Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯНЕҢ ТАНЫЛГАН БЛОГЕРЛАРЫ САНКТ-ПЕТЕРБУРГТА ҖЫЕЛАЧАК

Россиянең төньяк башкаласында төрле төбәктән җыелган блогерлар өчен Бөтенроссия форумы узачак. Россия көнен бәйрәм итү алдыннан 11 июнь көнне Санкт-Петербургта Россиянең иң зур продюсерлык үзәге – Insight People «ЦЕХ Insight» төбәк блогерларының Бөтенроссия форумы оештыра.

Чарага илебезнең 70 төбәгеннән Insight People оешмасының 500 артык резиденты кушылачак. Форум инде өченче тапкыр уздырыла, һәм һәр елны ул блогерлар, медиа өлкәсе белән кызыксынучы креатив һәм актив яшьләрне туплый. 

Берничә көн дәвамында катнашучылар блогерлык өлкәсендәге трендларны, сыйфатлы медиаконтент булдыруны, сөйләм техникасын камилләштерергә өйрәнәчәкләр. Форумда Татарстан блогерлары һәм медиа өлкәсендә эшли торган яшьләр катнашачак.

Insight People продюсерлык үзәге – булачак блогерларга ярдәм итүче, яшьләрнең иң кыю идеяләрен тормышка ашырырга һәм социаль челтәрләрдә сыйфатлы контент ясарга этәрүче уникаль проект. Биредәге белем бирү программаларын профессиональ актерлар, музыкантлар, медиа өлкәсендәге белгечләр алып бара, уку үз эченә 600 сәгатьлек лекцияләрне, остаханәләрне, гамәли дәресләрне ала. Продюссерлык үзәге контент ясау өчен кирәк булган барлык җиһазлар һәм материаллар бирә, блогерның иҗади үсеш юлын күзәтеп, ярдәм итеп бара. 

Insight People ярдәмендә төбәкләрдә урнашкан компанияләр, оешмалар яшь һәм сәләтле блогерларны таба, үз продукциясен сыйфатлы итеп киң аудиториягә тарата ала, ә резидентлар үзләренең белемнәрен һәм мөмкинлекләрен кулланып үзләренә кызыклы булган эштә акча эшләп таныла ала, дип билгеләп үтте Insight People генераль директоры Алинә Зиннәтуллина.

Ә 12 июнь көнне «Газпром Арена» стадионында уза торган Россия көнендә Insight People берләшмәсеннән танылган блогерлар, артистлар һәм резидентлар чыгыш ясаячак. Өстәвенә, кунаклар өчен күңел ачу һәм спорт программасы әзерләнәчәк. Чараны «Газпром» ААҖ ярдәмендә «Газпром-Медиа Холдинг» оештыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев