Логотип Идель
Бу – тема!

«АПУШ» СТУДИЯСЕ ТЕАТРАЛЬ СЕЗОНЫН ИМТИХАН БЕЛӘН ТӘМАМЛАДЫ

«Апуш» татар балалар театр студиясе укучылары быелгы уку елына һәм үзләренең беренче театраль сезонына йомгак ясап, имтихан тапшырды. Ачык дәрес форматында узган бу чарага әти-әниләр, журналистлар, кунаклар һәм студиянең башка төркем шәкертләре дә чакырылган иде. Без дә имтиханны күреп кайттык һәм сезгә аның турында сөйлисебез килә. Киттек! 

Студиянең  «Сәйдәш» һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә студия шәкертләре сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал дисциплиналары буенча сынау тотты. Укучыларның ел дәвамында үзләштергән белемнәрен «Апуш» студиясе остазлары бәяләде. Чакырылган кунаклар арасында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да бар иде. Исегезгә төшерәбез «Апуш» студиясенең үз эшен башлауда нәкъ менә Гүзәл Рәмзил кызының өлеше шактый.

Имтихан барышында апушлыллар ел дәвамында үзләштергән белемнәрен  күрсәтте. Сынау рәсми форматта узмады, балалар программа әзерләүгә иҗади якын килгән иде. Мисал өчен, вокал дисциплинасынннан һәр шәкерт үзенә җыр сайлап башкарды, ә студиянең башка яшь актерлары җыр барышында биеп бу имтиханны җанлы концертка әйләндерде.

Студия үз эшен нибары ел ярым дәвам итә, әмма шул вакыт эчендә дә шәкертләрнең никадәр үсүләре күренә. Кастинг вакытында алар үзләрен татар теленә, театрга гашыйк балалар дип күрсәтсә, бүгенге көндә алар – шактый белемнәре, күнекмәләре, осталыклары булган яшь актерлар. Чөнки аларның тел белемнәре дә, профессиональ күнекмәләр, үзләрен сәхнәдә тоту рәвешләре дә бик югары дәрәҗәдә.

«Апуш» татар балалар театр студиясе 2022 елның март аенда эшли башлады. Хәзерге вакытта Казанның «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче студияләрендә барлыгы 90га якын бала шөгыльләнә. Бер ел дәвамында 4 спектакль куелды. Март аенда «Апуш» 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итте һәм биредә 1 еллык эшчәнлекнең нәтиҗәләре күрсәтелде. 

Татар балалар театр студиясенең беренче премьерасы – «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урын алды. Әлеге фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңү яулый.

Фотолар «Апуш» студиясенең Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев