2022 ЕЛНЫҢ ИҢ МАТУР БӘЙГЕСЕ – «ТАТАР КЫЗЫ» ФИНАЛЫ УЗДЫ
11 декабрь көнне Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесенең финалы гөрләде. Сәхнәдә Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 11 кыз көч сынашты.
Бәйгенең максаты – яшьләрдә мәдәни мираска карата кызыксыну уяту, яңа белем һәм күнекмәләр ярдәмендә катнашучылар арасында татар телен үстерү, гореф-гадәтләрне саклау. «Татар кызы» инде җиденче ел уздырыла. Республикакүләм бәйге – Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең бер этабы булып тора. Финалистлар 5 зона этабында һәм Казан шәһәрендә узган кастингта катнашып, җәй башында узган ярымфиналда сайланып алынды.
Финалга кадәрге 2 атна дәвамында кызлар төрле остаханәләрдә, җыр бию, сәхнә теле дәресләрендә, очрашуларда, чараларда, концертларда, экскурсияләрдә катнашып, үзләренең осталыкларын, тырышлыкларын күрсәтә бардылар.
Финал программасы да бик бай булды. 2,5 сәгать дәвамында барган концертта бәйгедә катнашучы кызлар Илгиз Шәйхразиев, Илүсә Хуҗина, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Ясмин кебек танылган җырчылар һәм «KAZAN» бию ансамбле белән берлектә иҗади номерлар тәкъдим иттеләр. Бу елгы бәйгенең темасы – мәгърифәтчелек, шуңа күрә дә кызлар үзләренең якташлары – бөек татар хатын-кызлары турында чыгышлар әзерләгән иде. Шулай ук Россиядә мәдәни мирас елына багышланган чыгыш та бар иде: кызлар төрле халык биюләрен башкарды.
Кызларга бәяне Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, «Бала-сити» балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насыйрова, «Туган авылым» милли-туристик үзәгенә нигез салучы Радик Габдрахманов, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, телевидение дикторы, алып баручы Инсаф Абдуллин, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесе җиңүчесе Айгөл Котдусовадан торган жюри бирде.
Бәйге кысаларында билгеләнә торган «Казан гүзәле-2022» исеменә Казан кызы Зәринә Әгълиуллина лаек булды.
Ә «Татар кызы-2022» бәйгесенең җиңүчесе, Гран-при иясе итеп Татар-информ һәм Интертат журналисты, Актаныш районыннан Энҗе Габдуллина танылды. Кызларга бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм «Татар кызы» Халыкара конкурсы дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина тапшырды.
Ә номинацияләр исә болайрак билгеләнде:
«Иң уңган кыз» – Регина Шәйгарданова (Мөслим районы)
«Иң назлы кыз» – Язгөл Миңнуллина (Казан)
«Иң зыялы кыз» – Зилә Минһаҗева (Югары Ослан районы)
«Иң тырыш кыз» – Язилә Әгълиуллина (Мөслим районы)
«Иң серле кыз» – Рәмилә Шәмсемөхәммәтова (Яр Чаллы)
«Иң сөйкемле кыз» – Камилә Сөнгатова (Лаеш районы)
«Иң ягымлы кыз» – Айгөл Шакирова (Балык Бистәсе районы)
«Иң кыю кыз» – Сиринә Насыйбуллина (Яшел Үзән районы)
«Иң максатчан кыз» – Гөлия Хәкимова (Әтнә районы)
«Иң зирәк кыз» – Зәринә Әгълиуллина (Казан)
«Иң моңлы кыз» – Энҗе Габдуллина (Актаныш районы)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев