистлары катнашкан. Әҗәл ролен Россия һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Әлмәндәрне Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов, Искәндәрне Татарстанның атказанган артисты Илнур Закиров башкарган. Равил Шәрәфиевның әлеге проектта катнашуы аеруча куандыра:
Анимацион фильм спектакльне кабатлау түгел. Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр»не куя башлагач, мин Әҗәл ролен алырга теләмәдем, чөнки ул негатив энергияле, кансыз бер зат. Ә Әлмәндәр киресенчә позитив герой. Тик спектакль барышында Әлмәндәрдәге оптимизм Әҗәлгә дә күчә, аңа да кан керә башлый. Ә мультфильмда исә бу «кан керү» тагы да ныграк кебек, Әҗәл тагы да ныграк кешегә охшый башлый.»
«Әлдермештән Әлмәндәр»нең премьерасы Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә күрсәтеләчәк, дип планлаштыра оештыручылар. Кинотеатр челтәрләре белән килешү төзелгәннән соң ул тагы да киң аудиториягә таралачак дип көтелә.
Фильм турында турында тулырак мәгълумат, трейлер һәм башка кызыклы әйберләр «Әлмәндәр татар» сайтында тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев