Зилә ДӘРҖЕМАНОВА автор яңалыклары
-
ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ СФЕРАСЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ТӘМАМЛАНДЫ
Казан Мэриясендә бушлай татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды. 1 декабрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының 30 хезмәткәре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең 17 вәкиле әлеге курсларны тәмамлау турында таныклыклар алды. Документларны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. -
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2022»: ФОТОРЕПОРТАЖ
Казанда мәктәп укучылары арасында «Татар кызы, Татар егете – 2022» бәйгесенең финалы узды. Башкалабызның районнарыннан берсеннән-берсе матур, сәләтле, актив 8 егет һәм 8 кыз үз көчләрен сынап карадылар. -
КФУда БЕРЕНЧЕ КИТАП БАСУЧЫ- ИВАН ФЕДОРОВКА БАГЫШЛАНГАН ОЛИМПИАДА УЗДЫ
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Россиядә беренче китап бастыручы Иван Федоровка багышланган республика олимпиадасы узды. -
УКЫТУЧЫ ҺӨНӘРЕ КИЛӘЧӘКТӘ НИ КАДӘР АКТУАЛЬ БУЛЫР?
Кайберәүләре өчен укытучы һөнәре – балачак хыялы, ә икенчеләр өчен – күп таләп итә торган авыр эш. Бу сорауларга җаваплар табу өчен 26 ноябрь көнне КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Укытучы – киләчәк һөнәре» дип исемләнгән форсайт оештырылачак. -
ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРГА НИ ӘЙТЕРГӘ ТЕЛИ: ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНДА ПРОЕКТЛАР ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Казан яшь тамашачы театры 90 еллык юбилеена багышланган чараларына старт бирде! Аларның беренчесе булып, тамашачылар әзерләгән проектларны тәкъдим итү кичәсе булды. Чара питчинг форматында узды. -
ЯШЬЛӘРГӘ ИҖАТ ӨЧЕН МӨМКИНЛЕКЛӘР БИРҮЧЕ БӘЙГЕ – «ГЛАГОЛИЦА»ның ФИНАЛЫ УЗДЫ!
14-18 ноябрь көннәрендә Казанда Халыкара «Глаголица» бәйгесенең финалы узды! «Глаголица» бәйгесе 2014 елда Татарстанда региональ проект буларак башлаган иде. Бүгенге көндә исә ул Халыкара дәрәҗәгә җитеп, катнашучыларның географиясен киңәйтте. 2022 нче елның бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм 17 илдән барлыгы 2212 бала катнашкан. Бу сан башка еллардагы катнашучы саныннан шактый күбрәк. -
МУЗЫКА, ИҖАТ ҺӘМ ДУСЛЫК: ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫНДА АЛСУ САЛИХОВАНЫҢ ИҖАТ КИЧӘСЕ УЗДЫ
Яшь башкаручы үзенең иҗаты белән таныштырды һәм башка популяр җырларны башкарды. Очрашуның төп темасы – хыял. Алсу үзенең чыгышлары аша үз тарихын сөйләп, музыкага мәхәббәтен аңлатып, үз хыялына тугры булып яшәвен җиткерде. -
«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘҮЛЕК»: ТЕЛНЕ ВИДЕО АША ӨЙРӘНҮ МӨМКИНМЕ?
Казан Мэриясе татар телен өйрәнергә ярдәм итә торган видеороликлар күрсәтә башлый.Сөйләмдә киң кулланыла торган гыйбәрәләргә багышланган 20 видеоролик социаль челтәрләрдә – Казан Мэриясенең рәсми аккаунтларында һәм YouTube видеохостингында урнаштырылачак. -
ТАТАРСТАННЫҢ МИЛЛӘТЛӘРЕН МУЗЫКА ЯРДӘМЕНДӘ ӨЙРӘНҮ: КАЗАН МЭРИЯСЕ КОНЦЕРТ-ОЧРАШУ УЗДЫРА
1 ноябрь көнне 14.00дә Казанның 13 номерлы китапханәсендә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле катнашында «Күпмилләтле Татарстанның музыкаль традицияләре» концерт-очрашуы узачак. Чараны Казан Мэриясе Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештыра. -
ПЛАКАТ СӘНГАТЕ ҺӘМ КАЛЛИГРАФИЯ: «АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ» ЯҢА ЧАРА УЗДЫРА
29 октябрь көнне «Шәрык клубы»нда Каллиграфия һәм заманча рәсем сәнгате» курсының 2 нче модуле узачак. -
ОММАЖ ҺӘМ ИЛГИЗ ШӘЙХРАЗИЕВТАН «ТАТАР ФЕМИНИЗМЫНЫҢ ЯҢА ГИМНЫ»
ОММАЖ төркеме Илгиз Шәйхразиев белән берлектә «Татар кызы» җыры һәм аңа клип тәкъдим иттеләр. Авторлар үзләре белдергәнчә, бу релиз – татар феминизмының яңа гимны була алырлык, татар кызларын күккә чөюче трек. -
КӨЗГЕ БАЛНЫ ШӘП ҮТКӘРҮ СЕРЛӘРЕ
Тиздән мәктәпләрдә беренче чирек тәмамлана. Кемгә ничек ә миңа ул вакыт контроль эшләрне эшләүдән, диктантлар язудан тыш көзге бал белән ассоциацияләшә. Ләкин кайчандыр ул безнең мәктәптә кабак һәм яфрак костюмына киенү, көзге җырлар белән генә чикләнә иде. Бу язмада мин сезгә бу бәйрәмне кызык һәм креатив үткәрәрү серләре турында язырмын. Киттек! -
ЗАМАНЧА МӨСЕЛМАН МӘДӘНИЯТЕ ФЕСТИВАЛЕ СТАРТ АЛА
26 октябрьдән башлап, 30 октябрьгә кадәр Казанда Халыкалара заманча мөселман мәдәнияте яшьләр фестивале узачак. Чара кысаларында белгечләрдән остаханәләр һәм лекцияләр, белем бирү һәм күңел ачу программасы каралган. Фестиваль Гала-концерт белән тәмамланачак. -
ХЫЯЛ МӘКТӘБЕ: ТАНЫЛГАН ТАТАР ШӘХЕСЛӘРЕ НИНДИ УКЫТУЧЫ БУЛЫР ИДЕ?
Татар дөньсында билгеле шәхесләр мәктәптә эшләсә, алар нинди фән укытырлар иде икән? Укытучылар көнендә шул турында хыялланып алырга булдык. -
МӘКТӘПТӘ ИҢ ШӘП ҮЗИДАРӘ КӨНЕН НИЧЕК УЗДЫРЫРГА?
Мәктәпләрдә тиздән көзнең иң көтеп алынган вакыйгасы – укытучылар көне узачак. Кыска уку көне, күтәренке кәеф, бәйрәм концертыннан тыш бу көн минем өчен үзидарә көне белән ассоциацияләшә. Чөнки һәр ел бу көнне дәресләрне укучылар үзләре алып бара иде. Бу язмада мин сезгә бу көне кызык итеп үткәрү идеяләре белән бүлешермен. Киттек!