Белми калма
«ХӘТЕР МАРШЫ-2023» СТАРТ АЛДЫ
Казанда ел саен үткәрелә торган «Хәтер маршы» республика акциясе старт алды. Акция катнашучылары лекцияләр һәм музыкаль-әдәби композицияләр ярдәмендә Татарстан районнарында яшәүче укучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында сөйләячәкләр. Башкалада дәресләрне үткәргәннән соң активистлар Түбән Кама, Чистай һәм Чаллыга юл тотачак.
«Хәтер маршы» Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Татнефть» хәйрия фондының финанс ярдәме белән Татарстан Республикасы «Ватан» берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы тарафыннан оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев